“Бердәмлек” өлкә татар газетасына — 30 яшь!

qljzsi5hyj8Хөрмәтле «Бердәмлек» газетасы хезмәткәрләре!

Өлкәбездә нәшер ителә торган “Бердәмлек” газетасы утыз ел дәвамында милләттәшләребезне чын мәгънәсендә татар рухында тәрбияләп тора. Аның үзенә генә хас тоткан юлы, кыйбласы бар. Ул татар халкына хезмәт итә һәм башка милләтләр белән дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытучы ролен дә үти.

Сезнең басманың кабатланмас үз язу рәвеше, үзенең эзлекле кыйбласы бар. Язмаларның төп геройлары – халкыбызның киләчәген тәрбияләүче һәм белем бирүче мөгаллимнәр, мәдәният хезмәткәрләре, тырыш халкыбыз. Сез аларның игелекле эшләрен, уй-фикерләрен укучыларга җиткереп, әһәмиятле эш башкарасыз.

Барыгызны да «Бердәмлек»нең юбилее белән ихлас күңелдән котлыйм, милләтебезнең киләчәген кайгыртып яшәвегезне телим. Сезгә иҗади уңышлар, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете юлдаш булсын. Татар халкының үткәнен, бүгенгесен, киләчәген дөрес яктыртучы басма булып калыгыз!

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

* * *

Хөрмәтле «Бердәмлек» газетасы хезмәткәрләре!

Заман белән бергә атлап барган газета бүген үзенең 30 еллыгын бәйрәм итә.  Редакциядә хезмәт итүче каләмдәшләребезне юбилей белән тәбриклибез. 

Татар милләтенең мәдәниятен, асылын саклап калуда «Бердәмлек»нең роле бәһасез, билгеле. Газета битләрендә урын алган төрле жанрдагы кызыклы язмалар тирән эчтәлеккә ия һәм мәгънәви яктан укучылар таләбенә җавап бирә. Мәкаләләре эчкерсез һәм объектив булуы белән аерылып тора. Газета сәхифәләрендә хезмәт кешеләре, аларның игелекле эшләре, уй-фикерләре тасфирлана.

Сезнең барыгызга да сәламәтлек, бәхет, илһам, яңа кызыклы темалар һәм проектлар, укучыларның чиксез мәхәббәтен телибез. 

“Самар татарлары” мәгълүмат медиа-порталы.

Просмотров: 815

Комментирование запрещено