Милли музей «Борынгы Татарстан тарихы» экспозициясе белән онлайн таныштыра

news_28922Рухи дөньябызны баету өчен үзизоляция безгә бик зур мөмкинлекләр ачты. Бүгенге көндә без концертларны да, спектакльләрне дә онлайн карыйбыз. Милли музей да сезне онлайн-экскурсиягә чакыра.«Борынгы Татарстан тарихы» экспозициясе белән өйдән чыкмый гына да танышырга мөмкин.

«Борынгы Тарстан тарихы» экспозициясе хронологик яктан 40 меңьеллыкны үз эченә ала һәм Таш чорыннан алып I меңъеллык ахырына кадәр тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр тәкъдим итә. Таштан Эре Тимер гасырына күчүен күрсәтә.

Борынгы Татарстан тарихы — территорияне үстергән кешеләрнең тарихы, аның нигезе Идел һәм Кама елгалары.  

Экспозиция тематик принцип нигезендә төзелгән — аның оригинальлеге төп эшчәнлекне һәм көндәлек культураны үстерү аша төбәктәге борынгы халык тормышын күрсәтүдән тора. Кешенең әйләнә-тирә дөнья белән үзара бәйләнешен ачыклаучы темалар сайланды — «Кеше һәм әйләнә-тирә мохит», «Һөнәрләр дөньясы», «Өй һәм тышкы дөнья». Чын әйберләргә өстәп, өйләрнең һәм костюмнарның фәнни реконструкцияләре тәкъдим ителә.  

Онлайн-экскурсияләрне Милли музейның гыйльми хезмәткәре Евгения Зиланова үткәрә. Музейның Вконтакте рәсми аккаунтында экскурсияләрнең берничә сериясен инде карарга мөмкин.  

matbugat.ru

Просмотров: 2267

Комментирование запрещено