Мөселман дин әһелләренең исемнәре телефильмга очраклы гына эләккән.
«Зөләйха күзләрен ача» сериалы режиссеры фильмда мөселман дин әһелләренең исемнәре өчен тамашачылардан гафу үтенде. Бу хакта сериалны куючы Егор Анашкин «Татар-информ» өчен Андрей Кузьминга биргән интервьюсында әйтте.
«Бу — абсолют очраклылык, чөнки исемлек бик зур иде. Ул 20 яки 30 биттән торган текст. Аларның 12дән 15кә кадәре түгел, ә 6 һәм 8нче битләрен укып чыгулары — абсолют очраклылык. Беркем дә беркемне дә үпкәләтергә теләмәде», — диде Анашкин.
Режиссер җәнҗалны провокация дип саный һәм бөтен кешене, шул исәптән татар дин әһелләрен дә, аңа бирешмәскә чакыра.
«Әгәр кемне дә булса рәнҗетсәк, гафу итегез. Икенчесе — бу туры килү. Өченчесе — хәтта шулай килеп чыкса да, исемнәре репрессияләнүчеләр контекстында, шулай ук дин әһелләре геройлар, изгеләр буларак яңгырады. Кемне дә булса үпкәләтеп буламы соң аны изге дип атап?» — диде спикер.
- Фильм барышында сөрелүчеләрне барлаган исемлек укылганда Тәлгать Таҗетдин, Равил Гайнетдин, Гомәр Идрисов, Шиһабетдин Мәрҗани, Габдессәлам Габдерәхимов, Мирсәет Солтангалиев һәм башкаларның исемнәре яңгырады. Фильм продюсеры «Татар-информ»га моны очраклы исемнәр дип аңлатты.
- Татар артистларына «Зөләйха күзләрен ача» фильмында мөфтиләр исеме ишетелми диелгән.
- Мөфти Мөхәммәдьяр Солтановның оныклары «Зөләйха» фильмын төшерүчеләргә дәгъва белдерә.
Просмотров: 882