К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры тамашачыларына театрның алтын фондына кергән легендар спектакльләрен күрсәтүне дәвам итә.
21 апрель «Ничек кияүгә чыгарга?» / «Как выйти замуж?»;
23 апрель «Өметсез хыяллар» / «Несбывшиеся мечты»;
25 апрель «Гайфи бабай, өйлән давай!» / «Гайфи бабай, женись давай!».
Шулай ук күпләрегез яратып өлгергән «Шигъри мизгел», «Тәмле сәгатьтә», «Сорау-Җавап» һ.б. кызыклы рубрикалар белән дә сөендереп тора! Бу атна исә чараларга аеруча бай булачак. 26 нчы апрель татар халкының бөек улы — Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, Тинчурин театры «Тукай көне» дип аталган әдәби-музыкаль чаралар тәкъдим итә! Театрның рәсми аккаунтларыннан Габдулла Тукайның шигырь-җырларыннан үрелеп барган махсус чыгарылышларны күзәтеп барырга онытмагыз!
Просмотров: 813