«Кызык-мызык» инста-блогеры «Татмедиа» сайты аша матбугатка язылырга өндәде

кыз«Татмедиа» компаниясе сезнең өчен яхшы мөмкинлек ачты, ди Илназ Габидуллин.

«Кызык-мызык» инста-блогеры Илназ Габидуллин «Татмедиа» сайты аша матбугатка язылган һәм башкаларны да шуңа өнди. Бу хакта ул Инстаграмда урнаштырган постында сөйли.

«Татмедиа» компаниясе сезнең өчен яхшы мөмкинлек ачты. Сез өйдән чыкмыйча гына, онлайн режимда үзегез яраткан, үзегез укырга теләгән газета-журналларга языла аласыз», — ди ул.

Илназ Габидуллин ничек язылу тәртибен дә аңлатып бирә. «tatmedia.ru сайтына керәсез, анда „подписки“ дигән бүлекне сайлыйсыз, теләгән газета-журналларга языласыз. Мин дә ярты елга „Ялкын“ журналына язылырга булдым әле. Аны өйгә яздырам. Әбием дә, әнием дә, энем дә, хатыным да, үзем дә рәхәтләнеп укырбыз», — дигән пост урнаштырган.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 828

Комментирование запрещено