«Без укучыларыбыз өчен тырышабыз»

Резванова3119 апрельдә Россиядә полиграфия көнен билгеләп үттеләр. Технологияләр заманы булса да, күпләр әле басма мәгълүмат чараларына өстенлек бирә. Чынлап та, кичен җайлы кәнәфигә утырып, типография буявы исе аңкып торган газета яисә саллы журналны энәсеннән җебенә кадәр укып чыгудан да ләззәтлерәк нәрсә бармы икән?! Яшь кызлар да бизәнү әйберләре, кием-салым каталогларының басма вариантын яраталар икән. Аларның күбесендә хушбуй исен иснәп карарга да була. Интернетта андый мөмкинлек юк. “Газета-журналлар, реклама баннерлары, плакатлар — болар барысы да полиграфия продукциясе. Киләчәктә дә басма мәгълүмат чараларына ихтыяҗ булачак, интернет аларны беркайчан да кысрыклап чыгара алмас. Мәсәлән, өйдә телевизор бар дип, кешеләр кинотеатрга, театрга йөрми тормыйлар бит. Монда да шулай”, — дип сөйли Новокуйбышевск шәһәрендәге медиа-төркем җитәкчесе Гөлнара Резванова. Нәшрият өлкәсендә 19 еллык тәҗрибәсе булган ханым бу теманы бик яхшы белә.

Гөлнара Дамир кызы Рез­ванова тумышы белән Ульян өлкәсенең Иске Кулатка рай­оны Усть-Кулатка авылыннан. Әти­се Дамир — төзелеш кранында, әнисе Нурия мәктәптә эшлиләр. Гөлнара да әнисе эзеннән китеп, укытучы һөнәрен сайлый, институттан соң өч ел чамасы Иске Кулатка районы Зарыклы авылы мәктәбен­дә рус теле укыта. Тормышка чыккач, ире Нәзыйф белән Тольяттига барып урнашалар. Шәһәрдә Гөлнараның тормыш приоритетлары үзгәрә дә куя. Энергиясе ташып торган яшь ханым, декрет ялын­нан соң кабат укы­тучы өстәле артына кайтырга теләми. Ул үзен башка юнәлештә сынап карарга була һәм Мәскәүнең зур бер нәшриятының Тольяттидагы фи­лиалына урнаша. Беренче көн­нәрдә кыен булса да, яңа вазифаларны Гөлнара бик тиз үзләштерә, ә бераз эшләгәннән соң, аның урыны нәкъ шушында булуына ина­на. “Бу оешма ми­ңа нәшрият өлкәсендә эш­ләп китү өчен бик яхшы мәктәп булды. Хезмәтемне тиз һәм сыйфатлы итеп башкарырга, үз вакытымны, йөкләнгән бурычларны үтәү срокларын планлаштырырга, мөмкинлекләремне бәяләргә өй­рәтте, үсәргә мөмкинлек бир­де”, — дип искә ала Гөлнара ханым.

2006 елда Гөлнара Дамир кызы оешма филиаллары ара­сында иң яхшы хезмәткәр бу­лып таныла. Ә бераздан Тольят­ти “Медиа-Старс” нәшрия­тының учредителе булып теркәлә.

Тормыш юллары Резва­новлар гаиләсен Новокуй­бы­шевскка китергәч тә, Гөл­нара кайсы юнәлештә эш эзләргә дип баш ватмый, нәшрият бизнесын сайлый. Ул шәһәр халкы һәм реклама бирүчеләр арасында бик тиз популярлык яулаган “Like Nsk” журналын  чыгара башлый. Ә биш елдан соң аның исемен “Приоритет”ка үзгәртәләр.

Бүген Гөлнара Резванова алты басманы үз эченә алган, YouTube-каналы, ин­тер­нет сайты, “Минем шә­һәр» дип аталган мобиль ку­шым­тасы булган, массакүләм мәгълүмат кырында лаеклы урын алып торучы медиа-төркем җитәкчесе. Оешма хезмәткәрләре реклама ком­панияләренең алдынгы тәҗ­рибәсен өйрәнәләр, про­фес­сиональ күргәзмәләрдә даи­ми катнашалар, регионда кызыклы презентацияләр һәм чаралар уздырып торалар. Тәҗрибәле җитәкче, оста оештыручы буларак, Гөлнара Дамир кы­зы, реклама бирүчегә нәрсә кирәген тоемлап, клиентлар­ның ихтыяҗларын канәгатьләндерә белә.

Мәсәлән, шул ук “Приори­тет” журналы новокуйбышевлы­лар­га шәһәрдә узачак яисә узган чаралар турында сөйли, шә­һәрнең искиткеч кешеләре белән таныштыра. Ә “Товарлар һәм хезмәт күрсәтү буенча гид” белешмәсендә торак-ком­­муналь хезмәт күрсәтү оешмалары, хакимият орган­нары, авария хезмәтләре ке­бек җирле халыкка мөһим оеш­маларның контактлары, агым­дагы елда кабул ителгән законнардагы үзгәрешләр ту­рында мәкаләләр, киңәшләр һәм яңалыклар бастырыла.

- “Самара өлкәсендә эш­лән­гән” дип аталган белешмә безнең яңалык, дип әйтер идем. Анда регионның иң яхшы җи­тештерүчеләре исемлеге бастырыла, — дип сөйли Гөл­нара Дамир кызы.

Җитәкче “Самара өлкәсендә ял һәм туризм буенча гид” дип аталган белешмәсе турында да горурланып сөйли. Анда регионыбызның туристик юнә­лешләре һәм ял төрләре, ку­нак­ханәләр һәм рестораннар, кы­зыклы программалар урын ала.

- Самара өлкәсе искиткеч матур табигать почмагында урнашкан. Санаторийлар, пан­сионатлар, ял итү базалары Кара диңгез буендагылардан бер дә калышмый. Ә без аннан файдалана белмибез. Белеш­мәбез халыкка үзе­без­нең регионда кайда һәм ничек ял итеп булуы турында сөйли. Белешмәгә материал әзер­ләгәндә “Приоритет” ме­диа-төркеме хезмәткәрләре ба­рысын да үз күзләре белән күреп, ял шартлары белән таны­шып кайталар, — дип сөйли җитәкче.

Соңгы вакытта авыл ту­ризмы популярлашуын истә тотып, өлкәбездә туристларны җәлеп итәрлек урыннарны да барлаган ул. Камышлы районы Байтуган авылындагы “Әлифба” музее, Похвистнево районының Гали авылындагы “Җайлы авыл” турист комплексы турында да ишеткәне бар икән. Самара өлкәсенең туризм департаменты белән элемтәгә кереп, бу урыннарны туристлар маршрутына кертү мәсьәләсен күтәрәчәге турында белдерде Гөлнара ханым. “Бу башка милләт халыкларын Самара татарлары тормышы, гореф-гадәтләре, мәдәнияте белән таныштырырга да мөмкинлек бирәчәк”.

Максатчан, яңадан-яңа идея­ләр уйлап чыгаручы Гөл­нара Дамир кызына карап: “Бу ачык йөзле, мөлаем ханым кайдан шулкадәр илһам һәм көч алып яши икән?” – дип хәйран каласың. “Моның бернинди се­ре дә юк. Яраткан ирем Нә­зыйф, кызым Динара һәм улым Илназ миңа рухи көч өстиләр. Өйдә татулык, тынычлык, аң­лашучанлык булмаса, ха­тын-кыз дәрәҗәләргә ирешә алмый. Тормыш иптәшем мине аңлый, кирәккәндә ярдәм кулы сузарга әзер тора. Бүгенге уңышларымда аның өлеше зурдан”, — дип уңыш серләре бе­лән уртаклашты Гөлнара ханым.

Ул кул кушырып утырырга яратмый, төп эшеннән соң иҗтимагый эшләр белән дә шөгыльләнә — 2013 елдан бирле Новокуйбышевск шәһәр округы эшкуарлыгына ярдәм итү советы әгъзасы. Гөлнара ел саен үткәрелеп килүче «Бергәләп игелек кылыйк» хәйрия акциясендә катнашмый калмый. Шәхси сыйфатлары, профессиональлеге һәм эш­леклелеге аңа “Ел хатын-кызы-2018” бәйгесенең “Эшлекле хатын-кыз” номинациясендә җиңү яуларга ярдәм иткән.

- Шулай да “Приоритет” ме­диа-төркеме проектлары минем өчен беренче урында. Әл­бәттә, бүген электрон бас­маларга көндәш була алыр­лык сый­фатлы поли­графия продукциясен җитеш­терү җиңел түгел. Күп­ме мәгълүмат җыярга, текст һәм график материалны җен­текләп сайларга, дизайнны эшләргә кирәк! Моның өчен мин хезмәттәшләрем коман­дасына бик рәхмәтлемен. Алар барысы да һөнәр осталары. Без бергәләшеп шәһәр халкы өчен мөһим һәм файдалы проектларны гамәлгә ашы­рабыз, — дип елмая Гөлнара Резванова.

“Приоритет” медиа-төркемен һәм полиграфия өлкәсендә эшләүче барлык хезмәт иялә­рен һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелдән котлап, киләчәктә дә иҗади уңышлар һәм тугры укучылар теләп калабыз.

Алия АРСЛАНОВА.

 «Бердәмлек»

 

Просмотров: 901

Комментирование запрещено