Самара кызы Казанда да сынатмый

Азалия фото1Соңгы елларда Казан по­пуляр туристик юнәлешкә әве­релде. Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләр­дән килгән кунакларны Ка­зан кирмәне, Сөембикә мана­расы, Кол Шәриф мә­чете, Бауман урамы һәм башка истәлекле, тарихи урын­нар җәлеп итә. “Кремль терри­ториясендә урнашкан «Казан-Эрмитаж» күргәзмәләр үзә­гендә шәһәребезнең кунак­лары өчен көн саен экскур­сияләр уздырыла”, — дип сөй­ли экскурсовод Азалия ШӘРӘФЕТДИНОВА.

Азалия – Самара кызы. Шәһәрнең 90 санлы гомум­белем бирү һәм 4 санлы сәнгать мәктәпләрен бишле билгеләренә генә тәмамлап, Казанның мәдәният инс­ти­тутына укырга кергән. Бүген ул “Сурәтләү сәнгате культурасы” (“Художественная культура изо­бразительных искусств”) фа­культетының 2нче курсында бе­лем ала.

- Азалия, ә син ничек экс­курсияләр уздыра башла­дың соң?

- Доцентыбыз, сәнгать бе­леме кандидаты Ирина Фаикъ кызы Лобашева алып барган “Сәнгать тарихы” курсларын узарга насыйп булды. Мө­галлимәбез тырышлыгымны, яңа белемнәргә омтылышымны күргәндер инде. Студентлар арасыннан «Казан-Эрмитаж» күргәзмәләр үзәгенә экс­кур­сияләр уздыручыларны җыю­ларын ишеткәч, мине тәкъдим иткән. Миңа бәхет елмайды, дип уйлыйм. Гадәттә, анда “Сәнгать белеме” (Искусствове­дение) факультетларында уку­чыларны алалар. Менә ярты елдан артык, хезмәт килешүе нигезендә, экскурсовод булып эшлим.

- Яңа юнәлешкә кереп ки­түе авыр булгандыр?

- Моның өчен сайлап алу туры узарга, “Сәнгать белеме” буенча имтихан тотарга туры килде. Шуннан соң гына мине яңа ачылган «Матисс. Пикассо. Шагал… Эрмитаж җыентыгында 1910 — 1940 еллардагы Көн­батыш Европа сәнгате” күр­гәз­мәсенә эксурсовод итеп куйдылар. Бу тема буенча бик күп китаплар укыдым, туристларга кызыклы булырлык экскурсия программасы да төзедем.

- Чит ил туристлары белән ничек аралашасың, Азалия?

- Әлегә «Казан-Эрмитаж» күргәзмәләр үзәгендә экс­курсияләр рус һәм татар телендә генә алып барыла, чит ил туристлары үзләренең тәрҗемәчеләре белән киләләр.

Әлбәттә, экскурсияләр алып баручылар берничә тел бе­лергә тиеш. Мин дә француз теле (аны мәктәптә өйрәнган идем) курсларына язылдым. Кайбер делегацияләр өчен татарча экскурсияләр уз­ды­рырга кирәк, шуңа ана телен дә шомартам. Гомумән, Ка­занда күп оешмаларда эшкә урнашучыларның татар телен белү дәрәҗәсенә игътибар итәләр.

- Күпләр Эрмитажны Санкт-Петербургта гына бар дип уйлыйлар…

- Казандагы күргәзмә үзәге — Дәүләт Эрмитажының беренче филиалы. Ул 2005 елның августында Казанның 1000 еллыгы кысаларында ачыла. “Эрмитаж-Казан” үзәгендә Пе­тербург коллекциясенең бер өлеше куелган, ә ярты ел саен билгеле бер тематикага багышланган вакытлы күргәз­мәләр дә уза.

«Эрмитаж-Казан» үзәген­дә экспозиция заллары, компью­тер класслары, лекция һәм конференция заллары бар. Күргәзмәләргә сынлы сәнгать, графика, декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре, тарихи һәм мәдәни коллекцияләр куела. Көн саен экскурсияләр, нинди дә булса чаралар уздырылып тора. Балалар өчен дә кызыклы программалар каралган.

- Санкт-Петербургтагы Эр­митажда булганың бармы?

- Узган елда анда булдым. Тик бөтен экспонатлар, күр­гәзмәләр белән танышу өчен бер атна вакыт та җитмәс, мөгаен. Әмма илебезнең Төньяк башкаласында турист­лар да күбрәк, бер залда берьюлы берничә төркем өчен экскурсияләр барганын күрдем. Бу музей хезмәткәрләренә дә, килгән кешеләр өчен дә уңайсызлык тудыра. «Казан-Эрмитаж» күргәзмәләр үзә­генең заллары бик зур түгел. Минемчә, бу бик җайлы. Экс­курсияләр туристлар төр­кем­нә­ре очрашмаслык итеп төзелгән.

- Бүген музей ишекләре ябыктыр инде?

- Әйе, илдәге санитар-эпидемиологик вазгыяте сә­бәпле, күргәзмәләр үзәге әле­гә эшләми. Шулай да «ВКонтакте» һәм «Инстаграм» социаль челтәрләрдә онлайн-экскурсияләр алып барыла. Мин дә әлегә Самарада, әти-әнием янында ял итәм.

- Азалия, киләчәктә рәс­саммы әллә экскурсоводмы булырга телисең?

- Әлегә төгәл әйтә алмыйм. Ә менә “Сәнгать белеме” буенча югары белем алу теләге бар. Мөмкинлек булса, бу хыялымны чынга ашырырмын, дип уйлыйм.

«Казан-Эрмитаж» күргәз­мәләр үзәгенең “Тәкъдимнәр һәм бәяләмәләр китабы”нда  минем турыда дистәгә якын мактау сүзләре язылган. Кунак­ларыбызның канәгать калуы иңнәремә канат куйгандай була, тагын да тырышыбрак эшлисе килә.

Әле менә өйдә булсам да, Казанны, курсташларымны, хез­­мәт­тәшләремне сагы­нам.  Аллаһы теләсә, корона­ви­рус пандемиясе узгач, кабат ярат­кан эшемә кайтып, экс­курсияләр уздыра башлая­чакмын. Күргәзмәләр үзәгенә самаралыларны да көтеп калам. Рәхим итегез, якташлар!

fjrPBmDHzvYreXC1Rvuivg

Әңгәмәдәш — Алия АРСЛАНОВА.

 «Бердәмлек»

Просмотров: 1138

Комментирование запрещено