«Зөләйха күзләрен ача» режиссеры сөргенгә озатылучылар исемлеге өчен гафу үтенде

f0982de9374a5a1022e32c75[1]Мөселман дин әһелләренең исемнәре телефильмга очраклы гына эләккән.

«Зөләйха күзләрен ача» сериалы режиссеры фильмда мөселман дин әһелләренең исемнәре өчен тамашачылардан гафу үтенде. Бу хакта сериалны куючы Егор Анашкин «Татар-информ» өчен Андрей Кузьминга биргән интервьюсында әйтте.

«Бу — абсолют очраклылык, чөнки исемлек бик зур иде. Ул 20 яки 30 биттән торган текст. Аларның 12дән 15кә кадәре түгел, ә 6 һәм 8нче битләрен укып чыгулары — абсолют очраклылык. Беркем дә беркемне дә үпкәләтергә теләмәде», — диде Анашкин.

Режиссер җәнҗалны провокация дип саный һәм бөтен кешене, шул исәптән татар дин әһелләрен дә, аңа бирешмәскә чакыра.

«Әгәр кемне дә булса рәнҗетсәк, гафу итегез. Икенчесе — бу туры килү. Өченчесе — хәтта шулай килеп чыкса да, исемнәре репрессияләнүчеләр контекстында, шулай ук дин әһелләре геройлар, изгеләр буларак яңгырады. Кемне дә булса үпкәләтеп буламы соң аны изге дип атап?» — диде спикер.

Просмотров: 881

Комментирование запрещено