Ил батырлары туган ул чакта…

F2G2OAk3eiE1Бөек Ватан сугышы — кешелек тарихында иң канкойгыч сугышларның берсе. Ул миллионлаган кешене корбан итеп, һәр гаиләгә кайгы-хәсрәт китерде. Күпме егетләр-кызлар, апа-абыйлар, әби-бабайлар фронтта, тылда, үз-үзләрен жәлләмичә, илне фашистлардан азат итү эшенә үз өлешләрен керттеләр. Аларның батырлыкларын истә тотып, ел саен Бөек Җиңүне бәйрәм итү — мактауга лаек. “Үлемсез полк” акциясен уздыру да, матур гадәткә әверелеп, халыкны берләштерүгә ярдәм итә, җиңүчеләрнең нәсел-нәсәбендә патриотизм һәм горурлык хисләре тәрбияли.

Шенталы районының Денис авылыннан Бөек Ватан су­гышына 500дән артык кеше киткән, яртысыннан күбесе һәлак булган, бер өлеше хәбәрсез югалган. Яу кырында ятып калучылар арасында әтиемнең энесе Закир абый да бар. Ә менә әтиебез Харис Сафа улы Гәрәевка һәм сугышта санитарка булып хезмәт ит­кән сеңелесе Минсарага исән-имин кайтырга насыйп була.

Сугыш башлангач, әтине туган авылы мәктәбенә укытучы итеп билгелиләр. Ә 1941 елның  6 октябрендә аңа да сугышка китәргә повестка килә, ноябрь — декабрь айларында ул инде Көнбатыш фронтының 1164нче укчы дивизиясе составында сугышта катнаша, шул ук елның 31 декабрендә, аягына снаряд кыйпылчыгы эләгеп, каты яралана. Тамбов һәм Сердобск госпитальләрендә дәвалана. Үз хәленә кергәч, Харис Гәрәев Ульяновскида элемтәчеләр курслары тәмамлый һәм Щорс исемендәге 45нче укчы дивизиягә алына.

1942 елның августында дивизияне Сталинград өчен барган сугышка җибәрәләр. Әтинең сөйләве буенча, ул катнашкан иң каты бәрелеш Трактор заводы янындагы Күмер тау өчен бар­ган.

Әтием язып калдырган истәлекләрне хәтта укырга да авыр. Шулай да мин аларны “Бердәмлек” газетасы укучыларына тәкъдим итәргә булдым. Яшь буын кешеләре сугышның нәрсә икә­нен белсен, Җир шарында сугышлар булдырмаска тырыш­сын иде.

“Хәтерләвемчә, 45 санлы Щорс исемендәге укчы дивизия 1939 елда Новгород-Волынск шәһәрендә оештырылган. Ә Бөек Ватан сугышы башлангач, башта Воронеж, ә 1942 елда Ульяновск өлкәсенең Барыш бистәсендә  тулыландырылган. Сталинград сугышында диви­зиябез 62нче армия сос­тавында катнашты. Бу армия  генерал Василий Чуйков коман­дованиесе астында иде.

Мин бу дивизиядә 1942 ел­ның августыннан башлап 178нче артиллерия полкының элем­тә бүлекчәсен (7нче ба­та­рея, 3нче дивизион) җитәк­ләдем.

Дивизия Сталинградка 1942 елның октябрендә барып җитте, артиллерия полкы Иделнең сул ягында, заводларга каршы урнашты. Ә җәяүле гаскәр, Идел­не кичеп, шундук сугышка ыргылды.

Сталинградка барганда, Ка­пустин Яр, Каменный Яр кебек авылларны уздык. Күренгән урын­нарда зур хәрефләр бе­лән: “Ни шагу назад!”, “Назад доро­ги нет!” дип язылган шигарьләрне күреп,  солдатлар: «Һәлак бул­ганчы яисә дошманны җиңгән­че сугышырга туры киләчәк», — дип сөйләнделәр. Шулай, мо­раль яктан әзер булып, сугышка кердек.

Җиденче һәм сигезенче батареяләр, ут астында окоп­лар казып, зур авырлыклар белән янәшәдәге позицияләрне алдылар. Без, элемтәчеләр, әрәмәлек һәм Идел кушылдыгы аркылы үтеп, күзәтү үзәге белән элемтә булдырдык. Арабыздан берәү, бомба кыйпылчыгы белән яраланып, һәлак булды. Адым саен кеше мәетләре, атлар җәсәде, снарядларның буш тартмалары, янган һәм шартлаган фургоннар таралып ята. Билгеле булганча, сугыш вакытында элемтә линияләре еш  өзелә, ә элемтәчеләрнең эше — өзелгән чыбыкны тиз арада ялгау. Күп очракта безгә тоташ ут астында эшләргә туры килә иде.

2нче дивизия Волгоградның “Трактор”, “Баррикада” һәм “Кызыл Октябрь” заводлары өчен сугышты. Капитан Михаил Бо­былев җитәкчелегендә без, элемтәчеләр, артиллерия утын дошманның стратегик объ­ектларына төгәл юнәлтеп, Сталинградны алуга үз өле­шебезне керттек.

Коточкыч күренешләр әле дә хәтеремдә. Ач солдатларга үләксә ите ашарга туры килде — снаряд тиеп, һәлак булган атлар, Идел ярында аунап ят­кан сасы балык, черек бәрәңге дә үтә иде. Бераздан сугышчы­лар бетли дә башладылар. Бер­ва­кыт шулай землянкада мич янында җылынып утырабыз. Сергей Шутов исемле бер иптәшебез: “Эх, мунча керәсе иде!” – дип кашына, ә Павел Про­воторов эчке күлмәген салган да кызган мич торбасына куеп үтүкли-үтүкли: “Мин сезне хәзер тәмугка җибәрәм!” — дип сөйләнә, гимнастерка бөр­мәләренә качкан бетләрне кыз­дыра, ә Илья Сизиков: “Су­гыш беткәч, Гитлерны бет тулы ләгәнгә утыртырбыз да, кашына алмасын өчен, кул­ларын бәйләп куярбыз”, — дип мыгырдана-мыгырдана, мич тор­басына чират тора… Ач­лык, җаннарыбызга үтеп кергән салкын, ял-йокысыз газап чи­гүләр дә сугышчыларның рухын сындырмадылар, ки­ре­сенчә, дошманга карата нәфрәт уянды, кыенлыклар без­не бер­ләштерде, җиңү теләге уятты.

1942 елның 19 ноябрендә безнең гаскәрләр, гомум һө­җүмгә кушылып, берничә көн­нән дошманнарны чолга­нышка алдылар. Югалтулар бездә дә, дошманда да күп иде. Шәһәр эчендә һәр йорт өчен каты сугыш барды.

Тора-бара авиация, танклар, машиналар гөрелдәгән та­вышка, бомбалар, снарядлар шартлавына, мылтыклар, авто­матлар чытырдавына сугыш­чылар күнектеләр. Чолга­нышта калган Паулюс командо­вание­сендәге 6нчы “СС” армиясенең дәрәҗәсе көннән-көн төште, ә безнең гаскәрләрнең хәле яхшыра барды.

1942 елның декабрендә — 1943 елның январенда фа­шистлар армиясендә ачлык башланды. Аларга само­лет­лар белән ашам­лыклар, снарядлар ки­тереп, парашютлар белән төшерәләр, әмма аларның кү­бесе безнең гаскәрләр кулына эләгә иде. Моның сере шунда ки, очкычлар гөрелди башлау бе­лән әсирлеккә алынган немец­лар­ның ракетницаларыннан сиг­нал бирелә һәм, немец лет­чик­лары сигналны күреп, йөк­лә­рен безнекеләр ягына ыргы­талар.

Шулай да, кыенлыклар бул­мады түгел. 76 миллиметрлы пуш­каларны җигүле атлар ярдә­мендә күчереп йөртәләр иде. Атлар, бомбежкага эләгеп һә­лак булгач, батальон коман­диры һәм тупчылар, җигелеп, пушкаларны урыннан-урынга үзләре күчереп йөртергә мәҗ­бүр булдылар. 1943 елның фев­раль башында элемтәчеләр Яськов һәм Ибраһимов һәлак булдылар.

Шундый корбаннар һәм кыенлыклар булуына кара­мас­тан, без чигенмәдек, дошман гаскәрләренең күп өлешен тар-мар иттек, ә фельдмаршал Пау­люс һәм аның гаскәрләре калдыклары 1943 елның 2 февралендә әсирлеккә төште.

Июльгә кадәр дивизия Северный Донец елгасы буенда ял итте, җитешмәгән техника һәм яңа сугышчылар белән тулыланды, яшь солдатларны сугыш алымнарына өйрәтү көне-төне барды. 1943 елның маенда безнең 178нче артиллерия полкының исеме — 157нче гвардия артиллерия полкы, 45нче укчы дивизия — 74нче гвардия укчы дивизиясе, ә 62нче армия — 8нче гвардия армиясе дип аталды. Бу исемнәр Сталинград сугышында  6нчы “СС” армиясен җиңүдә күрсәт­кән батырлык өчен бирелде.

1943 елның июлендә 74нче гвардия укчы дивизиясе, дош­маннар оборонасын өзеп, Северный Донец елгасын кичеп чыкты һәм Барвенково шәһәрен азат итте.

Дивизия 1943 елның көзендә һәм 1944 елның кышында 3нче Украина фронты составында Донбассны азат итүдә катнаш­ты. Дошманнар, Сталинградта җи­ңелүгә карамастан, әле дә көчле иде. Паулюс армиясе урынына яңартылган 6нчы “СС” армиясе барлыкка килде. Анда немецлар вафат булган, пленга алынган фашистларның улларын, оныкларын, туган­нарын җыеп туплаганнар. Яңартылган армия составында дошманнарга сатылган генерал-лейтенант Власов армиясе дә бар иде. Аларны үч алучылар дип атадылар.

Дошманнарның һәр ка­рыш җиргә теше-тырнагы бе­лән ябышып каршылык күр­сәтүенә карамастан, безнең гвардиячеләр батырларча кө­рәштеләр һәм дошманны җиңеп чыктылар.

1944 елның февралендә 74нче укчы дивизиясенең 226нчы, 236нчы полклары һәм 157нче артиллерия пол­кы Днепропетровск өлкәсе Большая Костромка районы өчен сугыштылар. Авыр шарт­ларда ике атнадан артык дошманнарның ярсулы һө­җүменә каршы торырга туры килде. 7нче батарея, алга узып, алгы траншеягә төшеп урнашты. Төнлә дошманнар аларны “капчыкка бәйләмәкче” булып, постта торучы сакчыны үтерделәр. Безнекеләр, тревога күтәреп,  барлык кораллардан ут ачтылар. Бу операцияне лейтенант Туманяц җитәкләде. Дошман һөҗүмен кире кай­тарып, ике фашист пленга алынды. Кызганычка, капитан Белый батырларча һәлак бул­ды, ә элемтәчеләр Чередни­ков — авыр яраланды, Ивашкевич һәм тагын бер разведчик хәбәр­сез югалдылар.

Дивизия, Днепр елгасы аша чыгып, дошманнарның “Приют” районындагы оборонасын җи­мерде, Апостолово шәһәрен штурмлады, Ингулец-Ингул, Южный Буг, Днестр елгаларын кичте. Кичү вакытында без күп сугышчыларыбызны югалттык.

1944 елның июленнән без­нең 8нче гвардия  Беренче Бело­рус фронты составына керде. 74нче гвардия укчы дивизия Ковель шәһәренең көнбатыш ягында фашистлар оборонасын өзүдә, Варшава шәһәрен азат итүдә катнашты, Висла елгасын кичеп, Польшаның Лодзь шә­һәрен азат итте. 1945 елның 23 январеннан 22 февраленә кадәр Познань шәһәре янында фашистлар төркемен тар-мар итүдә көч куйды.

Шушы районда кечкенә генә “концерт” күрсәтүебез искә төшә. 22 январьда дош­маннар безнең колоннага ике танк белән көтелмәгән һө­җүм ясадылар. Безнең 7нче батарея атларга җигелгән 76 миллиметрлы пушкалар белән колонна башында бара иде. Фашист танклары, яшеренгән урыннарыннан кинәт килеп чыктылар да беренче атудан безнең алдагы самоходканы яндырдылар, пулеметтан да ата башладылар. Күп сугышчылар каушап, кем кая сибелделәр. Бер пушка янында без төзәүче (аның исем-фамилиясе оны­тылган, ул яңа алынган сол­дат иде) бе­лән икәү басып калдык. Атларны туардым да икәүләшеп пушканы танкларга каршы борып куйдык. Мин пушканы корам, төзәүче танк­ларга турылап ата. Ярдәм сорап кычкырган, ыңгырашкан тавышлар ишетелә. Ә без бу киеренке хәлдә, пушканы ташлап, ярдәмгә китә алмыйбыз бит инде. Җитмәсә, пушка туңган җир өстендә һәр залптан сикерә. Безгә аны  якындагы агачка терәп куярга туры килде. Шулай итеп, берничә мәртәбә снарядларыбыз танкларга тиде. Берсе бөтенләй атудан туктады, ә икенчесе пулеметтан атуын дәвам итте. Ләкин фашистлар ныгытып һөҗүм итә алмадылар һәм борылып киттеләр.

Танклар киткәч, мин яра­ланган солдат янына ашык­тым. Күрәм, аның бер аягы – тезеннән, кулы терсәктән өзел­гән. Өстендә фуфайкасы, чалбары пыскып яна. Мин аңа жгут салып, кан агуын туктаттым, яраларын бәйләп, беренче медицина ярдәмен күрсәттем. Ул әле аңында иде. Аның фамилиясен, исе­мен, адресын язып алдым. Лә­кин чираттагы бомбежка вакы­тында аның ад­ресын югалт­тым. Ә фамилиясе әле дә истә – Громов. Ул рәттән чыккан самоходка йөр­түчесе булган. “Иптәшләре” аның каты яралануын күргәч, яр­дәм дә күрсәтмичә, кабина­дан җиргә ыргытып, качканнар. Танк­лар киткәч, борылып килделәр. Яралыны арбага салып, медсанбатка озаттык. Ул бик күп канын югалткан иде. Кызганычка, язмышын белмим. Шушы кыска гына вакыйга өчен төзәүче белән икебезне дә “Кызыл Йолдыз” ордены белән бүләкләделәр.

Безнең 74нче гвардия укчы дивизиясе Польшаны азат итү­дә, Одер елгасында фа­шист­ларны тар-мар итүдә һәм Берлин штурмында кат­нашты”…

*  *  *

Әтиемнең истәлекләрендә бөтен хәрби юлы да язылмаган, әлбәттә. Ул бары тик үзенең иптәшләре, аеруча истә калган вакыйгалар турында гына язган. Күбесе онытылгандыр да инде. Сугыштан соң әти Германиядә 1945 елның нояб­ренә кадәр оккупация гас­кәрләре составында хез­мәт иткән, ноябрьдә генә  демо­билизацияләнгән. Харис Сафа улы Гәрәев  “Кызыл Йолдыз”, I һәм II дәрәҗәдәге Бөек Ватан сугышы орденнары, “Сталинград оборонасы өчен”, “Варшаваны азат иткән өчен”, “Берлинны алган өчен”, “1941 — 1945 елгы Бөек Ватан су­гышында Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләк­ләнгән. Сугыштан соң Бөек Җи­ңүнең юбилейлы елларында, СССР Кораллы Көчләре юби­лейларына багышлап чы­гарылган медальләре, 45 – 74нче укчы гвардия ветераны билгесе, 62 – 8нче гвардия Армиясе билгесе, күпсанлы Мактау хатларына ия булды.

1977 елда Себердә эш­ләгәндә (Эвенкия автоном ок­ругы), җәйге ялга кайткач, мин әтине Волгоградка алып бар­дым. Без Мамай курганында, Павлов йортында булдык, баш­ка истәлекле урыннарны ка­ра­дык. Әти сөйләгән “Күмер тавы”н күрәсе килә иде. Ләкин за­вод җитәкчелеге дә, шәһәр хаки­мияте дә моңа рөхсәт бир­мәделәр. Янәсе, режимлы объект.

Сугыштан соң әти читтән торып педагогия институтын тәмамлады һәм, пенсиягә чыкканчы, Шенталы районының Денис авылы мәктәбендә тарих, география фәннәре укытты.

Илнең чын патриоты һәм Бөек Ватан сугышы ветераны буларак, ул Бөек мәмләкәт – СССРның җимерелүенә китергән Михаил Горбачев һәм Борис Ельцинның мәгънәсез, хыянәтле реформаларына бик борчылды, хәтта авырды.

 “60 минут”, “Место встречи”, “Время покажет” кебек те­левидение тапшыруларында Украина, Польша, Прибалтика эксперт-националистлары СССР халкының Бөек Җиңүгә керткән өлешен кечерәйтеп күрсә­тергә тырыштылар. Ә бит миллион­лаган Совет Армиясе солдатлары (шул санда ми­нем әти дә), үз-үзләрен аямыйча, Украинаны, Польшаны фа­шист илбасарларыннан азат иттеләр. Әлбәттә, теле­ви­зордан ялган сүзләр ишетү ветераннарда, аларның нәсел дәвамчыларында нәфрәт хис­ләре уятты. Бу борчылулар, кичерешләр әтинең дә сәла­мәтлеген какшатты, бакыйлыкка күчүен тизләтте. Ул 1996 елның январенда вафат булды.

Роберт ГӘРӘЕВ, хезмәт ветераны, җир асты разведкачысы.

Отрадный шәһәре.

 «Бердәмлек»

Просмотров: 1030

Комментирование запрещено