«Зөләйха күзләрен ача» сериалы режиссеры: Минем әбием һәм әбиемнең әнисе — татарлар / Режиссер сериала «Зулейха открывает глаза»: Мои бабушка и прабабушка — татарки

b0e34c2351604612ff998bab[1]Сериал төшерелгәннән соң, Егор Анашкин татар мәдәниятен яхшырак белә башлаган.

 «Зөләйха күзләрен ача» сериалы режиссеры Егор Анашкинның татар тамырлары бар, аның әбисе һәм әбисенең әнисе татар гаиләләреннән булган. Бу хакта сериалны куючы Андрей Кузьминга «Татар-информ» өчен биргән интервьюсында сөйләде. 

«Минем әбием — татар, ә тагын бер әбием, әбиемнең әнисе мулла кызы булган. Шуңа күрә татар тамырларым бар, болар барысы да минем өчен әһәмиятле. Хәзер татар мәдәнияте турында мин сериал белән шөгыльләнә башлаганга кадәргедән күбрәк беләм», — диде Анашкин.

Иҗат төркеменә фильмны төшерә башлаганчы һәм төшергәндә бик күп документлар укырга, бик күп материалны карарга һәм бик күп кешеләр, шул исәптән тарихчылар һәм музей директорлары белән киңәшләшергә туры килгән.

Интервью «События» сайтында бүген, 24 апрельдә чыгачак. Видеоверсиясе белән «Татар-информ» агентлыгының YouTube каналында танышырга мөмкин.

Әңгәмәнең телевизион вариантын тамашачылар «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасында шимбә көнне — 18.30, якшәмбе көнне 13.30 сәгатьтә карый алачак.

tatar-inform.tatar

***

После съемок сериала Егор Анашкин начал лучше разбираться в татарской культуре.

У режиссера сериала «Зулейха открывает глаза» Егора Анашкина есть татарские корни, его бабушка и прабабушка были из татарских семей. Об этом постановщик рассказал в интервью Андрею Кузьмину для ИА «Татар-информ».  

«У меня бабушка — татарка, а моя прабабушка была дочерью муллы. Поэтому татарские корни у меня есть, мне это все интересно. Сейчас я знаю о татарской культуре гораздо больше, чем до того, как я начал заниматься сериалом», — сказал Анашкин.

Творческой группе пришлось прочитать много документов, посмотреть огромное количество материала и проконсультироваться с большим количеством людей, в том числе с историками и директорами музеев, перед началом и во время съемок.

Интервью выйдет на сайте «События» сегодня, 24 апреля. Видеоверсию можно будет увидеть на канале ИА «Татар-информ» в YouTube.

Телевизионный вариант беседы в программе «Интервью без галстука с Андреем Кузьминым» зрители смогут посмотреть на телеканале «Татарстан 24» в субботу в 18.30 и в воскресенье в 13.30.

tatar-inform.ru

Просмотров: 818

Комментирование запрещено