Путин Җиңү парадына әзерлекне кичектерде

F61595F7-6479-4A0D-AC97-FB548EB3F244_w1023_r1_sРусия президенты Кызыл мәйданда парад һәм “Үлемсез полк” йөреше 2020 елда узачак дип белдерде.

Русия президенты Владимир Путин 9 майда узарга тиешле Җиңү парадына әзерлек соңрак башланачак дип белдерде.

Җиңү бәйрәменә, Җиңү көненә бер айдан азрак вакыт калып бара, хәзер безнең алда гади булмаган, турысын әйтсәк, авыр сайлау тора: 9 май көне дә безнең өчен изге, һәр кешенең гомере дә бәяләп бетергесез кадерле” диде Путин.

Президент аңлатканча, 9 май парадын уздырыр өчен аңа әзерлек хәзер үк башланырга тиеш булыр иде.

«Ләкин эпидемиягә бәйле куркыныч әле бик зур, аның югары ноктасы 9 майга үтелмәчәк. Шуңа күрә минем хәзер парадка һәм бүтән киңкүләм чараларга әзерлек башлау хокукым юк» дип ассызыклаган Путин.

Президент сүзләренчә, Кызыл мәйданда Җиңү парады һәм “Үлемсез полк” йөреше 2020 елда, коронавирус куркынычы беткәч узачак.

Русиядә быел Икенче дөнья сугышында җиңүнең 75 еллыгы билгеләп үтелә.

Илдә коронавирус белән авыручылар саны 27 меңнән артып китте.

azatliq.org

Просмотров: 567

2 комментариев

  1. Эле безнен момкинлеклэр куп… 1945 елда Мэскэудэ, Кызыл Мэйданда уткэрелгэн парад конендэ уткэреп була, ул да ьулмаса 3-сентябрьдэ икенче ботендоья сугышы беткэн конне…КВС тан гына исэн калсак…

  2. Сугыш вакытында бомбалар явып торганда парад кичектерелмәгән. Хәзер «вирустан» куркып ятырга калды мы инде?

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>