«Зөләйха күзләрен ача»: татарны мыскыл итүме, гади хатын-кыз язмышымы?

427886D2-90C9-4B88-8849-D653DF119BC2_cx0_cy9_cw0_w1023_r1_sСериалны караучылар икегә бүленде. Беренчеләр бу фильм татар халкын кимсетеп күрсәтә, бөтен кеше хәзер татарларны шундый дип кабул итә дип уйласа, икенчеләр биредә бары тик кеше, хатын-кыз язмышы сурәтләнгән дип саный.

13 апрельдә «Россия-1″ каналында Гүзәл Яхина романына нигезләнеп төшерелгән «Зөләйха күзләрен ача» сериалы күрсәтелә башлады. Азатлык кино белгечләреннән, тәнкыйтьчеләрдән беренче серия турында фикерләрен белеште, социаль челтәрләргә күзәтү ясады.

Нияз Игъламов, тәнкыйтьче

«Китапның резонансы зур булу сәбәпле, сериал әз булса да чыганакка туры килер дигән уй кергән иде. Ләкин бу баналь сурәтләү генә булып чыкты. Кызыксыз характерлар, кызгану хисе уятмый торган каһарманнар. Белмим, бөек актер Маковецкий килеп кергәч, ничек булыр, ләкин әлегә Татарстан актерлары Мәскәү йолдызларыннан арттырып уйный.

Чулпан Хамматова бернинди дә түгел, Юлия Пересильд, Игнатовны, Мортазаны уйнаучылар да шундый ук. Роза Хәйруллина Роза Хәйруллинаны уйный. Сериалны алга таба да карар өчен Яхина һәм Хаматовның зур фанаты булу кирәк. Миңа алар ул кадәр үк кадерле түгел.

Романны татар тормышына карикатура дип күрә алмаучылар тагын да адекватсызрак булып күренә башлый

Һәм романны татар тормышына карикатура дип күрә алмаучы кайбер татар язучылары һәм эшлеклеләре фикере тагын да адекватсызрак күренә башлый. Бу кешеләр Ибраһимов, Исхакый, Галәүне укымаган диярсең, аларның безнең халыкны бары тик ал төсләрдә күрергә теләүләре көлке генә уята.

Гүзәл Яхина романы популярлыгы аларның ачуын бик китерә икән, аңа каршы үз иҗатлары белән көрәшсеннәр. Ләкин алар әле Зифа Кадыйрованы да җиңә алмый. Яхина да, Кадыйрова да форматлы әдәбият жанрында яхшы эшли. Аларда ныклы сюжет, көчле характерлар, гади халык зәвыгына якынлык бар. Бу — гади әдәбият. Аңа каршы көрәш  җил тегермәненә каршы көрәш кебек. Бигрәк тә ачулы мәкаләләр белән. Бу ике хатын-кыз автор аларны узып китте инде. Һәм Яхина романын укып, башка халыклар татарларны кабул итәчәк. Ләкин бу Яхина гаебе түгел, ә безнең күпчелек язучылар һәм җитәкчелек гаебе. Алар заманча татар әдәбиятын дөнья дәрәҗәсенә чыгару юлларын белмиләр. Бездә чын талантны остадан аера алмыйлар һәм, гомумән, безнең үз казаныбызда кайнау гаепле. Безгә инде әллә кайчан урманнан чыгып, дөньяның ничегрәк яшәвен карарга кирәк. Әгәр Яхина романының популярлыгы борчый икән, акыллырак, хәйләкәррәк, прогрессиврак булырга кирәк. Башка рецепт юк.

Ләкин шуңа да карамастан, кино татар телен һәм мәдәниятен популярлаштыруга үз өлешен кертә. Без татар телен, татар җырын ишетәбез. Без генә түгел. Һәм моның киң телепрокатка чыгуның зыянына караганда файдасы күбрәк. Һәм бу фикерләр беренче сериягә генә кагыла».

Әдилә Хәйбуллина, кино белгече

«Беренчедән, бүген күргәнемне китап белән чагыштыру дөрес түгел, чөнки әсәр үз тормышы белән яши. Сериал яки фильм  башка әйбер, шуңа күрә сериал турында гына сөйлим. Монда барысы да ачык күренә инде. Бу бәхетсез татар хатынын газапларда, түземлектә һәм чыдамлыкта күрсәтүче манипулятив тарих. Фильмга баштан ук шундый бер төсмер бирелә, бөтен хикәя Чулпан Хамматова башкаруында газаплар күрүче хатын-кыз тирәсендә барачак.

Бу акча алуга корылган сериал. Кулаксызлаштыру һәм колхозлаштыру чорында бәхетсез татар хатыны язмышы турындагы тарих «Россия-1″ каналындагы тапшырулар челтәрен төрләндереп җибәрәчәк.

Бу фильм бик иллюстратив, гримнан, интерьерлардагы детальләрдән башлап, характерларны ачуга кадәр ышандырмый

Гомумән, бу фильм бик иллюстратив, гримнан, интерьерлардагы детальләрдән башлап, характерларны ачуга кадәр ышандырмый. Бу шундый театраль, ясалма. Белмим, татар милләте вәкиле буларак безнең тарих «Зөләйха»да күрсәтелгәннәр белән охшаш булуын теләр идем микән? Бу бик начар алымнар, тамашачы белән мондый манипуляция алымы әллә кайчан үлеп беткән булырга тиеш иде.

Нәзифә Кәримова, журналист

«Әлбәттә кино белән китап — икесе ике җанр. Мин китапны бик кызыксынып укыган идем. Чөнки ул бернинди башка китапларга, тасвирлауларга охшамаган булуы белән шаккаттырды. Кино жанрының үз кагыйдәләре. Фильмда мин большевикларның кансызлыгын, коточкыч системның халыкны ничек итеп бетерергә бөтен көчен бирергә тырышканын күрдем. Фильмның «Ай былбылым» җыры белән башлануы, татарча сөйләшергә тырышулары да ошады. Әлбәттә, күп кенә килешмәгән әйберләр дә күзгә ташлана. Схематик кына күрсәтелгән җирләр дә бар, әле бу бит беренсе генә серия. Карыйм әле алга таба да».

* * *

Cоциаль челтәрләдә фильм турында төрле фикерләр язалар, әмма тәнкыйтьләүчеләр күбрәк. Җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова Facebook битендә болай дип язып чыкты.

МИЛЛӘТ МОНДЫЙ ВӘХШИ ТҮГЕЛ!

Татарстан акчасына татарлар турында нинди пычрак фильм төшергәннәр! Имеш, бер Зөләйханы күтәрәбез, дигән булып, бөтен милләтне түбәнәйткәннәр, аяк астына салып таптаганнар. Чөнки вәхши Мортаза да, аның Анасы убырлы карчык та татарның җыелма образы буларак күрсәтелә. Иң начар, иң пычрак, иң явыз рәвештә күрсәтелә. Боларны үтергән өчен дә, талаган өчен дә кызганырлык түгел. Димәк, узган тарихтагы татарны да кызганырлык түгел — илсез-җирсез калганы өчен дә, телсез- динсез калганы өчен дә… Вәхши, ерткыч татар шулай бетәргә тиеш — халык күңеленә шул фикер сеңдерелә. Бу фильмны карагач, милләт үзенең татарлыгыннан җирәнергә тиеш — яшерен максат шул. Дөньяга күзләрең ачылу өчен, бәхетле булу өчен шул вәхши татарны үтергән урыс куенына кереп ятарга кирәк икән… Татар ясап калдырган балаңа урыс фамилиясен бирергә кирәк икән. Үзеңә, нәселеңә дә урыс булырга кирәк икән. Фильм менә шул турыда. Калган өлешен карап тормаска да мөмкин. Инде фильмдагы деталь төгәлсезлекләре турында әйтеп тә торырлык түгел! Берсе дә татарга хас түгел — ни үзләре, ни сүзләре, ни киемнәре, ни тормышлары! Юк татарда андый гадәтләр, юк татарда андый мәгънәсезлек һәм оятсызлык! Ул зират күренешләре, ул мунча күренешләре татар әхлагына бөтенләй хас түгел! Татар тормышы тоташ кара итеп күрсәтелгән, мыскыл иткәндәй, бу пычракны милли җырлар белән бутаганнар. Монысы татарны алдау өчен агулы кәнфит инде, күз буяу… Чыңгыз Айтматовның бабалары салдырган Мәчкәрә мәчетендә урыс чекистларының зина кылу күренешен төшерүләре һәм күрсәтүләре — ул инде бөтен милләтнең битенә төкерү! Намусын хурлау. Я, татарлар, сөенәсезме татарлар дөньяга чыкты, дип? Син шундыймы? Синең әби- бабаларың шундый вәхши һәм оятсызмы? Юк, милләт мондый түгел!!! Ышанмагыз, татар мондый түгел! Татар халкы иманлы, мәгърифәтле, чиста, мәрхәмәтле, тырыш, булдыклы милләт! Һәм манкорт әдәбияты тудырган бу ялганны, бу яланы татар халкы кире кагарга тиеш.

 azatliq.org

Просмотров: 684

Один комментарий

  1. В фильме Зулейха татарская семья показана как патологичная а специалисты по семейному насилию Рос империи считали татар хорошими семьянинами . Множество фактов, когда мужья забивали своих жен до смерти, приведено и в статье Верещагина «О бабьих стонах»[8]. Автор отмечал, что такое отношение к женам характерно исключительно для русских крестьян:
    «Посмотрите теперь, как татарин холит свою жену: в дому — лучшее ей помещение и всегда ей перина, почему и не валяется она на полу на чем пришлось; чистота везде и почет, а не то чтоб бить с утра до утра. Едут в гости — муж усадит жену на подушки и не позволит встать отворить полевые ворота. Подобное же отношение между супругами и у чуваш и черемис (только живут они очень грязно). Процессов или жалоб на жестокое обращение, по крайней мере, я не слыхал. Не то у русского. Баба паши, баба коси, баба сгребай сено, баба жни, баба правь все женские работы и убирай все по хозяйству, даже дрова руби. Едут в гости, — баба отвори ворота, поправь лошадь, пьяного спать уложи… Хорошее и гуманное отношение с женой у русского — исключение, а у иноверцев наоборот»

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>