Быел шигърият көне #шигырьбәйрәме флешмобы форматында үтәчәк

a792ce059063939d43abc6e9Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе опера театры бинасы янында уздырылмаска мөмкин.

 

26 апрельдә көндезге 12.00 сәгатьтә Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан Интернетта шигърият бәйрәме башланачак, аңа #шигырьбәйрәме хештегы белән кушылып булачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәмис Аймәт сөйләде.

«Егерме алтынчы апрель — сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне, шигърият бәйрәме. Ул Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры бинасы янындагы Габдулла Тукай һәйкәле мәйданчыгында үтә иде. Быел, коронавирус таралу куркынычы сәбәпле, Тукай һәйкәле янына халыкны җыеп булмас», — диде ул.

Рәмис Аймәт шигырь бәйрәме Интернет киңлегенә күчәр, анда да миллионлаган әдәбият сөючеләр барлыгын белдерде. «Шуңа күрә бу көнне шагыйрьләр шигырьләрен видео белән юллаячак, шигърият бәйрәме социаль челтәрләрдә барачак», — диде ул.

Флешмобта өлкән шагыйрьләр дә, яшьләре дә катнашачак. «Алар шигърият бәйрәменә багышланган шигырьләрен укып, котлау сүзләрен дә ирештерәчәк. Видеолар сценарий тәртибендәге кебек, бер-бер артлы урнаштылып барачак. Акциядә барлык шигърият сөючеләр дә катнаша ала. Видеоларны #шигырьбәйрәме һәм #Тукайтуганкөн хештеглары белән урнаштыру сорала», — ди Рәмис Аймәт.

 Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе — һәр ел саен Татарстан Республикасы Президенты Карары белән иң күренекле, җәмәгатьчелек ягыннан танылган, ил һәм милли мәдәниятне үстерүгә күренекле өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре өчен бирелә торган премия.

 

Просмотров: 819

Комментирование запрещено