Дамир Исхаков: «Башкортның бер өлеше төркиләшкән угор, аларны манси дип тә язалар»

AI3I5050Без тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков белән Башкортстанның көнбатышындагы халык турында түгел, башка яклар — Пермь, Чиләбе, Курган өлкәләрендә яшәүче «ысын башкорттар» турында сөйләштек. Тарихчы бу төбәкләрдә төркиләшкән угорлар һәм кайбер сәбәпләр аркасында башкорт дип атала башлаган себер татарлары яши, ди.

Башкортстанның төньягындагы һәм Барда ягындагы башкортларның нигезе — төркиләшкән угор халкы

Свердлау өлкәсенең кайбер төбәкләрен Барда районы белән чагыштырып карарга була, чөнки андагы татар һәм башкортларның бер өлеше тарихи яктан Барда ягыннан чыккан. Шуңа күрә аларны Пермь башкортлары, Пермь татарлары дип карарга була.

Ә менә Барда ягын нык өйрәндем, хезмәтләрем дә бар, бик кызыклы ул. XVI гасырның 70нче елларында анда Трифон Вятский дигән бер рус миссионеры килеп эшли. Аның сакланган язмалары бар. Ул вакытта, аның сөйләве буенча, монда Тулва елгасы бассейнында остяклар яшәгән. Халыкны шулай ди — остяк.

Бу бит инде төркичә — иштәк, угорлар белән бәйле атама. Шуңа күрә галимнәр ул халыкны еш кына хантлар һәм мансилар дип тә язды.

Ләкин алар хантлар да, мансилар да түгел, башкортларның, шушы җирдә яшәгән төркиләрнең бер бабалары. Тикшереп карагач, боларның кенәзләре, ягъни элитасы боркыт кабиләсеннән булганлыгы ачыкланды. Ә боркыт кабиләсе — Алтай кабиләсеннән чыккан, Джучи белән бергә килгән төрки кабилә. Боркыт кабиләсе вәкилләре Джучи отрядларында була, Шебан белән бергә хәрәкәт иткәннәр. Боркыт кабиләсе хәтта Кырымга барып җитә. Себер ханлыгы кенәзләре шулар нәселеннән булган. Боркытлар Барда ягында гына түгел, Башкортстанның Бөре ягында, гомумән, төньягында очрыйлар. Документларда очрый.

Боркытлар Алтай ягыннан килгәч, монголлар белән бергә хәрәкәт иткәч, Алдын Урда татарлары булып чыга. Бу халыкның элитасы шулар булган. Боркытлар шунда — Барда ягында һәм хәзерге Башкортстанның төньягындагы җирле угорларны ассимиляцияләгәннәр. Һәм шул нигездә кайбер урыннарда Пермь татарлары барлыкка килгән. Кайбер урыннарда барлыкка килгән башкорт дип йөртелгән төркем.

Ә Тулва бассейнында яшәүчеләрне башкорт дип атау аларның Уфа өязенә керүләре белән бәйле. Чөнки атамалар һәр өязгә бәйле булган атамалар. Уфа өязендә башкорт төп төркем дип саналган, шуңа күрә башкорт дип язганнар да.

Хәлбуки, тарихи яктан караганда, аларны угор, элитасын Себер татарлары дип карарга да була.

Аларның телләре дә бераз үзенчәлекле. Ләкин аларның милли аңнарында башкорт дигән төшенчә бар хәзер дә. Ә болай экспедициягә йөргәндә шундый күренеш күзәтелә: Пермь ягында туп-туры гына милләт килеп чыкмый. Син кем дип сорасаң, Барда ягында «без бардалылар» диләр, ә Пермь ягындагыларны — Кунгур янындагыларын көнгерләр диләр. Шул бер үк халык, ике якка бүленеп йөриләр, аның милләте моның өстендә бер капкач кына.

Кызык мәсьәлә, моны алга таба да тикшерергә була. Әмма паспортлары буенча элек-электән Барда районындагы төп халык күпчелеге башкорт булып йөрде. Барысы да түгел! Мин әйткән боркыт кабиләсенең вәкилләре анда ике зур авылда яши, үзләрен гел татар дип яздырдылар.

- Килеп чыгышлары буенча карасак, алар ассимиляцияләшеп телен югалткан угор халкымы?

Әйе, нигезләрендә угорлар ята. Соңыннан алар өстенә төркиләр килеп утырган.

Курган, Чиләбе өлкәсендәге башкортлар — себер татарлары белән бер үк халык

- Ә Курган өлкәсендә кемнәр яши? Алар 1919 елда Кече Башкортостанга да кертелгән булган.

Курган, Чиләбене карасак, анда ситуация башкарак. Курган якларында анда «чын башкортлар» бар дип әйтик инде. Ул «чын башкортлар» дигәне дә кызык мәсьәлә. Аларның кабилә составын карый башласак, иң таралганы — Салҗыгыт кабиләсе, болар — монголлар. Аннан соң анда Табын кабиләсе бар, Алтайдан чыккан төркиләр. Аннан соң зур төркем — Катай. Катайлар борынгы киданьнарның калдыклары. Ягъни болар шулай ук монгол телле булганнар. Димәк, боларны Алтын Урданың чын татарларыннан барлыкка килгән төркем дип карарга була. Монголлар һәм төркиләр берләшкән төркем.

Алар соңыннан гына башкортка әйләнгән. Курганда яшәгән ике галим бу хакта хезмәт язды. XVI гасырда һәм хәтта XVII гасыр башында бу төркемнәр кайвакытта Уралның көнбатыш өлешендә йөргәннәр, кайвакытта Төмән ягына чыкканнар. Күчмә тормыш кичергәннәр. Шулай йөргәннәр һәм бер өлеше Төмән ягында калган. Анда калучылар себер татары булып йөри хәзер. Ә теге якта калганы — башкортка әйләнгән. Бер үк төркемнәр алар. Хәтта кабилә составында да охшашлык бар. Себер татарлары арасында зур төркем бар — Аялы. Алар башкортларда кабилә булып йөриләр, Айлы кабиләсе дип. Бер үк төркемнәр. Боларны хәзер без башкорт дип саныйбыз, чөнки алар үзләрен башкорт дип саный.

Шулай итеп, Курган ягындагы башкортлар тарихи яктан караганда башка тамырдан килеп чыккан. Болар иштәк түгел. Алар составында угор халыклары бик юк.

«Башкорт дигән атаманың нигезендә Мажгардия дигән венгр сүзе ята»

- Кайбер башкорт галимнәре Кол Галине Бүләр кабиләсеннән чыккан башкорт дип яза. Ул башкорт википедиясенә дә шулай дип кергән. Биләргә килгән Ибн Фадлан да башкортларны телгә ала. Кол Галинең башкорт булуы мөмкинме?

Монда бит башка бер мәсьәлә килеп чыга. Әйтик, 1320 елда Иоганка венгр дигән миссионер килә хәзерге башкортлар территориясенә һәм үзенең язмаларын калдыра. Ул бу территорияне «Бажгардия» дип атый. «Бажгардия» чынлыкта нәрсәне аңлата соң? Еш кына аны борынгы башкортлар атамасы белән бәйлиләр.

Әмма күп кенә атаклы тюркологлар бу сүзне венгрларның атамалары белән бәйли — мажгар. Төрки телләрдә «б» һәм «м» хәрефе сүз башында алышына ала. Шуңа күрә «Бажгардияне» «Мажгардия» дип карарга була. Ягъни бу Magna Hungaria — Бөек Венгрия дип йөртелгән, элеккеге угорлар яшәгән территориясенең биләмәсе булган. Шуңа күрә бу чынлыкта мин әйткән иштәкләрнең башкача атамасы гына. «Башкорт» дигән сүз дә шуннан килеп чыга. Ундүртенче йөздә биредә төркиләр дә булган, монголлар да очрый.

Иоганка венгр шушы территориядә хөкем итүче государь турында яза. Иң кызыгы шунда ки, 1320 елда андагы государь һәм якыннары инде мөселман булган. Ул бу территориянең Себер ягы белән бәйлелекләрен дә күрсәтә. Димәк, биредә электән килгән элемтәләр сакланган. Ул угорлар Себердә дә булган. Аларны бер төркем буларак бергә карарга кирәк.

Шуңа күрә «башкорт» дигән сүзнең һәм территория исеменең дә килеп чыгуын аңларга тиешбез. Башкорт дигән атама да географик төшенчә белән бәйле. Борынгы венгрлар яшәгән территория — «Мажгардия» — «Башкорт иле» дип атасаң була инде. Ләкин аның нигезендә венгр сүзе ята, һәм ул соңыннан географик төшенчәгә әйләнгән.

Менә бездә XIV гасырда инде чынлыкта болгарлар булмаган, ләкин территория Казан ханлыгы вакытында «Болгар иле» дип йөртелгән, шундый атама булган. Инде халык үзгәргән булган, әмма төшенчә калган. Этникон диләр мондый төшенчәне — территориягә бәйле рәвештә соңыннан халыкка да сеңгән, этнонимга әйләнгән.

 

«Ибн Фадлан телгә алган „башкортлар“ — угор халкы вәкилләре»

- Ибн Фадлан телгә алган кешеләр милләте буенча кемнәр?

Алар угорлар булганнар дип уйлыйм. Ибн Фадлан язган вакытта шушы угор төркемнәрен күз алдында тоткан.

- Болгар территориясендә яшәгән угорлар булып чыга, шулаймы?

Әйе.

- Аларның телләре кайчан үзгәреш кичерә, кайчан төркиләшә?

Кыпчаклар йогынтысында үзгәрә башлый, дип уйлыйм. XI гасырда көнчыгыш кыпчаклар күчә башлагач, монда бик күп даирәләрне кузгаталар, һәм Үзәк Азиядән зур төркемнәр килеп чыга. Аларны «кун», «коман» дип тә йөртәләр. Бер төркем була андагы Кай кабиләсе, алары иң ерактагылары. Аннары кыпчаклар үзләре дә булганнар, Кангылы һәм башкалар.

Бер легендар материал таптым, аңа аңлатма да бирдем. Ык бассейны тирәсенә һәм хәзерге Биләр шәһәре янына алар XI гасырда ук килеп җиткәннәр. Сугышлар да булган — Болгар белән алар арасында. Һәм бу төркемнәр соңыннан шунда калган.

Аларны исбатлау өчен ерак барасы юк. Башкортстанның көнбатышында алар белән бәйле шундый төркемнәр бар. Мәсәлән, «Кангылы» дигән төркем, төньяктарак «Байлар» төркеме, «Елан» дигән төркем. «Елан» дигән сүз — кай кабиләсенең башка исеме. «Кай» ул монголча елан дигән сүз.

Шунда ук күршедә башка исемнәр дә очрый. Мәсәлән, Уран. Хәтта Уран җыены да булган, анда 60лап авыл бәйрәм иткән. Ураннар һәм бу төркемнәр барысы да — шушы көнчыгыш кыпчак төркемнәре. Алар документлардан да яхшы билгеле. Хорезм, хәзерге Оренбург якларында яшәгәннәр. Башкаласы Оренбург урынындагы «Ак түбә» дигән шәһәр булган. Һәм шунда көнчыгыш кыпчакларның бер өлеше яшәгән.

Димәк, угорларның төркиләшүе шуларның йогынтысы нигезендә башланган. Алтын Урда чорында да бу процесс дәвам иткән. Моны Равиль Гомәрович Кузеев үз вакытында шактый тәфсилләп язган иде.

«Башкортларның бервакытта да үз дәүләтләре булмаган»

Казан ханлыгы чорында хәзерге Башкортстан җирләре кемгә буйсынган?

Башкортларның үз дәүләтләре бервакытта да булмаган. Теге борынгы венгрлар заманында бәлки булгандыр. Ә соңыннан алар гел башка халыклар кул астында яшәгән.

Башкортларның бервакытта да үз дәүләтләре булмаган. Теге борынгы венгрлар заманында бәлки булгандыр. Ә соңыннан алар гел башка халыклар кул астында яшәгән.

Менә бу татар ханлыклары яшәгән вакытта хәзерге Башкортстан территориясе өчкә бүленгән. Көньяк-көнбатыш нугайлар кулында булган. Дим буйларында да нугайлар йөргән. Ә көнбатыш һәм көньяк өлешләре Казан ханлыгы кулында булган. Казан ханлыгы вәкиле, контрольдә тотучы кенәз хәзерге Уфа урынында утырган. Башкортстанның төньягы да Казан ханына буйсынган, көнчыгыштарак өлеше — Себер ханлыгына.

Ул вакытта Башкортстан булмаган, Урал буе дип әйтсәк, дөрес булыр.

intertat.tatar

Просмотров: 850

Комментирование запрещено