Татарстанда пандемия вакытында Республика ифтары узачак

14C95FDD-5E73-469C-9714-B00548ADC79F_w1023_r1_sТатарстан Диния назарәте аны «100-еллык ифтары» исеме белән оештыра. Чарада 30 000 кеше колачакланачак дип әйтелә. Ул бер ай буена дәвам итәчәк.

Татарстан мөселманнарының диния назарәте пандемия аркасында VIII Республикакүләм ифтар чарасы форматын үзгәртә. Ифтар ризыклары өйгә китереп биреләчәк. Ифтар ланч-бокслары бары тик мохтаҗларга гына таратылачак. Бу хакта назарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә. Ифтар ризыклары бары тик мохтаҗларга гына тапшырылачак.

Ул аерым көнне түгел, ә ае буена дәвам итәчәк. Бу чараны уздыруда үз өлешен кертергә теләгән кешеләр акчалата ярдәмне 7715 кыска номерына «ИФТАР буш ара СУММА» тәртибендәге текст белән җибәрә ала. Мисал өчен, ИФТАР 300 дип аңлатыла.

Ифтар ризыгы көн саен «Ак Барс Арена» стадионы, «Туган авылым» милли-туристик комплексы территориясендә махсус тартмаларга тутырылачак һәм көн саен 1000 мохтаҗ кешегә адреслар нигезендә тапшырылачак. Исемлек «Зәкәт» хәйрия фонды, район һәм Казан мөхтәсибәтләре нигезендә төзелә. Һәр көнне ифтар җыелмаларын мөхтәсибәтләр вәкиле килеп алачак, аларны үз җирлегендәге кешеләргә өләшәчәк.

Ризык әзерләгәндә һәм аларны китереп тапшырганда оештыручылар коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау өчен Роспотребнадзор тарафыннан тәкъдим ителгән барлык чараларны да күреләчәк дип ышандырыла.

Моңа кадәр Татарстанның республикакүләм ифтар чарасы «Ак барс арена», «Теннис үзәгендә уза иде. Ел саен анда катнашучылар саны артып барды. Узган елны бер кичтә берьюлы 15 мең кеше авыз ача алды.

azatliq.org

Просмотров: 840

Комментирование запрещено