«Зөләйха күзләрен ача», ә низаглар дәвам итә – фильмда мөфтиләр исемлеге очраклымы?

Зулейха_постер2Сериалда Зөләйха белән бергә себергә сөрелүче тоткыннар исемлегендә элеккеге һәм хәзерге мөфтиләр исемнәре яңгыравы татар җәмәгатьчелеген тетрәндереп җибәрде.

Россия 1» каналында барган «Зөләйха күзләрен ача» фильмының икенче сериясен караучылар гаҗәеп күренешкә игътибар итте. Сөрелүчеләрне барлаган исемлек укылганда Тәлгать Таҗетдин, Равил Гайнетдин, Гомәр Идрисов, Шиһабетдин Мәрҗани, Габдессәлам Габдерәхимов, Мирсәет Солтангалиев һәм башкаларның исемнәрен ишетеп, аптырап калдылар.

Сәяси тоткыннар исемлегенә бу шәхесләр ничек эләккән? Бу кемнең шаяруы?

Исемлектә:

— Мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Россиянең югары мөфтие Тәлгать Таҗетдин,

— Оренбург мөселман диния нәзарәтенең дүртенче мөфтие морза Сәлимгәрәй Тәфкилев (1865-1885),

— Оренбург мөселман диния нәзарәтенең икенче мөфтие Габдессаләм Габдерәхимов (1765-1840),

— Россия мөфтиләр шурасы, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе шәех Равил Гайнетдин (1959 елда туган),

— Түбән Новгород өлкәсе Диния нәзарәтенең беренче рәисе Гомәр Идрисов,

— мәгърифәтче, дини реформатор, исламият белгече Шиһабетдин Мәрҗани исемнәре яңгырый.

— Петербург һәм Төньяк-Көнбатыш мөфтие Җәгъфәр хәзрәт Пончаев (1940-2012),

— Оренбург мөселман Диния Нәзаратының бишенче мөфтие Мөхәммәдьяр Солтанов (1837-1915),

Дин эшлеклеләре белән бер исемлектә атаклы совет сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе Мирсәет Солтангалиев исеме дә ишетелә.

Әдәбият белгече Миләүшә Хабетдинова: «Эшелонны озатканда әсирләр исемлегендә элеккеге һәм хәзерге мөселман эшлеклеләренең исемнәре яңгырый. Шуннан соң да кем дә булса фильм колониаль түгел һәм заказ түгел дип раслый алырмы? Бу бит мөселман руханиларына ап-ачык һөҗүм. Бу мәсхәрә генә түгел, бу барлык мөселман җәмәгатьчелегенә һәм татар халкына каршы чыгу. Башта танылган мәчетне мәсхәрәлиләр, хәзер — дин эшлеклеләрен. Алга таба ни күрербез?»

Кинорежиссер Салават Юзеев: «Фильмда мондый кадрның булуы бик зур хата. Әгәр бу шаярту икән, бөтенләй дә кызык түгел. Җитәкчеләргә уйланырга урын бар: милли кинога ярдәм итәргә теләмичә, шундый проектларга булышасыз икән — теләгәнегезне алдыгыз!» 

Профессор, җәмәгать эшлеклесе Искәндәр Гыйләҗев: «Коточкыч ситуация! Мин үзем карамадым, әмма бу шулай икән — судка бирерлек хәл. Мин моны вәхшилек дип атар идем. Азрак кына ихтирам булырга тиеш. Бу исемнәр бит аңлы рәвештә кертелгән, күктән алынмаган. Бу күренеш фильмга мәсхәрә итү өчен кертелгән. Бу хөкем ителергә тиеш. Мин шулай дип саныйм. Рус рухани җитәкчеләрен шушы ситуациягә куеп карасак, ни булыр иде икән? Бернинди кысаларга сыймаслык хәл».

Тинчурин театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Ренат Шәмсетдинов: «Әйе, без анда идек. Мин фильмның беренче кадрыннан алып, соңгысына кадәр анда булган кеше. Без — татар артистлары моны ишетеп тордык. Бик каты ризасызлык белдердек. Фирая апа Әкбәрова бик борчылып йөрде. «Болай ярамый», дип, режиссер янына да килдек, Гүзәл Яхинадан да сорадык. Андый исемлек аның китабында юк икән — соңыннан карадым, башта укымаган идем. «Ул: «Надо разбираться», — дип әйтте. Ләкин калган булып чыкты. Ә режиссер: «Сценаристлар эше», — дип аңлатты. Безне: «Тавышлар арасында кешегә ишетелмәячәк ул», — дип тынычландырдылар. Әмма ишетелде бит. Барысы да ачык. Мин моны махсус эшләнгән дип уйламыйм. Интернеттан җыеп алганнардыр инде татар исемнәрен».

Кызганыч, без мөрәҗәгать иткән дин эшлеклеләренең берсе дә әлеге күренешкә фикер белдерергә ашыкмады.

Фильмның продюсеры: «Бу — очраклы хәл!»

«Русское» кинокомпаниясе генераль продюсеры Ирина Смирнова әлеге темага ачыклык кертте: «Исемлек ике ел элек төзелгән иде. Исемлекне реквизит буенча рәссамнар төзеде. Алар сөрелгән кешеләр өчен интернеттан һәм тарихи документлардан иң киң таралган татар исемнәрен сайладылар, кайберләрен уйлап таптылар. Ниндидер охшашлыклар очраклы гына булырга мөмкин. Бу махсус эшләнмәде. Моннан мәгънә эзләргә кирәкми».

ххх

Фильмның беренче сериясендә Кукмараның Мәчкәрә авылының мәдәни мирас объекты булган тарихи мәчетендә Иван Игнатов белән Настя Котельникова арасындагы интим мөнәсәбәтләр күрсәтелде. Күренеш мәчет бинасында төшерелгән.

Кукмара туган якны өйрәнү музее директоры Ләбүдә Дәүләтшина әйтүе буенча, ул: «Анда ямьсез күренеш бар», — дип имамга да әйткән булган. Имамга: «Анысын эшләмибез», — дип әйткәннәр.

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин моңа аңлатма бирде: «Зөләйха күзләрен ача» фильмы күрсәтелә башлагач та, мөселман кардәшләр экранда күрсәтелгән күренешнең мәчеттә төшерелү мәсьәләсенә ачыклык кертүне сорап мөрәҗәгать иттеләр. Мөселманнарның ризасызлыгы аңлашыла: мөселманнарның дини кыйммәтләреннән һәм изге урыннарыннан көлү — оятсызлык булыр иде. Бу хәл булмады. Районның имам-мөхтәсибе фильм Мәчкәрә авылында төшерелгәндә борынгы мәчеттә барган вазгыятьне контрольдә тотты. Ярамаган эшләр кылынмасын дип, авылның имам-хатыйбы мәчеттә дежур торды. Илебез тарихындагы денсезлек сәясәтен күрсәткән оятсыз күренеш махсус павильонда төшерелеп, монтаж белән өстәлгән».

intertat.tatar

Просмотров: 610

2 комментариев

  1. югарыда язылганнардан кала мина тагын бер нэрсэ анлашып бетеми- ул раскулаченный себергэ сорелгэн байлар- барысы да шундый изге гонахсыз кешелэр мени алар???? Юк бит. Дорес тугел. Минем бабай тоже кибет тоткан, ялчылары булган. Эмма аларны себергэ жибэрмэгэннэр- ул байлыгын колхозга, халыкка бир узе биргэн. Яна хокумэт анарга хокем чыгарганда сораганнар ялчылардан- ул халыкка нинди монэсэбэттэ булган. Алар бабайны яклап чыкканар- беркайчанда рэнжетмэде, алла сузеннэн чыкмады, бергэ утырып ашаганнар…. Так что себергэ сорелгэн кешелэр арасында гаепсезлэрнен саны куп тугел. Другой опрос- аларны себергэ жибэрергэ кирэк булганмы- юкмы? Яна хокумэткэ буйсынмаган кешелэргэ может бутэн жаза бирергэ булгандыр??? Ул инде икенче сорау

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>