Рамазан ае турында сорауларга шәригать белгече туры эфирда җавап бирәчәк

sayt_dumrtКазан шәһәре казые вазифаларын башкаручы, Коръән-хафиз Булат хәзрәт Мөбарәков онлайн лекция белән чыгыш ясый.

15 апрельдә 15:00 сәгатьтә Татарстан Диния нәзарәтенең инстаграмдагы сәхифәсендә туры эфирда изге Рамазан ае турында ачык онлайн-лекция була. Анда мөфтиятнең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Казан шәһәре казые вазифаларын башкаручы, Коръән-хафиз Булат хәзрәт Мөбарәков чыгыш ясый. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Туры эфирда барлык теләүчеләр спикерга ураза тотуга кагылышлы мәсьәләләр, Рамазан аеның фазыйләтләре, уразаны бозучы төрләрдән — каза кылуны һәм кәффарәт түләүне таләп итә торган нәрсәләр турында сораулар бирә алачак.

Шулай ук сорауларны инстаграм социаль челтәренең @islam_today_huzur аккаунтындагы язма астында калдырырга мөмкин. Сорауларны татар һәм рус телләрендә бирергә мөмкин.

Тамашачылар арасында бәйгедә туры эфирда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның «Ураза» китабы уйнатылачак. Әлеге хезмәттә Исламның биш баганасының берсе турында тәфсилләп аңлатмалар бирелә, анда шулай ук ураза тотуның барлык кагыйдәләре дә урын алган.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 760

Комментирование запрещено