Ирада Әюпова: «Зөләйха күзләрен ача» сериалын ябу үтенече сәнгать өчен файдага түгел

2c4d949c37c908e52c79b2ab[1]Гүзәл Яхинаның шул исемдәге романына нигезләнгән картина документальлеккә дәгъва кылмый һәм теләсә нинди сәхнә әсәре кебек үк чынбарлыкны иҗади күзаллау булып тора.

 Гүзәл Яхинаның романы буенча төшерелгән «Зөләйха күзләрен ача» сериалын ябу үтенече тулаем алганда сәнгатьтә тискәре чагылыш табарга мөмкин. Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова журналистларга шулай дип белдерде.

«Мин „Россия коммунистлары“ партиясе юллаган хатта белдерелгән позиция профессиональ сәнгать үсеше өчен зыянлы дип саныйм. Моның документаль фильм түгеллеген, сәнгать әсәренә нигезләнеп төшерелгән сериал икәнлеген барыбыз да аңлый. Теләсә нинди сәнгать әсәрендә авторның иҗади фантазиясе була», — дип искәртте Әюпова.

Әгәр иҗатка персонажларның яки тарихи вакыйгаларны сурәтләүнең дөреслеге-дөрес түгеллеге позициясеннән чыгып бәя бирсәң, бик тирәнгә керергә мөмкин, диде министр. Россия Конституциясендә билгеләнгәнчә, дәүләт (шул исәптән Мәдәният министрлыгы да) сәнгать кешеләре эшчәнлегенә тыкшынырга тиеш түгел.

«Мин ике ел ярым архивта эшләдем һәм документларның төп нөсхәләре белән таныштым. Минемчә, теләсә нинди тарихи вакыйганы кара яки ак дип кенә бәяләргә ярамый. Фильм ул хакта түгел, ул бәя бирми», — дип өстәде ул.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 925

2 комментариев

  1. Об этом помнят только те, чьи семьи пострадали в годы 1914-1953

  2. «Коммунисты России» бака боты кыстыра белә, инде. Халыкның таләбенә җавап бирсен ул министр!