Натфуллин «Зөләйха күзләрен ача» сериалы турында: Тулаем алганда, хис-тойгылар яхшы / Натфуллин о сериале «Зулейха открывает глаза»: В целом впечатления хорошие

михаил+захоров+2Сериал телеэкраннарга чыкканнан соң Гүзәл Яхина романының популярлыгы тагын да артачак, ди ТР мәдәният министры урынбасары.

Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Зөләйха күзләрен ача» сериалының кайбер эпизодларын караганнан соң әлеге фильм калдырган уңай хис-кичерешләре белән уртаклашты.

«Мин үз фикеремне генә белдерәм, чөнки хәзер фикерләр шактый күп… Мин ике серияне карадым, әгәр тулаем алсак, сериалга өстәлгән һәм китапта булмаган эпизодлар да бар… Тулаем алганда, сериал яхшы хис-тойгылар калдырды», — дип искәртте ул.

ТР мәдәният министры урынбасары телесериалны иҗади хезмәт дип саный, анда фантазиягә һәрвакыт урын бар.

«Сериалны караган кешедә аның китабын уку теләге дә уяначак», — дип өстәде спикер.

Дамир Натфуллин үзе Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романын рус һәм татар телләрендә укыган.

tatar-inform.tatar

***

После выхода сериала вырастет и популярность романа Гузель Яхиной, уверен замглавы Минкультуры РТ.

Заместитель министра культуры Татарстана Дамир Натфуллин поделился положительными впечатлениями, которые остались у него после просмотра пары эпизодов сериала «Зулейха открывает глаза», на пресс-конференции в ИА «Татар-информ».

«Я озвучу лично свое мнение, потому что мнений сейчас достаточно много… Я посмотрел две серии, если брать целиком, то в принципе есть моменты, которые добавлены и которых нет в книге… В целом впечатления от сериала достаточно хорошие», – отметил он.

Телесериал заместитель министра культуры РТ считает творческим трудом, в котором всегда имеет место художественный вымысел.

«Тот, кто посмотрел этот сериал, обязательно захочет прочитать и книжный вариант», – добавил спикер.

Сам Дамир Натфуллин прочитал роман Гузель Яхиной «Зулейха открывает глаза» на русском и татарском языках. 

tatar-inform.ru

 

Просмотров: 805

Комментирование запрещено