“Тәкъдир дип ахмаклык эшләмәсәк иде. Бер тәкъдирдән икенчесенә качарга була. Аллаһы Тәгалә шуның өчен безгә акыл биргән”

news_28841Коронавирус аркасында күп кенә илләрдә мәчетләр ябык. Шул исәптән, Татарстаныбызда да. Әлбәттә, мөэмин мөселман кешесе өчен бу авыр халәт. Мәчетләргә җәмәгать намазларына, Җомгага барырга ярамый. Мондый тыю белән килешмәүчеләр дә булырга мөмкин. Аллаһы Тәгалә язмаган эш булмас дип Аллаһыга тапшырып яшибез бит. “Матбугат.ру” хәбәрчесе бу хәлгә карата “Сәлах” мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашевның фикерен белде.

Тимергали хәзрәт болай диде: 

— Әссәләмү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи, вә бәрәкәтүһү! Пәйгамбәребез (с.г.в) заманында да ваба дигән авырулар булды. Һәм Пәйгамбәребез (с.г.в) үзенең хәдисендә әйтте: “Әгәр дә берәр җирдә чума кебек эпидемия булса, анда кермәгез, ә анда булган кешеләр чыкмасыннар”. Пәйгамбәребез (с.г.в) заманыда ук карантин дигән төшенчә булган, дигән сүз. Шуннан соң, Пәйгамбәребез (с.г.в) дога кылырга кушкан. Һәм Аллаһы Тәгалә аларны шушы вабалардан коткарган.   

Соңыннан, Гомәр ибн-Хәттаб вакытында Пәйгамбәребезнең (с.г.в) шушы сүзләре искә төшә. Гомәр ибн-Хәттаб Шәм илләренә бара. Ләкин бу Шәм илләрендә ваба чире була. Аннан “Ник кермисең соң син, Гомәр?” — дип сорыйлар. Һәм ул: “Пәйгамбәребезнең “Ваба булган җиргә кермәгез, алар чыкмасыннар”, дигән хәдисен ишеттем, шуңа күрә мин кермим, кайтып китәм”, — дип җавап бирә. Син нәрсә, Аллаһы Тәгаләнең тәкъдиреннән качасыңмы?” — дип сорадылар. “Әйе, мин Аллаһы Тәгаләнең тәкъдиреннән Аллаһы Тәгаләнең тәкъдиренә качам,” – диде. Бу сүздән без шундый нәтиҗә ясый алабыз: кешегә Аллаһы Тәгалә акыл һәм ихтыяр, ягъни сайлау көче биргән. Кеше үзенә сайлый ала. Кеше кайвакыт “миңа үләргә тәкъдир инде” дип башына кертсә, бу ахмаклык була. Чөнки Аллаһы Тәгалә адәм баласына акыл биргән. Бер тәкъдирдән икенче тәкъдиргә качарга. Дога кылу белән авырулардан сакланып калу да, тәкъдиргә керә. Чөнки Аллаһы Тәгалә теләмәсә, яфрак та селкенми. Шулай ук хәмер эчүчеләр өчен дә шулай дип җавап бирергә була. “Аллаһы Тәгалә миңа шулай тәкъдир иткән инде эчәргә”, дисәләр, “Аллаһы Тәгалә сиңа ихтыяр көче биргән. Аллаһы Тәгаләнең бер тәкъдиреннән икенчесенә качарга була”, дип әйтергә мөмкин.

  Аллаһы Тәгалә безгә акыл биргән, ихтыяр көчен, Коръәнне биргән, Пәйгамбәрләр җибәргән, Пәйгамбәребез (с.г.в) сөннәте бирелгән. Шушы акыл белән эш итеп, Аллаһы Тәгаләнең тәкъдире белән, дөрес итеп яшәргә язсын.  

matbugat.ru

Просмотров: 1039

Комментирование запрещено