Хәбир хәзрәт Ханов: «Мәетләр — исән затлар, тере кешеләрнең җаннарын сизеп торалар»

2ff26871053b99242de23e1dМәрхүмнәрне ничек шатландырырга? Алар безнең фани дөньядан хәбәрдармы? Борчыла яисә шатлана алалармы? Ни өчен «кеше үлде» дип әйтү дөрес түгел? Болар хакында «Болгар радиосы»ның «Хак дин» тапшыруында Чирмешән авылының Мөшбикә мәчете имамы Хәбир хәзрәт Ханов сөйләде.

«Кеше үлми — кеше вафат була»

Шушы дөньяны күрү сыйфатыннан мәхрүм булган якын туганнарыбыз, дусларыбыз бар, алар — мәетләр. Татар халкында еш кына «үлделәр» дигән сүзне еш телгә алалар, ләкин аны дин тарафыннан куллану бик үк дөрес булмас, чөнки кеше үлми — кеше вафат була. Вафат булу дигән сүзне гарәп теленнән тәрҗемә итсәк, «күченеп китте» дигәнне аңлата, ягъни син элек агач йортта торсаң, аннары таш йортка күченәсең. Без гомеребез дәверендә бер җирдән икенче җиргә күченеп тормыш итәбез, шуңа да бу дөньяда күченүләр күп булса, бөек күченү бер генә була: фани дөньядан мәңгелек ахирәт дөньясына күченү. Вафат булу — кайгы-хәсрәт китерә торган күченү түгел, әгәр иманлы һәм тәүфыйклы кешеләр булса, ул шатлык күченүе булырга тиеш.

Без, аякта йөрүчеләр, күзләребез белән күреп, колакларыбыз белән ишетеп гомер итүче адәм затлары, һәрвакытта да Аллаһы Тәгаләгә шөкер итәргә тиеш. Ул безгә гомер биргән икән, без күбрәк гыйбадәт кылып калыйк. Вафат булган дусларыбыз, туганнарыбызның гамәлләре тукталды. Татар халкы җырлары арасында да «инде синең ахирәт күлмәгең киелде, кулларың кесәсенә кермәс тә, чыкма та» дигән шигырь юллары искә төшә. Без, исәннәр, кулларыбыз белән гамәл кыла алабыз, кесәбезгә изгелекләр тутыра алабыз, телләребез белән изге сүзләр сөйләп, ахирәт капчыгын тулыландыра алабыз. Ә мәрхүмнәр гамәлдән өзелде шул…

«Мәетләр — исән затлар»

Мәетләр үле, вафат булып тоелса да, алар — исән затлар. Коръән Кәримдә Аллаһы Тәгалә болай ди: «Алар — исәннәр, ләкин син моңа төшенеп кенә бетә алмыйсың». Бәлки, алар сөяккә яисә балчык-туфракка әверелгән, тәннәрендә көч юктыр, ләкин алар исән. Аларның исәнлеген беркайчан да сизеп бетереп булмый, чөнки ул исәнлек — җан исәнлеге, тән исәнлеге түгел, тәнебез — фани. «Җан — Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән нәрсә, ә Аллаһ — мәңге», — диелә Коръәндә. Шуңа күрә җан — мәңге булган бер матдә, мәңге исән булып тора.

Кешене җаны-тәне белән бергә кабергә салгач, кешеләр кырык адым атлап киткәч, җан фәрештәләр белән очраша, аннан сораулар алына. Дөрес итеп сорауларга җавап бирә алса, җан җиденче күккә менә, аңа ахирәттә сарай булдырырга әмер бирәләр. Әгәр кеше Аллаһы Тәгаләне танымаган булса, диннән ерак торса, кешеләргә карата бозыклык кылып яшәгән булса, фәрештәләр ул җанны беренче күккә кадәр күтәрә дә, ташлыйлар, кире каберенә ыргыталар, чөнки мондый явыз җанга җиденче катка кадәр менәргә ярамый. Кабергә җан төшкәч, ул кабердә, бәлки, ләззәтен яисә газабын ала.

Кабер газабы — куркыныч нәрсә. Бервакыт Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хатыныннан аның яраткан догасы нинди булды, дип сораганнар. Гайшә анабыз: «Раббәнә ә-әтинә фид-дуньйәә хасәнәтәү үә филь-ахыйрати хасәнәтәү үә кыйнә газәбәән-нәәр», — ди. Тәрҗемәсе: «Әй, Раббыбыз! Безгә дөньяда матур тормыш бир һәм ахирәттә дә матур тормыш бир һәм Җәһәннәм утыннан безне сакла». Пәйгамбәребез (с.г.в.) дә укыгач, без, гади кешеләр, тагын да ешрак укырга тиешбез.

«Мәетләр бу дөньяда булган исән кешеләрнең җаннарын сизеп тора»

Кайберәүләр мәет ятып кына тора инде дип уйлый. Юк, ятып кына тормый шул. Кабернең үзенең дөньясы бар, һәм ул — барзах дөньясы дип атала. Анда җан йә шатланып, йә кайгырып ята. Мәетләребезнең хәлләрен яхшыртыр өчен, догада булырга тиешбез. Мәетләрнең колаклары, күзләре юк, әмма җаннары бар. Алар бу дөньяда булган исән кешеләрнең җаннарын бик яхшы сизеп тора. Алар кайгыра да, шатлана да. Ул җаннар кайвакытта безнең төшләргә кереп, елмаеп яисә явыз йөз белән карап торалар яки бер сүз дә әйтмиләр. Бу — мәрхүмнәрнең хәлләре турында аңлата. Аллаһы Тәгалә тарафыннан килгән илһамнарны аңлап, мәетләрнең хәлләрен шатландырырга тиешбез.

Бу хакта Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хәдисләре күп. Мисал өчен, Әбү Давыт риваятендә Пәйгамбәребез (с.г.в.) сөйли: «Кабердә булган бер кеше Аллаһ каршында газапны алган, ләкин көннәрдән бер көнне газап алып яткан бәндәнең хәле яхшыра, дәрәҗәсе арта башлый, газабы китеп, ләззәт ала. «Йа, Раббым! Хәлем нигә яхшыра, ни булды?» — дип сораган. Аңа фәрештәләр: «Синең Җир өстендә калдырган намуслы балаң синең исемеңнән изгелекләр эшли. Каберең бәхет урынына әверелеп килә», — диләр.

«Көн саен мәрхүмнәр безне көтеп тора»

Авылда яшәүче әти-әниләр балаларының шалтыратканнарын көтеп утыра. Һәр шалтыратуны алар бик шатланып көтеп ала, күңелләре бәхет белән тула. Җәмәгать, әти-әни кечкенә генә бер смс-хатка да шатлана бит! Ә мәрхүмнәр кабердә смс-хат түгел, бер тапкыр кул күтәреп, искә алып дога кылганны көтеп утыра. Ә без онытабыз шул… Ике-өч-биш елга бер мәчеткә килеп, хәзрәттән укуын сорыйлар. Юк, җәмәгать. Без доганы ешрак кылырга тиеш.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: «Вафат булган ата-анасына көненә бер тапкыр булса да дога кылмаган баланы намуссыз дип әйтәм», — ди. Кем ипотека түли, кем бала карый, кем өч эштә эшли, кем көне-төне чабып йөри, без бүген бик эшлекле халык. Көн саен дога кыла алмасак, атнакич һәм җомга көнне ахшам намазына кадәр вакытыбыз бар. Ул көннәр башкаларына караганда мөһимрәк.

Җомга көннең булдыра алганча күп сәгатен догада үткәрергә кирәк. Бу көндә әби-бабаларыбызга, әти-әниләребезгә дога багышласак, бу дога — аеруча көчле дога булып тора, чөнки Аллаһы Тәгалә җомга көнне башка көннәрдән өстен кылган. Әмма, һичшиксез, һәр көн мәрхүмнәр безне көтеп тора.

Мәрхүмнәрне шатландырыр өчен, изге эшләрне ничек башкарырга?

Кайберләре кабер ташын зуррак куярга, күп итеп чәчәкләр, агачлар утыртырга кирәк, алар мәрхүмнәрнең күңелләрен күтәрер дип уйлый. Юк, җәмәгать. Җир өстендә каберлек кырыенда нәрсә генә эшләсәк тә, ул мәрхүм өчен мөһим нәрсә түгел шул. Киресенчә, кабер өстендә артыгын кылану, кирәкмәгән эш булып саналырга мөмкин. Ул очракта савап бик аз, гөнаһ та була ала. Без Пәйгамбәребез (с.г.в.) тарафыннан киңәшләрне үтәсәк, тагын да яхшырак булыр иде.

Мәдинә шәһәрендә Пәйгамбәребез (с.г.в.) торганда шундый хәл була: бер егет әтисен күмә, куллары балчык белән пычрана, ләкин күңелендә әтисен шатландыру теләге була. Егет Пәйгамбәребезне (с.г.в.) Мәдинә мәчетендә таба. Ул егеткә алты киңәш бирә. «Шуларны эшләсәң, Аллаһ, әтиең синнән разый булыр, ата-анаң алдында булган бурычны үтәрсең», — ди.

«Беренчедән, әтиең өчен догада бул», — дип әйтә. Кемнәрдер мәчеткә барып, аны аксакаллар гына укый белә дип уйлый. Бу алай түгел. Кулларны күтәреп, кыйбла ягына карап, «Бисмилләһир-рахмәнир-рахим» дип әйтеп, Аллаһы Тәгаләдән сорарга кирәк. Гарәпчә сорый белмисез икән, татарча сорагыз. Нинди телдә сөйли беләсез, шул телдә Аллаһы Тәгаләгә ялварыгыз. Аллаһ барысын да ишетә. Иң мөһиме, бу доганы кылганда күңелебездә ихлас теләк булсын. Ул теләк газиз әти-әниләргә булган мәхәббәт белән бәйле. «Шушы ата-анага булган мәхәббәт хисе һәм ата-ананың балага карата хисе шулкадәр көчле, Аллаһ бу доганы алар арасында бернинди пәрдәсез кабул итә», — ди Рәсүлебез.

«Фәлән-фәлән кеше өчен дога кылыгыз әле дип еш сорыйлар. Әйе, без кылабыз, ләкин иң көчле дога — яратып сораган дога, ә иң яратып сораган доганы бала гына әти-әнисенә җиткерә ала. Булдыра алган кадәр үзегез кылыгыз.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: «Әгәр ата-анаң синнән разый булса, Аллаһ та синнән разый булыр», — ди. Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы — безнең дөньяның бәрәкәте булып тора. Хәзерге кешеләр әти-әнисен, әби-бабасын гына белә. Барлык җиде буыныңны белү кирәк шул. Тарихы булмаган халык бик тиз юкка чыга.

«Әти-әниләребез исеменнән җәмгыятькә реаль файдалы булган гамәлләр эшләргә кирәк»

Икенчесе: тәүбә-истигъфар кылу, Аллаһы Тәгаләдән гафу сорау. Гөнаһларсыз кеше юк. Шуңа да без һәрвакытта дога кылып торырга тиеш. Күбесенчә «Йәсин» һәм «Тәбарәк» сүрәләрен укыйлар, шуны укыганнар кабер газабына дучар булмый торган затлар, диләр. Никадәр күбрәк укысак, шулкадәр Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте булачак.

Өченчесе: «Без вафатларның бурычларын үтәргә тиеш», — ди Рәсүлебез. Әгәр кеше ниндидер вәгъдә биреп әйтеп киткән икән (мисал өчен, мин бу авылда күпер салачакмын дип), баласы шушы күперне салырга тиеш. Әгәр дә вәгъдәсен үтәмәгән икән, аның хәле бик үк яхшы түгел дип әйтелә.

Дүртенчесе: туганлык җепләрен саклагыз. «Кем туганлык җепләрен өзсә, намаз укыса, ураза тотса да, бу кеше диннән чыгып киткән кебек санала», — ди Пәйгамбәребез (с.г.в.). Туганлык җепләрен өзү — иң зур гөнаһларның берсе булып санала. Ата-аналар кем белән туган булган, без дә алар белән туганлыкны сакларга тиеш.

Бишенчесе: дуслыкны саклау. Ата-аналарыбыз кем белән дус булган, безгә дә алар белән дус булырга кирәк. Әгәр дә шул дус үлгән булса, балалары белән дус булыгыз.

Алтынчысы: әти-әни исеменнән изге гамәл кылу, ул да булса сәдака дип атала. Моңа һәрбер эш, һәр сүз, киңәш, изге гамәл керә. Кемдер веноклар, ясалма чәчәкләр китереп куя. Дин әһелләренең моңа карашы бик үзенчәлекле: ул, һичшиксез, матур, күңелне күтәрә, ләкин безгә җанның хәлен күтәрү мөһимрәк. Җанны шатландыру башка юллар белән башкарыла. Әти-әниләребез исеменнән җәмгыятькә реаль файдалы булган гамәлләр эшләргә кирәк. Мәет исеменнән хәтта хаҗ да кылып, корбан да чалып, мәчет, мәдрәсә, мәктәпләр салдырып, кое-казытып була. Бу — мәет өчен зур дәрәҗә булып тора.

intertat.tatar

Просмотров: 886

Комментирование запрещено