«Дәреслегең дә булмаган килеш, синең телеңне, үзеңне кем хөрмәт итсен?»

C2965E59-538D-4126-8CC9-37083B6CE75C_w1023_r1_s2017 елда Татарстанда татар теле дәресләрен кыскарту, татар телен дәүләт теле буларак өйрәтүдән туктап, «туган тел» предметы итеп калдыру вакыйгалары, беренче чиратта, татар теле укытучыларын тетрәндерде. Татарстан мәктәпләренең берсендә ике дистә ел татар теле укыткан Резидә Хөсәенова (исеме үзгәртелде) бу вакыйгалар урыс ата-аналары һәм Мәскәү тырышлыгы белән генә булмады дип саный. Үзебезнең Татарстан мәгариф министрлыгы, тел методикалары, дәреслекләр язарга тиеш галимнәр тарафыннан татар телен укытуга җитәрлек игътибар күрсәтелмәде ди ул. Татар теле фаҗигасе дип атарлык бу вакыйгаларны булдырмаска мөмкин идеме? Хәзерге чынбарлыктан чыгып, телне саклап калуга өмет бармы? «Халык сүзе» шәлкемендә ул бу турыда фикерләре белән уртаклаша.

Татар теленә басым. 2017 ел

  • 20 июль Русия президенты Владимир Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл дигән белдерү ясады
  • 28 август Русия президенты баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерергә күрсәтмә бирде. Бу күрсәтмәдән соң социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнүдән баш тартып була, моның өчен гариза тапшыру кирәк дигән өндәмәләр тарала башлады
  • 7 сентябрь Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга бәйле аңлатма дөнья күрде. Бу аңлатмада татар телен укыту канун нигезендә башкарыла һәм аны укудан баш тартуга чакыру канунга каршы килә диелде
  • 8 сентябрь интернетта һәм социаль челтәрләрдә Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны хуплап берничә флешмоб, татар телен яклап өндәмәләр һәм язмалар чыга башлады. Татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны таләп иткән «Татар ата-аналары» төркеме оешты, берничә көн эчендә анда ике меңнән артык кеше җыелды
  • 11 сентябрь Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте һәм урыс телле ата-аналар һәм укучыларны яклау комитеты Русия баш прокуратурасына Татарстанда урыс һәм татар телләрен укытудагы хокук бозуларга зарланып документлар җибәрде.
  • 15 сентябрь Татар ата-аналары Русия президеты Путинга Русия Конституциясендә төбәкләргә үз дәүләт телләрен булдыру хокукы бирелүен искәртеп ачык хат юллады​. Бу хатка меңнән артык имза җыелды
  • 20 сентябрь Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Татарстан ата-аналарыннан мәктәпләрдә татар телен укытуны саклап калу турында бернинди хат та алмауларын белдерде
  • 21 сентябрь Татар язучылары Татарстанда телләр балансын бозмауны, республика мәгариф министрына Русия һәм Татарстан кануннары кысаларында үз вәкаләтләрен башкарырга рөхсәт бирүне сорап мөрәҗәгать юллады
  • 2 октябрь Татарстан прокуратурасы райондагы прокурорларга мәктәпләрдә туган телләрне һәм дәүләт телләрен укытуга бәйле тикшерү уздырырга кушты
  • 17 октябрь милли мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренең «Мәгариф» берлеге татар теленнән баш тартмауны сорап, ата-аналарга мөрәҗәгать чыгарды
  • 22 октябрь Миңнехановның социаль челтәрдәге битләренә татар теле язмышы турында сораулар, аны саклап калу хакында ялварулар агылды
  • 23 октябрь Бөтендөнья татар конгрессы татар теленең дәүләт статусын сакларга чакырып белдерү бастырды​
  • 24 октябрь Татар теле укытучылары татар телен яклауны сорап Татарстан депутатларына мөрәҗәгать итте
  • 24 октябрь Татар җырчылары телне яклап Казанда флешмоб оештырды
  • 24 октябрь Казанда узган киңәшмә​дә «компромисс вариант» тәкъдим ителде: татар телен 1-9нчы сыйныфта мәҗбүри, 10-11дә ихтыяри итү​
  • 26 октябрь Татарстан ​Дәүләт шурасы утырышында ана телен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе күтәрелде
  • 27 октябрь татар теле укытучыларын эштән алу турында хәбәрләр килә башлады
  • 5 ноябрь Татарстан прокуратурасы Татарстан мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән яңа укыту планын да («компромисс вариант») канунсыз дип кире кагарга таләп итте
  • 8 ноябрь Татарстан парламенты утырышында Мәскәү белән компромисска ирешү –​татар телен дәүләт теле буларак атнасына ике сәгать калдыру турында әйтелде
  • 24 ноябрь Путинның Идел буендагы вәкиле Михаил Бабич Казанга килгәч, республика дәүләт телен өйрәнүгә ике сәгатькә кадәр вакыт бирү мөмкинлеге каралган методик күрсәтмәләр әзерләнүе турында әйтте.
  • 29 ноябрь Дәүләт шурасы утырышында Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков татар теленең бары тик ихтыяри укытылачагын белдерде.
  • 4 декабрь Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттаховның вазифасыннан китүе, аның урынына Дәүләт шурасы депутаты Рәфис Борһановның билгеләнүе хәбәр ителде.

Үзем эшләгән мәктәптә татар телен укытуның иң зур уңышка ирешкән вакыты дип 2006-2011 елларны атар идем. Урыс балалары да рәхәтләнеп татарча сөйләшеп, хәтта татарча спектакльләр карарлык дәрәҗәдә тел белә башлаган вакытлар иде ул. Ата-аналар арасында да «балама татар телен укытмагыз» дип килүчеләр юк иде. Киресенчә, татарча юньләп белмәгән балаларын да татар төркеменә бирәләр иде дә, каядыр урыс төркеменә күчерергә уйламыйлар да иде. Ул вакытта балалар үзләре дә татар теленә бик уңай карыйлар иде. Хәтерлим, безнең мәктәпне тәмамлаган урыс балалары, татар балалары Мәскәүгә, Петербурга укырга кергәч, бергә очрашканда «Без – Татарстаннан» дип, татарча сөйләшеп йөрүләрен сөйли иделәр. Бер Стас исемле укучым бар иде. Шул әйтә: «Аңламыйм, нигә кешеләр ике телне кушып сөйләшә? Син йә татарча, йә урысча гына сөйләш инде» ди иде, һәм үзе чип-чиста татарча сөйләште. Берәрсе татарча өйрәнә алмый торса, яки карышса, укучылар үзләре ук: «Татар теле Татарстанда дәүләт теле, аны белергә кирәк, әнә банкларда да татарча белмәсәң эшкә алмыйлар» дип, бер-берсен үгетли иделәр.

Ләкин, кызганычка каршы, шушы еллардан соң акрынлап татар теленә карата сүрелү башланды. Аның сәбәпләрен төгәл әйтә алмыйм. Шунсын ассызыклыйсым килә – бу алда мин әйткән татарча яхшы белгән балалар татар телен Литвинов системы нигезендә өйрәнде. Ул елларда безнең мәктәптән дүрт көчле укытучы Литвиновның үзе янына барып, ул системның асылын, аның нигезендә укыту нечкәлекләрен өйрәнеп кайткан иде. Бу системның нәтиҗәлелеген аңлату өчен бер генә мисал китерәсем килә. Миңа башлангыч мәктәптә шул систем нигезендә укыган урыс балалары төркемен бирделәр. Мин боларга нинди генә сорау бирсәм дә – барысына да җавап бирәләр! Дәрес вакыты чыкканны көчкә көтеп, завуч янына йөгереп төштем – болар татарча шулкадәр әйбәт белә, нәрсә укытыйм боларга, дим. Завуч кычкырып көлде дә – укытыр әйбер табарсың әле, диде.

Литвинов системы татар телен чит тел буларак өйрәнә торган балалар өчен искиткеч нәтиҗәле иде

Литвинов системы татар телен чит тел буларак өйрәнә торган балалар өчен искиткеч нәтиҗәле иде. Ул балаларга сүзләр ятлатып, аларны калыпларга салып җөмлә төзүдән гыйбарәт иде. Бу систем нигезендә татар телен башлангыч сыйныфларда өйрәнгән балаларны мин 11нче сыйныфка кадәр укыттым. Чыгарылыш сыйныфларга җиткәч аларга гадәти дәреслекләр, дәрес материаллары кызык түгел иде инде, катлаулырак текстлар, әдәби әсәрләр алып, шуларны өйрәнә идек. Алар авылда үскән татар баласы кебек телне бөтен нечкәлекләрен тоемаламаса да, әсәрнең эчтәлеген, хис-кичерешләрен аңларлык дәрәҗәдә үзләштерде. Без бу балалар белән татар теле олимпиадаларына Казанга йөри идек.

Минемчә, шушы системны калдырып, көчле укытучылар әзерләп, балаларны татарчага өйрәтеп чыгарырлык итеп эшләнелгән булса, 2017 ел вакыйгалары бәлки булмый да калган булыр иде. Ләкин Литвинов системын ни өчендер тыйдылар. Безнең мәктәптән дә теге дүрт укытучының өчесе башка җирләргә китте, гомумән мәктәп системыннан да киттеләр ахры. Ә Литвинов системы урынына Литвинов авторлыгы куелган яңа дәреслекләр чыкты, ләкин, анда Литвиновның «исе дә» калмаган иде.

Татар теле укытучылары телне яхшылап өйрәтсен өчен, иң элек, башлангычта нигез салынган булырга тиеш. Ә безгә тел белеп килмиләр, чөнки дәреслекләр тел нигезләре сала торган түгел. Башлангыч укытучылары систем булмаудан зарлана иде. Соңрак Хәйдәрова, Нигъмәтуллина язган дәреслекләр чыкты, аларда да калыплар алымы кулланыла. Шул ук вакытта темалар да бирелә. Ләкин аларда систем юк, бер-берсенә бәйләү юк. Укытучылар балаларның шушы калыпларны үзләштерә алмавынннан зарлана. Дәресләр файдасыз уза, програм үтелә, бары вакыт кына сарыф ителә.

Татар теле фаҗигасе 2017 елда гына килеп чыкмады бит. Ул дистә еллар буена килгән проблемнарның нәтиҗәсе генә булды. Хәзер башлангычка килүче балалар бөтенләй татарча белми. Димәк, ким дигәндә ун ел ата-аналар балаларын татарча өйрәтми, ул аны кирәк дип санамый. Мин 2017 елдан бирле башлангыч сыйныфларда укытам. Мин укыткан сыйныф урыс сыйныфы санала, 19 бала, шуларның яртысыннан күбрәге татар баласы, калганнарының да казып карасаң тамырларында татарлар. Шул 19 бала арасыннан бары берсенә мин татарча эндәшә алам, ул да әле миңа татарча җавап бирмәячәк. Дүрт әни кеше минем белән татарча сөйләшә, икесе генә Ватсапта төркемнәрдә татарча яза.

Урысларның татар теленә каршы чыгуында үзебезнең мәгариф министрлыгы да гаепле

Урысларның татар теленә каршы чыгуында мин үзебезнең мәгариф министрлыгы да бик гаепле дип саныйм. Беренчедән, шул Литвинов системын калдырырга иде. Дәресләр санын урыс телле балалар өчен өчтән дә арттырырга кирәк түгел иде. Алары да бары сөйләшүгә өйрәтү өчен генә булсын иде. Нәрсәгә урысларга татар телен әдәби дәрәҗәдә белү? Дәресләрне әдәбиятка һәм татар теленә бүләргә кирәк түгел иде. Ә бүлгәнсең икән, нәтиҗәсе булсын өчен, аның методикасын эшкәртергә кирәк иде. Аның методикасы бүген дә юк. Урысларга татар телен укыту методикасы юк, урысларга әдәбият укыту турында сүз дә бармый. Әйбәтләп эшкәртелгән, балалар телне, әдәбиятны белеп чыгар дип 100 процент гарантия бирә торган методика әле бүген дә юк. Аннары, балаларга имтихан бирдерү кирәкми иде. Министрлык башка юллар эзләргә тиеш иде дип саныйм. Мәсәлән, телне белүчеләр өчен кызыксындыру алымнары, эшкә алганда татар телен белүчеләргә өстенлек бирү һәм башкалар.

Татар теле укытучылары шушы утыз ел эчендә бер ярдәмчесез, яклаучысыз булды. Мин, мәсәлән, үземне суга ташланган көчек кебек хис итә идем – йөзеп китәрме, әллә батып калырмы. Мөгаен, безнең мәгариф өчен җавап бирүче түрәләр татар хатыннырының тырыш булуына ышанып, ярдәм итүне кирәк тапмадылар. Шушы еллар эчендә татар теле дәреслекләреннән башка бер нәрсә дә эшләнмәде. 90-нчы елларда ук галимнәр, тел белгечләре укытучылар аша методикаларның нәтиҗәлелеген тикшереп торырга тиеш иде, балалар беләме телне, укытучыларга уңайлымы, нәрсәләр кирәк, шулар нигезендә вакытында үзгәрешләр кертеп, ярдәмлекләр эшләргә тиеш иделәр.

Урысча укыту өчен бөтен әйбер бар. Татарда бер әйбер юк

Башлангыч сыйныфларга урысча укыту өчен бөтен әйбер бар. Дәреслекләр шундый уңайлы итеп төзелгән. Мәсәлән, Мамин Сибирякның «Приемыш» дигән хикәясен үтәбез. Мин интернетны ачам – миллион дәрес планы, көчле класс өчен, уртача класс өчен. Әзер презентацияләр бар. Изложение язарга кирәк булса – аның тексты бар, текст буенча эш бар, кирәк икән сораулары, биремнәре бар. Бу ФГОС дәреслеге, өстәмә презентация бар, шуңа риза булмыйча интернеттан эзләсән, тагын йөз презентация табып була. Балалар белән эшлисең, алар язалар. Иншага ике күнегү – берсе картина турында тәнкыйтьче мәкаләсеннән өзек, икенчесе биремнәр, сораулар. «Картинная галерея» дигән тупламада рәсемнәр, шуңа өстәп балаларга таратырга карточкалар алып бастырырга була. Бөтен нәрсәсе әзер. Татарда бер әйбер юк. Таба алмыйсың. 30 елда килеп чыкмады. Мәсәлән, рус балалары өчен татар телен укытканда програмда бер ел эчендә 5 изложение язарга кирәк. Ә кая аның текстлары? Укытучы үзе эзләп табарга тиеш. Ә урыс баласына әллә нинди текст тоттыра алмыйсың, аны яраклаштырырга кирәк. Аларга җиңел булсын. Без мәктәптә укытучылар дус эшләдек, бер темага яраклаштырам икән, ул текстны башкаларга да бирә идем. Шулай эшләдек.

Хәзер гомумән бер әйбер дә юк. Татар теле «Родной язык» булып, атнасына өч дәрес кенә калды, аның методикасы да, дәреслекләре дә юк. Дәреслек кулланырга ярамый, берәр төрле тикшерү килеп чыга калса, балалар алдына дәреслек чыгарып сала алмыйсың.

Татар теле укытучылары зар елый. Хәзер журналларны да урысча тутырырга кушалар. Ә бит әле татар теле дәүләт теле статусында тора. Бу шулай икән, ни өчен ул журнал русчага тәрҗемә ителергә тиеш? Аңлыйм инде, програмның аңлатма язуы ике телдә булсын, ә монда бит ике дәүләт телендә дә түгел, нәкъ урыс телендә булырга тиеш диләр. Татарстан министрлыгыннан килсә тикшерү, туган телнең укытылышын тикшерсәләр, кире татарчага тәрҗемә иттерерләр микәнни?

Туфан Миңнуллинның «Үзебез сайлаган язмыш» әсәрен алып ташларга – бу куркыныч тема, прокурорга ошамас

Быелгы прокурор тикшерүләре аркасында кайберәүләр тәмам куркуга төште. Хәтта укыту програмына ябышкан завучлар булды. Имеш, татар телен пропагандалаучы әсәрләр булырга тиеш түгел. Мәсәлән, Батулланың «Сөембикә»сен алып ташларга кирәк диючеләр бар. Татар милли ашлары дигән тема бар иде. Башта аны рус теленә тәрҗемә иттерделәр. «Татарские национальные блюда» иде, хәзер инде «татарские» сүзен алып ташлаттылар, «Национальные блюда» гына булып калды. Туфан Миңнуллинның «Үзебез сайлаган язмыш» әсәрен алып ташларга – бу куркыныч тема, прокурорга ошамас. Менә безнең мәктәп завучларының програмга тияргә вәкаләте бармы? Май аенда Мәскәүдән прокурор килә янәсе, әзерләнәләр.

Телләр өйрәнү, телләр укыту беркайчан да гади генә, җиңел генә булмаган. Урысларга татар телен өйрәтү дигән зур эшне башкарып чыгар өчен дәүләттән дә зур ярдәм, таяныч кирәк булган. Ул булмады бит дәүләт тарафыннан. Мәсәлән, татар теле бөтен учреждениеләрдә дә кулланылышка кертелсә иде. Бервакыт бер татар теле укытучы ханым сөйли: «Кызлар, без үзебез дә гаепле инде, татар теле дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрелә алмавында. Кәгазьдә генә калды. Менә мин банкка керәм – татарча сөйләшәм. Әгәр миңа алар рус телендә җавап бирә икән – мин баребер рус теленә күчмим. Һәм алар татар телендә белгән белгеч табарга тиеш. Чыннан да, чакырып чыгалар, бирәләр, мин татарча бөтен гозеремне сөйлим, йомышымны татарча хәл итеп чыгып китәм. Аптекага керәм – мин бервакытта да русча сөйләшмим» дигән иде. Ул вакытларда андый җирләрдә русча-татарча белгән кешеләр куярга тырышалар иде. «Я не понимаю» дип торган кешеләр соңгы 3-4 елда гына барлыкка килде бит.

Казанда галимнәр тиешлечә эшләмәде, алар үзара тарткалашып яттылар дип уйлыйм. Бер генә мисал: һәр телдә бәхәсле урыннар була. Бер китапны ачып карыйсың – бер сүз бер төрле языла, икенчесен ачасың – икенче. Һәм авторларның һәрберсе киреләнеп үз сүзендә тора. Нигә инде шунда бер сүзгә килеп, шул сүзне язарга уңайлы итеп расламаска? Мәсәлән, әдәбият, вазифа кебек сүзләрне. Алар бит барыбер татар сүзе түгел. Ул бит урыс баласы өчен генә түгел, татар балалсы өчен дә авыр. Һәм тел өчен, милләт өчен болар бик тә күңелне рәнҗетә торган күренешләр. Нигә бер фикергә килеп, шуны җайлырак итмәскә?

Иң камил офрография – әйтелеш белән язылышның туры килүе. Нигә шуны эшләп куймаска? Башкортлар эшләгән бит

Иң камил офрография – әйтелеш белән язылышның туры килүе. Нигә шуны эшләп куймаска? Башкортлар эшләгән, аларда башкорт теле авазларын белдерүче аерым хәрефләр күп. Мондый авазлар татарларда да бар, аларны язмада аеру татар балаларына да авыр. Гарәп-фарсы алынмаларын нигә татар теленә яраклаштырмаска?

Нишләп без бу турыда кайгырырга тиеш? Безнең эш бит балалар укыту. Ә инде Татарстан керткән икән ике теллелекне, мәктәпләрдә укытуны – аларның эше – методик әсбаплар эшләү.

10нчы сыйныфта татар балалары белән әдәбият тарихы үтелә. Аны югары белемле кеше дә аңламый. Соңыннан ишетелде, ниндидер университетта укыта торган галимнәрнең лекцияләре үзгәртеп тә тормаган килеш кенә китап итеп чыгарылган. Аларның моңа нинди хакы бар? Бу бит укытучыдан, укучыдан көлү дигән сүз. Алар бит аны балаларга җайлаштырырга тиеш!

Хәзер татар телен «Родной язык» кысаларында укыту да бетә дип сөйлиләр. Имеш-мимеш кенә дияргә була. Ләкин утсыз төтен булмый. Шундый сүзләр йөри.

Менә минем 4нче сыйныфта урыс балаларына урыс теле һәм әдәбияты, «Родной язык» предметын да кушып, атнасына 11 сәгать керә. Хәзер ата-аналар «Родной русский»га да каршы чыгалар. Каян килгән предмет ул, шимбә ял көне булсын дигән әйбер бара.

Бәлки бу өч сәгать «Родной татарский» төбәкләрне тынычландыру өчен генә калгандыр. Урыс ата-аналары барыбер аны бетерер өчен тырышыр. Татарларга әйтерләр – балаларыгызны татар телен якшәмбе мәктәпләрендә укытыгыз, диярләр. Ә безнең ата-аналар бернинди якшәмбе мәктәбенә дә йөртмәячәк балаларын.

Дәреслекләр булмаса, камил методика булмаса, бу файдасыз эш, вакыт сарыф итү

Ярый, шулай өч дәрес калды да ди. Камил дәреслекләр, камил методика, заманга туры китереп эшләнгән кулланмалар булганда аны да бер дигән итеп укытып булыр иде минемчә. Ләкин балалар телне белеп чыгарлык, укытучылар рухи канәгатьләнү кичерерлек методикасы, дәреслекләре юк бит аның! Алар җайлы гына дәреслексез укытырга дип әйтәләр дә инде. Ә ничек итеп дәреслексез балаларга тел укытырга? Синең дәреслегең дә булмаган килеш, синең телеңне, милләтеңне, үзеңне кем хөрмәт итсен?

Безнең хәзер өч юнәлеш кала: татар телен белүче балалар (татар төркеме), татарча белми торган татар балалары, урыс балалары (чит тел буларак татар теле) һәм урыс телен туган тел итеп сайлаган балалар. Димәк аның програмы да татар балалары өчен һәм урыс балалары өчен булырга тиеш. Дәреслекләр булмаса, камил методикасы булмаса, бу бернинди файдасы булмаган эш, вакыт сарыф итү генә. Барысын өр-яңадан эшләп чыгарырга кирәк.

Татар балалары өчен ике татар теле, бер әдәбият итеп програмнар эшләргә кирәк. Күп булмаса да, татар телен белүче балалар бар, татар төркеме эзләп килүче ата-аналар да бар. Татарлар кычкырып даулап, таләп итеп йөрергә генә күнекмәгән. Андый балаларга татар теле грамматикасы һәм башкаларны өйрәтүче програм кирәк. Програм буенча дәреслек, методик әсбаплар, мультимедиа, укытучыга ярдәмлекләр. Ансыз булмый. Татар әдәбияты дәреслекләренә шундый бер теләгем бар иде. Әйтик, програм буенча Гаяз Исхакиның «Ул әле өйләнмәгән иде» әсәре үтелә, аны өйрәнергә ике сәгать бирелә, аны өйрәнергә ике түгел, ә дүрт сәгать бирергә кирәк. Күбрәк әсәр үтәргә дип түгел, аның сыйфат ягын карарга. Ул әсәрләрнең тәрбияви көче искиткеч бит. Мәсәлән, минем бер укучым мәктәпне тәмамлагач мине үзенең хатыны белән таныштырды. Тольяттидан татар кызын табып өйләндем диде. Икенче бер укучым баласы белән татарча гына сөйләшәбез, дип килеп әйтте. Шушы әдәбият дәресләрендә укыган әсәрләр, аларны укып, балалар белән фикерләшүләр, аңлатулар нәтиҗәсе бит ул.

Урыс төркемнәренә дә яхшы дәреслекләр кирәк. Ул дәреслекләр дә рәсемле, җиңел булсын, балаларны үзләренә тартып, өйрәнәсен китереп торсын. Алардагы текстлар шундый гади булырга тиеш. Бала аны укысын да, аңласын да, һәм шул аңлаганына сөенеп, алга таба укысын. Гадидән катлаулыга. Мин булдыра алам, тагын да яхшырак булдырам дигән тойгы тудырсын.

Татар теле кирәк булсын өчен дәүләт ягыннан эш кирәк

Ләкин урыс төркемендәге татар балаларына татарча укытыр өчен, аларга иң беренче чиратта татар теле кирәк булырга тиеш. Кирәк булмаса, аны укытуның файдасы юк. Татар теле кирәк булсын өчен дәүләт ягыннан эш кирәк. Элмә такталар белән генә түгел.

Мин балаларыма татар телен өйрәттем. Татарча сөйләшәләр, укыйлар. Кызымның ире дә авылда үскән егет. Мин – татар теле укытучысы. Без оныгыбыз туганчы ук аны татарча гына өйрәтәбез, русча ул башка җирдә дә өйрәнә дип әзерләнеп, уй ныгытып тордык. Бала туды, бераз үсә төшкәч кызым аны «развивашка» дигән җиргә йөртә башлады. Бер-ике яшь тирәсендә. Дәрес русча бара, кызым бала янында тәрҗемә итеп тора, чөнки ул русча аңламый. Ярый, бала русча мультфильмнар карый башлады, һәм бервакытны бала татарча гомумән сөйләшми башлады. Тел татарча ачылды, русча белми бала, һәм хоп – бала русча гына сөйләшә башлады. Татарча мультиклар караса, теле татарча булыр иде дә, кайда бар соң ул татарча мультфильмнар?

ШАЯН-ТВга бик зур өметләр баглаган идем, булмады

Шаян-ТВда бер нәрсә юк анда. Без аны шундый зур өметләр белән көтеп алган идек. Анда көне буе шигырь сөйлиләр, җырлар җырлыйлар. Без инде югалттык ул шигырьләрне аңларлык, җырларны аңларлык, тыңларлык, җырларлык буынны! Безгә яңа гына тел өйрәнә торган, яңа гына теле ачылган балаларны татарчага өйрәтергә кирәк. Көне буена татарча мультфильмнар куярга кирәк. «Фиксики» шундый шәп итеп татарчага тәрҗемә ителгән. Хәзер баласын татарча өйрәтергә теләгән ата-аналарга көне буе баласына шул мультфильмнарны күрсәтергә кирәк. Ярый, 10-15 минут җырлар, биюләр булсын. Куйсыннар мультфильм, әйләндерсен дә әйләндерсен, шул бәләкәчләрне татар теленнән аермыйча тотарга. Мин ШАЯН-ТВга бик зур өметләр баглаган идем, булмады.

Әгәр дә баланың теле русча ачылып, русча гына сөйләшә икән, бетте – «носитель» юк. Телне аңлау бит ул «носитель языка» дигән сүз түгел. Телне белүче, кулланучы кеше баласына күчерерлек булырга тиеш. Оныгым татарча аңлый, татарча фикерләми, сөйләшми. Үтенсәң, ул шул ук әйберне татарча да әйтә, ләкин ул русча уйлый дигән сүз, ул русча уйлап, татарчага тәрҗемә итеп сөйләшә. Үзенең баласына ул татар телен өйрәтәчәкме? Юк.

Элек татар теленә каршы чыккан ата-аналар хәзер балаларын полилингваль мәктәпкә күчеререргә атлыгып тора

Полилингваль мәктәпләргә өмет тотам әле, ләкин алар үзләренең асылларында кала алырлар микән? Бездә бер полилингваль мәктәп ачылачак. Шәһәргә берәү. Бер мең чамасы балага исәпләнгән. 600 баланы быел җыярга исәп тоталар. Көз көне полилингваль балалар бакчасы ачканнар иде, бу – шуның дәвамы. Шул полилингвать мәктәпкә татар телен укытырга риза булып урыслар язалар күбрәк гаризаны. Элек татар теленә каршы чыккан ата-аналар хәзер шул полилингваль мәктәпкә балаларын күчеререргә атлыгып тора. Минемчә, алар анда кертер баласын, бер ел, ике ел укытыр да, өченче елны татар телен укымыйбыз дип каршы чыгарлар. Ә үзебезнең татарлар әле икеләнеп тора – баламны бирим микән, юк микән дип. Мин андыйларга әйтәм – һичшиксез бирергә. Балам татарча укымас дип курка микәнни, урыслар ябырылып барырга торганда? Бирергә, башкаларны да үгетләргә кирәк дип саныйм.

azatliq.org

Просмотров: 520

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>