«Зөләйха» фильмы премьерасы: «нәфрәт белән карап утырдым»нан «миңа ошый»га кадәр

27-ZUL_3857«Зөләйха» сериалына татар карашы: хәбәрчебез төрле тармакта хезмәт иткән татар кешеләренең фикерләрен туплады.

Кичә, Аллага тапшырып, «Зөләйха» сериалын карый башладык. Сигез сериянең беренчесен күрдек. Анда Россия кино һәм театрларында уйнаучы татар артистлары катнашты: Рамил Сабитов — Мортаза, Роза Хәйруллина — Убырлы кайнана, Чулпан Хаматова — Зөләйха. Камал театры артисты Илдар Хәйруллинны мулла образында күрдек. Алга таба аның улы Искәндәр Хәйруллинны Игнатовның дусты ролендә карый алачакбыз.

Татар театрларының шактый гына артистлары Игнатов һәм Зөләйха белән землянкада яшәячәк әле. Эре планда Ренат Шәмсетдиновны күрәчәкбез, Фирая Әкбәрова хәтта сүзле рольдә уйнаячак. Болары — алга таба.

Кичә караган беренче сериядә — Мортазаның йорты һәм сөрелгәннәрнең юлда мәчеткә кереп куну күренешләре. Мортаза йорты Пермь өлкәсендә төшерелгән. Ә мәчетле өлеше — Кукмара районының Мәчкәрә авылында. Биредә мәдәни мирас объекты булган борынгы мәчет бар. Реставрация көткән хәлдә, әлбәттә.

Кукмара туган якны өйрәнү музее директоры Ләбүдә Дәүләтшина: «Иң ошаганы — Динә Гарипованың җырлавы. Чулпан Хаматова чын татар хатынын уйнады. Техник яклары буенча җитешсезлекләр бар иде. Игътибар белән караган кешегә мәчет түбәсе күренеп алды — ул вакытта андый түбә булмаган. Өйләрнең шифер түбәләре күренеп китте.

Мәчетне томанлы, ямьсез итеп күрсәттеләр. Ул вакытта мәчетләр ул кадәр җимерек булмаган. Мәчетләр бик затлы, эче дә матур булган, 100 ел үткәч тә бизәкләре сакланган. Шушы проект белән эшләнгән мәчетләр икәү генә бит ул. Берсе — Кышкарда, берсе Мәчкәрәдә.

Фильмда бик ямьсез күренешләр бар. Зөләйханың артын туңкайтып идән юуы да ошамады. Татар хатыны алай кыланмый. Ирен дә ул күренештә ямьсез күрсәттеләр. Бер дә ошамады. Өйдә аны карап утыруы да бик читен булды. Мәчеттәге ямьсез күренеш тә китапта алай язылмаган — Зөләйха мәчеттә ул хатынның силуэты селкенүен генә күрде. Монда ачыктан-ачык күрсәттеләр. Бу әйберне мәчеттә төшерү бөтен кешенең күңеленә тиде. Китапта андыйрак күренеш барын белә идем.

«Анда ямьсез күренеш бар», — дип имамга да әйтеп карадым. «Анысын эшләмибез, дип әйттеләр», — диде. Үзем кино төшергәндә барып карый алмадым — операциядән соң идем. Әмма аның хәтле үк күрсәтерләр димәгән идем». 

Драматург Мансур Гыйләҗев: «Гүзәл Яхина белән бер интервью укыган идем. Төгәл цитатасын китерә алмыйм, фикерен әйтәм: «Татар хатыннарында оят бар. Шул ояттан котылырга кирәк. Шул ояттан котылгач кына кеше ирекле була ала». Менә аның төп фикере: оят дигән нәрсәдән котылгач кына кешенең күзе ачыла һәм ул иреклегә әйләнә. Бу минем фикер түгел, аныкы.

Мин ничек килешим инде?! Мин эчке нәфрәт белән карап утырдым. Логика белән караганда, фильм шәп эшләнгән. Әмма үз милләтеңне ничек шулай күрсәтергә мөмкин? Татарда иман, матурлык, мәхәббәт булган. Монда берсендә дә андый хисләр юк. Чит ил кешесе карап, «Болар варварлар», — диячәк. Әйе, начар кешләр бар, ямьсезлек бар. Ләкин матурлык та булырга тиеш. Монда ул юк!

Фильм яхшы каралачак. Кеше ямьсезлекне карарга ярата. Коммерция уңышы булачак. Мин мондый киносценарий язсам, «Татар андый булмаган», — диярләр иде. Татар язучыларына алай язырга ярамый, Гүзәл Яхинага ярый…»

Кинорежиссер Илдар Ягъфәров: «Без бик зур акчаларны читтәге продюсерлык проектларына түгәбез. Ул акчаларга үзебезнең биш-алты фильмны төшерә алыр идек. Безгә кино буенча комиссия кирәк. Бездә комиссияләр күп, ә кино буенча юк. Барысы да тәртипсез рәвештә бара.

Бу фильмга Татарстан бюджетыннан 150 миллионлап акча бүленгән дигән шигем бар. Күбрәктер дә әле. Безгә 10-15 миллион сумнан артыгын биргәннәре юк. Ә бит бер фильм төшерү өчен кимендә 30-50 миллион сум кирәк. Татарстан кинорежиссеры яки продюсерына тапшырылса, ул кино төшерү өчен шул ук Мәскәү командаларын яллый алыр иде. Әмма идеология безнеке булыр иде.

Кыскасы, милли кино энтузиастларда тора, ә килгәннәргә акча түгәбез. Нәтиҗәдә нәрсәгә ирештек? Антитатар фильмы алдык. Чеченнар, грузиннар мондыйга риза булмаслар иде. Без үзебезне мәсхәрәләгәнгә үзебез акча түли башладык. Кая барабыз? Башка халыклар көлгәннәрдер инде бу киноны карап: «Үз акчаларына үзләреннән көлдерәләр», — дигәннәрдер.

Минемчә, Зөләйха җирле акцент белән сөйләшергә тиеш иде. Төрле халыкларның киноларында шулай. Монда ул да юк. Әйе, режиссер һәм операторның эше шәп. Әмма идеология мәсьәләсе бар бит. Безнең хәзер бердәнбер коралыбыз — сүз. Код эзлибез, диләр. Эзләмик без аны — безнең кодны ачарга телиләр, раскодировка ясатмыйк инде».

Драматург, режиссер Илгиз Зәйниев: «Карамадым. Телевизорым да юк. Дөресен әйткәндә, миңа ул кызык та түгел».

Язучы Шамил Идиатуллин: «Фильмны карамадым. Карарга җыенмыйм. Караучыларны читтән торып кына сәламлим. Фильмга мөнәсәбәтем китабына булган кебек үк: бик әһәмиятле һәм кирәкле эш икәнлеген аңлыйм, әмма минеке түгел инде. Үз вакытында китабын укый башлаган идем, үзем укып бетерә алмадым, хатын-кызларга укырга тәкъдим иттем».

Яучы Гөлназ Мөхәммәт: «Беренче сериясенең сюжеты безнең бүгенге тормышыбызга охшаш. Артык та түгел, ким дә. Алар да байлыгын саклап калырга тырыша, без дә талана-талана акча эшләргә тырышабыз. Кесәгә акча кергән кебек кенә була — тагын тартып алалар.

Зөләйха образы ул татар хатыны гына түгел, Россиянең бөтен халкы. Бары тик вакыйгалар гына татар исеме белән бәйләнеп бирелгән. Ә татарлар дигәннән, татар гаиләсенең мондый кансыз-динсез булуына ышана алмыйм, яки ул гаилә образы тулысынча ачылмаган. Татар булган кеше сыерны берничек тә балта белән чабып үтерми, һичьюгы чала ул аны. Сыерны үтерүе бульдозер белән ризык таптатуга тиң инде — боларны да ишетеп-белеп тордык».

Композитор Эльмир Низамов: «Миңа әлегә ошый. Беренчедән, игътибарны тота. Икенчедән, кызыксыну тудырды. Федераль каналларда татар тарихына багышланган кинолар еш чыгамы әллә? Чыкса да, аны беркем дә белмичә кала. Бу фильм кемгәдер ошарга яки ошамаска мөмкин.

Төп тәнкыйть татар авылы, татар гаиләсе, татар хатыны мондый булмый дип бара, аңлавымча. Дөньяда ни генә булмый? Дөньяда иң акылдан язган сценарист та уйлап таба алмаган хәлләр булырга мөмкин. Миңа төрле милләттән булган дусларым «карыйбыз» дип язалар,

«Ай, былбылым»ны тыңлаганнар. Башка милләтләр киноны карап, шул бер җырны гына истә калдырса да, кечкенә генә бер җиңү булыр иде. Бу җырыбыз 100 процентлы хит бит инде».

Хореограф Нурбәк Батулланың социаль челтәргә бу уңайдан болай дип язып куйган: «Мөхтәрәм тамашачы! «Зөләйха» киносын төшерүчеләр татар мәдәниятын тирәнтен өйрәнгәннәр. Татарның тирәнтен архетибын — Мырау батыр образын кулланулары гына ни тора, җәмәгать. Илдар абый Хәйруллин уйный торган персонаж белән һәрвакыт янәшә — песи! Бу очраклы түгел. Бу контекст! Безнең күңелләребезнең ачкычы! Илдар абый персонажы үлми — ул песи рәвешендә яшәвен дәвам итә. Песи иркенлектә кала. Милләтнең азатлыкка омтылышы шулай манифестацияләнә. Безнең халкыбызның да песинеке кебек тугыз тормышы бар. Без әле болай тиз генә бетмибез, дигән гыйбарә ята бу режиссер алымында».

Нурбәк, әлбәттә, бу фикеренең шаяру икәнлеген, әлегә чын фикере булмавын әйтте.

Мырау батыр темасына аңлатма: Нәкый Исәнбәтнең «Мырау батыр» әкияте үз вакытында Татарстан телевидениесе тарафыннан телесериал буларак төшерелгән иде һәм гаять популяр булды. Мырау батыр ролендә Илдар Хәйруллин уйнады. Бүгенге урта буын татарлары — барысы да Илдар Хәйруллин мәчесен карап үскән буын.

Фильмда Илдар Хәйруллин мулла ролендә. Мулла мәчеттә вафат була, ә абыстайның мәчесе сөрелүчеләр белән китми, иректә кала.

Әлеге рольгә кастингка Камал театрының икенче бер актеры Илдус Әхмәтҗанов та катнашуы турында мәгълүмат бар иде. Бу сериалда ул Семрук авылында яшәүчеләрнең берсе булып уйный. Журналистлар фильм төшерелүен карарга килгәч, аралашырга теләмәде ул. Ничектер уңайсызланды кебек.

Күрәсең, фильмны төшерүчеләргә Тукай тавышы булып татар күңеленә кергән Илдус абый кирәкмәгәндер. 

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин: «Карап бетерик. Аннары без синең белән сөйләшеп утырырбыз», — дип кыска гына җавап бирде.

intertat.tatar

Просмотров: 814

Комментирование запрещено