Бабай белән сөйләштем

moy_ded_-_geroyТөшемдә бабам белән сөйләштем,
Сагынганмын аны бик нык үзем.
Ул да сагынган безне,күрәсең,
Күзеннән яшь акты, мин  күрдем.
 

Сине сугыш ярасы корытса да,
Нәсел җебебез булды дәвамлы.
Сиңа охшаган оныклар җырлыйлар,
Батыр бабайга багышлап җырларны.
 
Син генә аларны күрми калдың,
Юк беркем бирергә киңәш.
Аларга әкият тә сөйли алмадың,
Ә мин хәтерлим, әле дә  исемдә…
 
Тик, нишләптер, сугыш турында
Сөйләми идең миңа беркайчан.
Саклагансың инде минем күңелне,
Курка калмасын дип балаң.
 
Уйларыңны белә алмадык,
Бушата алмадың эчеңне.
Хәзер беләбез ничек сугышкан,
Кайлардан куган бабай фашистны.
Синең медальләр сыймый учка да,
Оныкчыгың соклана аларга.
Тагып чыгарга, ди, парадка ярыймы?
Ярамый, улым. Бирелгән бабаңа…
 
Карый оныгың синең сурәткә,
Горурлык хисе чагыла йөзендә.
Рәхмәт, бабакай, туган җиремдә
Сиңа охшаган оныклар өчен…
 

Гүзәлия  НУРЕТДИНОВА.

 «Бердәмлек»

Просмотров: 1100

Комментирование запрещено