Минометчылар бригадасы командиры

Безымянный9 Май — Җиңү көнендә сугыш ветераннарын искә алу, алар­ның портретларын күтә­реп, мәйданнарга чыгу, батырлыклары турында сөйләү гадәте бар. Безнең гаилә тарихында да сугышта катнашып, җиңү яулап кайткан, дәрәҗәле бүләкләр белән бүләкләнгән ветераннар бар. Шуларның берсе — Илһамия әби­емнең әтисе, ә минем карт Сәгыйть бабамның бертуган абыйсы Исламнур Фәсах улы СӘЛАХОВ. Мин аны бабам дип атасам, бер дә ялгыш булмас, чөнки ул әбием нәселенең бер тамыры.

Исламнур бабай Камышлы районының Иске Ярмәк авы­лында 1925 елда дөньяга килә. Фәсах һәм Гыйль­мениса Сәлаховлар гаи­ләсендә бар­лыгы биш бала туа — Гатаулла, Сә­лимә, Исламнур, Ярулла һәм Сәгыйть. Ул елларда тормыш бик кыен була, эшнең авыры яшүсмергә дә эләгә: көтү көтү, печән чабу, җир сөрү, урак уру, йорт һәм өй эшләре…

Исламнур абый кечкенәдән балалар арасында җитез, тырыш, уңган малай булып үсә. Немец фашистлары Со­ветлар Союзына каршы су­гыш башлагач, халыкта дош­маннарга карата нәфрәт уяна. Ир-егетләр илне фашист ил­басарларыннан азат итү өчен, дәррәү кубып, сугышка китә башлыйлар.

Башта, 1941 елда, иң олы абыйлары Гатаулла сугышка алына. Исламнур бабама ун­си­гез яшь тулгач, ул военкомат­ка үз теләге белән бара да су­гыш­ка китәргә теләге булуын бел­дерә. Аны 1943 елның 4 янва­рен­да 17нче механикалаштырыл­ган Пет­роковский гвардиясенә бер­кетәләр. Кызыл Байрак, Суворов, Кутузов орденнары белән бүләкләнгән данлы гвардия Украин фронтында сугыша. Исламнур Сәла­хов  2нче мотоукчылар батальо­нын­да сержант дәрәҗәсендә хез­мәт итә. Исламнур бабабыз, дошманны куып Германиягә кадәр барып җиткәнче, күп мәртәбәләр батырлык мисал­лары күрсәтә. Мәсәлән, 1945 елның 20 апрелендә Шварце-Пупис авылы янында Исламнур Сәлахов командалык иткән миномет бригадасы 10 немец солдатын һәм офицерын юк итә һәм 2 ут ноктасын бастыра. Шул рәвешле безнекеләр авылга бәреп керәләр һәм, дош­манны миномет утына тотып, башка отрядларга штурмга кү­тәрелергә мөмкинлек би­рәләр. Немец колонналарын тар-мар иткәндә, Сәлахов командалык иткән миномет батальоны 3 автомашинаны сафтан чы­гара, 45 немец солдатын һәм офицерын юк итә. Сугышта күрсәткән батырлыгы өчен ул 1944 елда «Батырлык өчен» медале, «Кызыл Йолдыз» ор­дены, «3 дәрәҗә Дан ордены» белән бүләкләнә.

Сугыш беткәннән соң Ис­ламнур бабай туган авылына кайта, Флюра исемле Уфаның иң чибәр кызы белән тормыш корып җибәрә. Бу вакытта Сәлимә апасы Төркмәнстанга эшкә киткән була. Исламнур бабам да, гаиләсен алып, Тахта Базар шәһәренә китә. Аларның 3 баласы туа — ике кыз һәм бер малай. Балалары үсеп таралышкач, хатыны вафат булгач, бабам малае янына Мәскәүгә барып урнаша.

1998 елда ул туган нигезен, ата-бабаларының, бертуган абыйларының зиратын күрергә кайта. 2011 елның маенда Исламнур бабабыз безнең ара­быздан мәңгелеккә китә. Ул Мәскәүнең татар зиратында күмелгән.

Мин бабамны фото­су­рәт­ләрдән генә күрсәм дә, әбием сөйләгәннәрдән аның турында бик күп истәлекләр беләм. Сугышта катнашкан Гатаулла, Исламнур, Ярулла (ул хәбәрсез югалган) бабаларым белән чиксез горурланам. Шу­лай да дөньялар тыныч булсын, иле­без чикләрен бозучылар булмасын, сугыш афәтләрен күрергә язмасын, балалар ятим калмасын, дип телим.

Безымянный

Ләйсән КӘРИМОВА,

«Яктылык» мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы.

«Бердәмлек»

Просмотров: 810

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>