Ак каеным

276476-300x225Гомер шулай үтә, ялгыз каен үсә,
Ял итәргә чакыра янына.
Юкәле тауга зифа каеным дәшә
Яфраклар шавын тыңларга.
 

Сагынып кайттым сине, ак каеным,
Чыгып киттем синең яныңа.
Синең хәтфә кебек итәгеңдә
Кайгы-сагышымны б
асарга.
 
Тиз-тиз атлап, сиңа ашкындым мин,
Юкәле тауны буйладым.
Таныш сукмакларга үлән үскән,
Моңсуланып калган талларым.
 
Юкәле тавым, минем ак каеным!
Уйнап үскән елга буйларым!
Нигә болай моңаеп калдыгыз соң,
Нигә шәрәләндең, каеным?!
 
Мин килдем бит Юкәле тауга
Каеным шаулавын тыңларга.
Ботакларыңа кунып сайраган
Моңлы кошлар тавышын тыңларга.
 
Ни булды соң сиңа, гүзәл каеным?
Нигә чуарланган тәннәрең?
Һәр яз килә идек синең янга,
Белергә дип синең хәлләрең.

Ак каеным, гәүдәң чуарланган,
Бер мәгънәсез сүзләр язылган.
Пәке белән, хәтта балта белән чабып,
Исем, саннар, еллар язылган.
 
Килгән берсе язган үз исемен.
Телең юк шул: “авырта” — дияргә.
Күз яшьләрең тамды, кәүсәләрең корыды,
Гүзәллегең бетте мәңгегә.
 
Юкәле тавым минем, ак каеным,
Син барыбер минем күңелемдә.
Корысаң да, мәңге сакланырсың,
Ярмәклеләрнең йөрәк түрендә.
 
Ак каеным, синең төбеңә утырып
Шушы җырларымны җырладым.
Җырладым да шушы җырларымны,
Сине  юксынып утырып еладым!

 Әмил Гатаулла улы СӘЛАХОВ.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 1510

Один комментарий

  1. Амиль абый,урынын ожмахта булсын!!Шундый матур итеп ,,АК каенны,,мактап язгансын,Ярьмягебезне бизяге,визиткасы дип яйтсяктя була!!