Татарстанда татарча укыту өчен онлайн платформа кайчан булыр?

850DF6EB-67F4-45C6-A81B-F1C44B43CF09_w1023_r1_sТатар теле укытучылары «изоляция» шартларында да онлайн дәресләрендә белем бирергә тырыша. Моның өчен алар WhatsApp, ВКонтакте челтәрен куллана. Татарстанда татар телен укыта торган махсус электрон платформа юк, булган мәйданчыкларда татар теленә урын табылмаган.

Татарстан мәктәпләре дистанцион рәвештә белем алуын дәвам итә. Русиядә «изоляция» тәртибе кертелү сәбәпле, укучылар мәктәпкә йөрмичә генә өйдән дәрес ала. Мондый яңа формат, билгеле, күп проблемнар тудыра, ата-аналар бигрәк тә техник мәсьәләләргә зарлана.

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы үз сайтында дистанцион укыту өчен методик киңәшләр чыгарды. Шулар арасында дистанцион укыту мөмкинлеген биргән ресурслар исемлеге дә бар. Исемлектә дәүләтнеке, дәүләткә якын булган һәм хосусый платформалар тәкъдим ителә.

Азатлык әлеге исемлекне җентекләп өйрәнгәч, анда татар теленнән яки татар телендә бер ресурс та булмавын ачыклады. «Учи.ру», «Фоксфорд», «ЯКласс», «Инфошкола» кебек ресурслар төрле фәннәрне, темаларны үзлектән һәм дистанцион үзләштерү мөмкинлеген бирә, ләкин аларның берсендә дә татар телле курс юк. Кайбер платформаларда контентның күп өлеше түләүле.

Азатлык коронавирус аркасында мәҗбүри дистанцион укытуга күчкән шартларда татар телен укыту мәсьәләсен тикшерде. Татарстанның үз белем бирү электрон платформасы булмауның сәбәпләрен ачыкларга тырышты.

«Җыр-моң дөньясына тартуга басым ясыйк»

2017 елда телгә һөҗүм һәм милли мәгарифтәге үзгәрешләрдән соң атнасына өч сәгатькә калган татар теле һәм әдәбияты дәресләренә заманның янә таләпләренә буйсынырга туры килә. Татар теле һәм татар әдәбияты математика, рус һәм инглиз телләре, биология кебек фәннәр рәтендә тулы канлы рәвештә укытылырга тиеш. Әмма татар теле дәресе түгел, математикадан да эшләрне җайга салу авыррак бара. Хәзерге вакытта күпчелек татар теле дәресләре WhatsApp мессенджеры ярдәмендә үткәрелә. Кайбер укытучылар биремнәрне шуннан гына җибәрә, укучылар да шуннан җавап бирә. Кайбер укытучылар Skype, Zoom кебек онлайн платформалардан укытып карый. Татар теле укытучылары ничек булдыра, шулай эшләп програмда булган уку күләмен бирергә тырыша.

Азатлык сөйләшкән укытучыларның күбесе соңгы елларда мәктәптә татар теленә балаларның игътибарын җәлеп итү болай да авыррак иде, онлайнга күчкәч мәсьәлә тагын да катлауланды дигән фикерләрен җиткерде. Кем ничек булдыра, шулай эш итә.

Шул ук вакытта Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова республикадагы татар теле һәм әдәбияты фәне методистларына татар теленнән балаларны артык бимазаламаска, артык зур йөк бирмәскә киңәш җибәргән.

Азатлык редакциясе күргән WhatsApp хәбәрендә «бүген дәреслек буенча бару, тулаем программаны үтәүне таләп итү — гадел булмас иде. Иң беренче чиратта бала турында уйласак иде» дигән киңәш бирелә (орфография һәм пунктуация сакланган).

Милли мәгариф идарәсе башлыгы баланың яшь үзенчәлеген исәпкә алып, «татар теленнән күбрәк әдәби әсәр укуга, җыр-моң дөньясына тартуга» басым ясарга тәкъдим итә. Методистлардан мондый күрсәтмә татар теле һәм әдәбияты укытучыларына төшә. Җыр-бию белән уздырылган дәрестә татар теленнән уку програмнары, өйрәнәсе темалар тулысынча үзләштерелми калырга да мөмкин.

Азатлык министрлык позициясен аңлар өчен Лилия Әхмәтҗановага мөрәҗәгать итте. Аннан татар телен дистанцион укуга ресурслар нигә тәкъдим ителмәве, укытучыларга бу очракта нәрсә эшләргә кирәген сорады.

Лилия Әхмәтҗанова Азатлыкка сөйләгәнчә, Татарстанда «Ана теле» платформасы бар, ике ай эчендә анда 5 меңнән артык укытучы һәм укучы теркәлгән, дәресләр шунда бара. Хәзерге вакытта сайт чикләнмәгән, теләге булган һәр кеше анда керә ала. Моннан тыш Татарстанның «Бала» һәм «Татар иле» платформаларын да укытучылар куллана ала, ди ул.

«Бүгенге көндә Татарстанның һәр районында татар теле укытучылары берләшмәсе барлыкка килде, алар дәрес эшләнмәләре, тестларны туплый. Платформаны булдыру – тиз эшләнә торган эш түгел, алга таба без видеодәресләр базасын булдыру турында уйлыйбыз, сөйләшүләр бара. Бу материалны дистанцион уку өчен генә түгел, киләчәктә дәресләрдә дә кулланып булачак», диде министрлык вәкиле.

Лилия Әхмәтҗанова бүгенге көндә татар теле өчен «Учи.ру» кебек зур платформалар булмавын да таныды, хәзерге вакытта «Открытая школа» белән хезмәттәшлек проекты әзерләнә диде ул. Аның сүзләренчә, «Открытая школа» федераль оешмасы үзе тәкъдим белән чыккан, май азагына кадәр татар теленнән платформа булдырылачак. Ул платформа урыс телле укучылар һәм татар балалары өчен дә эшләячәк, диде ул.

Дистанцион уку вакытында програмны җиңеләйтү, җиңелрәк биремнәр ясату татар теленә генә түгел, башка фәннәргә дә кагыла, ди Әхмәтҗанова. «Татарстанда да, Русия күләмендә дә шундый күрсәтмә бирелде: програмнарны җиңеләйтү, өй эшләрен мөмкин кадәр киметү. Бөтен фәннәрдән програмны кыскарту, гадиләштерү максаты куелды. Дәрестә укучылар алдында басып торып, теманы аңлату – бер әйбер, ә Zoom аша аңлату – бөтенләй икенче нәрсә, ә инде баланың үзенә мөстәкыйль эш бирү – өченче нәрсә», ди ул.

Аның сүзләренчә, укытучылар да төрлечә эшли: кемдер бөтен материалны тулаем үтәргә тырыша, кемдер гадиләштерә, ә кемдер дәрестә укучыларны күбрәк җыр-моңга тарта. «Мәсәлән, бер укытучы татарча спектакль карарга кушып, соңыннан аның буенча фикер алышу оештырган, биремнәр ясаткан. Яки укучылар аудиокитап тыңлый икән, мондый алымнарның файдасы күбрәктер», диде Әхмәтҗанова.

Лилия Әхмәтҗанова сүзләренчә, бу очракта уку програмыннан тулысынча баш тарту турында сүз бармый, бары тик аны мөмкин кадәр җиңеләйтү, укытучылар, укучылар һәм ата-аналарга җайлаштыру турында гына әйтелә. Татар теле дәресләрен җыр-биюгә генә калдырырга ярамый, бу булмаячак та, дип белдерде ул.

«Хәзерге вакытта иң кулае – булган платформаларга татар телен өстәү»

Узган ел август киңәшмәсендә «Заман укытучысына – заманча технологияләр» дигән темага чыгышлар күп булды. Бүгенге заман белән бергә атлап, аның таләпләренә җавап бирергә кирәк дигән фикерләр яңгыраганда, татар теленнән дистанцион платформалар булдыру кирәклеге турында да телгә алынган. Башка илләрдә онлайн укыту тәҗрибәсе күптән һәм оста файдаланыла. Татар теле моңа әзер булырга тиеш диелсә дә, милли телләр өчен махсус электрон платформалары булдыру кирәклеге турында әйтелсә дә, гадәттәгечә, сөйләшүдән ары кителмәгән. Сүз булып калган, ул хәтта резолюция докуменларына кермәгән. Хәстәрлек алдан күрелгән булса, бүген дөнья онлайнга күчкән вакытта татар теле укытучылары WhatsApp кулланып утырмас иде.

Татарстанның Мәгарифне үстерү институтының тәрбия һәм өстәмә белем бирү лабораториясе җитәкчесе Марат Шәехов фикеренчә, хәзерге вакытта татар теле укытучыларының төп проблемы – дистанцион укыту өчен татар теленнән әзер материалларның булмавы.

«Бу татар теле укытучылары проблемы гына түгел, төрле платформалар да, гадәттә, барлык фәннәргә карамый, төрле предметлардан материал җитмәү мәсьәләсе бар. Икенче яктан, татар теле укытучыларының мотивациясе һәм күнекмәләре күбрәк, чөнки аларның эчке талпынуы бар. Берәр дистанцион укыту платформасы татар теленнән дә мәйданчык булдырырга теләсә, күп кенә татар теле укытучысы бу эштә катнашып, үз материалларын уртаклашырга ризалашыр дип уйлыйм. Булдырып була аны, ләкин хәзергә әзер электрон платформа юк.

Кызганычка, мин әлегә республикада андый омтылыш та күрмәдем. Бер генә яңалык булды, Татарстан президенты республика өчен уртак платформа булдырыйк дигән сүзне әйтте. Әмма ничек, кайда, кем тарафыннан ясала ул – билгесез.

Бүгенге көндә уңышлы гына эшләп килгән платформалары булган берничә зур оператор, ширкәт бар. «Открытая школа», «ЯКласс» кебек оешмалар алдынгы булып санала, безнең институт та алар белән хезмәттәшлек итә. Минемчә, хәзерге вакытта иң кулае: шушы платформалар белән килешү төзеп, татар теле мәйданчыгын булдыру. Мондый тәкъдим югары дәрәҗәдән булырга тиештер. Ә инде яңадан, нольдән башлау кыен булачак, моның өчен IT-белгечләрнең зур такымын туплау бик кыйбатка төшәчәк. Ә әзер платформаны кулланып, анда татар контентын туплау тизрәк, җиңелрәк һәм очсызрак чыгачак», дигән фикердә Шәехов.

Шәехов үзе мондый тәкъдимнәрне ишетмәгән, Мәгарифне үстерү институты Мәгариф министрлыгына буйсына, алар биргән заказ-проектларны башкара, дип аңлатты ул. «Безгә укытучылар да мондый тәкъдим белән чыкканын ишеткәнем булмады. Төрле платформалар кулланган укытучылар бар, алар һәрберсе күбрәк үз дәресләре өчен материал әзерли. Һәрберсе ничек булдыра, мәсьәләне шулай хәл итә. Кемдер WhatsApp аша, кемдер ВКонтакте аша, алдынгырак укытучылар Google Classrom аша укыта.

Уртак платформа булса, укытучыларның вакыты да әзрәк китәр иде. Гомумән, бу дөресрәк тә булыр иде, укытучылар методик, дидактик яктан дистанцион ничек укытырга кирәклеген белмиләр бит», дип саный Марат Шәехов.

«Татарстанның үз мөстәкыйль платформасы булырга тиеш​»

Чаллы шәһәренең 58нче мәктәбе мөдире урынбасары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алена Абишева ​татар теле дәресләрендә интерактив һәм онлайн ресурслар куллану темасына даими рәвештә семинарлар, марафоннар оештыра. Ул да татар теленнән әзер, уртак платформа булмауны проблем дип атый, укытучылар төрле урыннардан материал эзләп кулланырга мәҗбүр, ди.

«Мин дистанцион платформа кирәклеген әйтеп килдем, министрлыкка да моның турында тәкъдим ясадым. Карарбыз, уйларбыз диделәр. Оештыра алсалар, яхшы булыр иде. Моның өчен иҗади төркем оештырып, төрле район укытучыларын онлайн килеш туплап, яхшы гына эшләп булыр иде, бер авырлыгы юк.

Министрлык татар теле укытучыларның укыту эшндә авырлыгын бик яхшы белә, шул проблемнардан хәбәрдар. Учи.ру-лар кебек уртак платформа җитми, андый нәрсә кирәк. Татарстанның үз мөстәкыйль платформасы булырга тиеш. Хәтта бер генә платформа җитми, берничә булса, яхшы булыр иде. Шул платформаларда укытучылар да үз материалларын туплап барса, уңайлы булыр иде», ди ул.

Абишева Google Classroom кебек ресурсларда да укытучыларның күп әйбер эшли алуын әйтә. Һәр укытучы шунда берничә материалы белән уртаклашса, инде шактый яхшы эчтәлек җыеп була, ди ул. Ул үзе әлеге ресурсны дистанцион укыту өчен куллана. «Мин шунда балаларга бирем куям, алар аны күрәләр дә, бирелгән алгоритм нигезендә бирем үтиләр. Шуннан соң укучылар өй эшләрен, биремнәрен фотога төшереп, шул ук Google Classroom-га салалар, бик җайлы. Яндекс.Учебник та кызыклы ресурс булып күренә», ди ул.

Алена Абишева Азатлыкның «Әйдә! Online» проекты да укытучыларга бик ярдәм итә диде. «Күп укытучы хәзер «Әйдә! Online» проектыннан файдалана, материалларны шуннан алалар. Татарстанда 60-70% укучы урыс телле төркемдә укый, бу проектта аларга туры килгән материаллар бар, програмга да туры килә», дип сөйләде ул.

«Татар теленнән дистанцион уку платформасын ясар идек, заказ гына кирәк»

Онлайн татар проектлары авторы, «Теория» дизайн-студиясе җитәкчесе Илдар Әюпов фикеренчә, татар теле өчен Учи.ру кебек аерым зур платформалар ясау ихтыяҗы юк, аның кулланылышы да зур булмаячак. Мондый проектның бәясе аның функционалыннан тора, якынча әйткәндә 3-4 миллион чамасы булып күренә, ди Әюпов.


«Әгәр татар теле генә түгел, ә барлык фәннәрдән татарча платформа турында әйтәбез икән, бу инде башка мәсьәлә, аның аудиториясе барлык татар телле мәктәпләр булачак. Бәясе дә күпкә зуррак булачак. Һәр фәнне ясап чыгу берничә миллионга төшәчәк дип уйлыйм», ди ул.

Әюпов татар теленнән мондый платформаны булдыру тәкъдиме белән берничә тапкыр чыккан. «Заказ булса, мондый эшне үзебез дә башкарыр идек, бу миңа үземә дә кызыклы. Берничә тапкыр төрле кешеләр аша җитәкчелеккә тәкъдим итеп карадык, әлегә, әйдәгез ясыйк, диючеләр булмады. Моны эшләгән очракта күп вакыт кирәк булачагын да аңларга кирәк, андый проектлар берничә айда гына башкарылмый, моңа кимендә ярты ел кирәк.

Безнең студия урыс телле укучылар өчен «Сәлам» дәреслегенең платформасын ясады. Аны бүгенге көндә дистанцион уку өчен бик уңышлы кулланып була дип саныйм. Укытучы дәресне аңлатканнан соң, укучылар сайт аша аудиолар да, җырлар да тыңлый ала, видеолар да карый ала, эш дәфтәрен принтер аша чыгарып биремнәр үти ала, интерактив биремнәрне башкара ала. Сайт әле тулы көчкә эшләми, шулай да аны хәзер дистанцион укытуда кулланучы укытучылар бар. Әлегә татар теленнән дистанцион укыту өчен бу иң кулай мәйданчык дип саныйм. Менә шундый платформаларны татар телле төркемнәр өчен дә ясап булыр иде, заказ гына кирәк.

Ә инде хакимият ягыннан караганда, мондый платформаларны булдыру өчен аларны инде ясаган оешмалар, тәҗрибәсе булган ширкәтләргә мөрәҗәгать итү дөресрәк булырдыр», дип сөйләде Азатлыкка Илдар Әюпов.

Татар телен дистанцион ничек укытып була?

Азатлык бүгенге вазгыятьтә татар телен дистанцион укытуда нинди ресурслар, платформалар кулланып була дип эзләнде. Берничә татар теле укытучысыннан аларның нәрсә кулланганын кызыксындык.

  1. «Ана теле» сайты. 2013 елдан бирле эшләп килгән, Татарстан хөкүмәте финанслаган бу портал телне үзлектән өйрәнү мөмкинлеген бирә. Укытучылар аны дистанцион рәвештә бирем бирү өчен куллана ала. Проектның өстенлекле ягы – аның видео һәм аудио материалына бай булуы, җитешсезлекләр ягыннан – контент күбрәк олыларга юнәлгән, аерым темалар мәктәп укучыларына актуаль булмаска мөмкин.
  2. «Сәлам» дәреслеге сайты. Урыс телле укучыларга юнәлгән, заманча укыту алымнары кулланылган дәреслек, 2016 елдан гамәлгә куелган. Сайтта 1-4нче сыйныф материаллары гына урнашкан, аларга аудиолар, видеолар, интерактив биремнәр тәкъдим ителә. Урта һәм югары мәктәп өчен биремнәр әлегә юк. Сайт урыс телле укучыларга гына юнәлгән.​
  3. TATARSCHOOL порталы. Татармультфильм оешмасы әзерләгән дәреслекләргә мультимедиа кушымтасы. Башлангыч сыйныф татар телле укучыларга интерактив биремнәр, аудиолы текстлар тәкъдим ителә. Соңгы елларда яңартылмый.
  4. «Татар иле» энциклопедиясе сайты. Укучыларга файдалы мәкаләләр җыентыгын тәкъдим итә. Сайтта әдәби уку хрестоматияләре дә урнашкан.
  5. Әйдә! Online проекты. Азатлык радиосы татар телен өйрәнүчеләр өчен алып барган ресурс. Татар телен онлайн өйрәнү курслары, аудиолар, видеолар, кызыклы тестлар, аудиолы һәм биремле әдәби әсәрләр кебек контент тупланган.

Болар – күп очракта татар телен мөстәкыйль рәвештә өйрәнер өчен булдырылган проектлар. Мәктәпләр өчен дә эчтәлек ягыннан сыйфатлы, балалар өчен кызыклы, заманча технологияләрне кулланып ясалган электрон платформалар әлегә юк.

azatliq.org

Просмотров: 756

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>