Ваһапов фестиваленең туган көненә — 200 000 тамашачы!

news_28944Рәшит Ваһапов исемендәге фестивальнең туган көне. Моннан 16 ел элек, 2004 елның 21 апрелендә Тинчурин театрында Ваһаповфестның беренче концерты үтте.

Шушы еллар эчендә Ваһапов фестивале Россиянең 49 төбәгендә, дөньяның 15 илендә булды. Меңләгән концерт үткәрде, дистәләгән җырчыны зур сәхнәгә чыгарды. 

Ел саен фестиваль үзенең туган көнен БКЗ сәхнәсендә гала-концерт белән билгеләп үтә иде. Быел да ваһаповчылар югалып калмады. Нәкъ менә туган көне алдыннан, 19 апрельдә #айдадомой сериясе кысаларында, Татарстан Республикасының рәсми аккаунтларында онлайн-концерт оештырды. Фестиваль лауреатлары Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Рәнис Габбазов, Зәлилә катнашкан әлеге концертны 205 000 тамашачы карады. 

  «Безнең концертларда әлегә моның кадәр тамашачының катнашканы юк иде, туган көнгә шәп бүләк булды бу», — ди Ваһаповфестның генераль директоры Рифат Фәттахов. Туган көнегез белән сезне, ваһаповчылар!  

Ә бу фотосурәтләрдә — 16 ел элек узган беренче концерт мизгелләре. Илһам абый, Фәридә апа, Туфан абый… Чын тарих! 

 matbugat.ru

Просмотров: 751

Комментирование запрещено