Илшат Әминов Щегловның «христианнарны кысалар» дигәнен экстремизмга тикшерүне сорый

adf98c0daf80fdd245f8556e74d1aabd«Семь дней» тапшыруында Әминев Щегловның чыгышын провокация дип атады.

 ТНВ каналының генераль директоры Илшат Әминов «Общество русской культуры» җитәкчесе Михаил Щегловның «христиан динендәгеләрне кысалар» дигән сүзләрен экстремизмга тикшерүне сорап, прокуратурага гариза язган. Бу мәгълүматне Әминев «Татар-информ» журналистына раслады.

Коронавирус булу сәбәпле православие храмнары ябылды. Моны «Общество русской культуры» оешмасы җитәкчесе Михаил Щеглов христиан динендәгеләрне кысу» дип гаепләп язды. «…православие храмнарын ябу кешеләрнең сәламәтлекләре турында кайгырту түгел, ә христиан динендәгеләрне кысу формасы булып күренә… Православ Россиянең үзәгендә христианнарны кысудан туктагыз», — дип язды Щеглов.

«Ничек шундый әйбер язарга була? Щеглов әфәнде, кайсы саташкан төшегездә Татарстанда православ христианнарны кысканны күрдегез? Бу мөрәҗәгать милли республикадагы тынычлык өчен куркыныч провакация дип уйлыйм. Өстәвенә, мондый авыр көннәр аркасында кешеләр өчен болай да кыен чакта», — ди Илшат Әминев «Семь дней» тапшыруында.

Илшат Әминев әйтүенчә, Щегловның «христианнарны кысу» турындагы мөрәҗәгатен күп кенә милләтчел басмалар Интернетта тараткан. «Ә бу вакытта православиенең чыннан да үзәгендә — Мәскәүдә дөрес карар кабул ителде: кешеләрнең гомерләрен саклау өчен Пасха бәйрәмен кешеләрне җыймыйча уздыру турында карар кабул ителде», — ди Әминев.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 858

Один комментарий

  1. Безнен мофтилэр аларнын пуплары белэн кочаклашып йорилэр ич, пасхада кагор да эчертмэделэр микэн эле… Салосын ашамаганнардыр анысы, э кулич бар ич эле… Бездэ кибет саен иде, кырылып алып бетергэннэр, мина житмэде дэ…