Татарстан Дәүләт Советы депутаты «Зөләйха күзләрен ача» сериалына фикерен белдерде

архив+Камалетдинов+СаЗөләйха исеме татар хатын-кызының намус һәм абруе символы булып тора, дип саный Рамил Төхвәтуллин.

Татар халкында Зөләйха исеме милләтнең эчке кодына тегелгән, ә «Зөләйха күзләрен ача» сериалы герое, аның эчке дөньясы һәм гамәлләре бу образны җимерә, татар халкының горурлык кылларына тия. Ә бу күзгә күренми, әмма теләсә кайсы этнос өчен бик мөһим хис. «Татар-информ» корреспонденты белән VI чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, Камал театры актеры һәм кинорежиссер Рамил Төхвәтуллин әнә шундый фикер белән уртаклашты.

Актер Гүзәл Яхинаны әсәре сәяси технологияләр зонасына эләккән талантлы язучы дип атады. Әгәр дә төрле тәэсир тудырган роман экранлаштырылмаса, җәнҗаллар инде тынган булыр иде, дип саный депутат.

«Яхина әсәрен уку минем өчен җиңел һәм рәхәт иде, мин моны яхшы, сыйфатлы әдәбият укый торган кеше буларак әйтәм. Җәмгыятне тынычсызландыруны дәвам иткән роман идеологиясе белән мин риза түгел. Миңа калса, язучыны сценарийдан читләштергәннәр кебек, чөнки китап белән җитди аермалар бар», – диде Төхвәтуллин.

Сериал Татарстанда төшерелгән, анда татар халкының тормышы тасвирлана,шуңа күрә күп кеше детальләргә игътибар итә. Рамил Төхвәтуллин сүзләренә караганда, ул сериалга режиссер буларак та карый, чөнки ул үзе биш фильм иҗат иткән. Аның өчен идеология һәрвакыт төп мәсьәлә була – аны төшерүче әсәр белән нәрсә әйтергә тели.

 «Тарих күзлегеннән караганда хаталар шактый. Мин ул еллардагы вакыйгаларның ирекле һәм компетентсыз бирелүен күрдем, һәм сериалның «бәласе» нәкъ менә шуннан башлана да инде. Роман авторы буларак Яхинага карата дәгъвалар күп булган иде, әмма сериал чыккач, алар берничә тапкыр арткан. Хәзер, димәк, берәү дә канәгать калмаган инде», — диде әңгәмәдәш.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 2156

Один комментарий

  1. Зөләйха- бик борынгы исем. Сул, сал, цул, чул, зул, тул- болгар кабиләсенең аталмасы. Зәләй, Чулпан, Чулман, Залман исемнәре дә шул ук тамырдан. Себер татарлары «сал, сул» һәм Казан татарлары Яңа Сал кебек «сал» сүзе кергән авыллар шул бөек болгар кабилә халкы булырга тиеш.

    Зөләйха исеменең икенче тамыры «ләһ» сүзе. Борынгы перслар теленнән тәрҗемә итсәң «бөек, биек» сүзенә туры килә.
    Урысча «всевышний», выше которого нет ничего. Таковым является бог. Зули, сули- люди-боги. так их прозвали древние тюрки, за их знания астрономии, календаря, домостроения.
    Но не все так думали… В древней книге майя «Чилам Балам»
    записано, что пришли люди «зули», заставляют нас таскать камни, брёвна, строят пирамиды…Зули были даже в Мексике.