Чын халык басмасы син!

berdemlek225 апрельдә “Бердәмлек” өлкә татар газетасына 30 яшь тула. 

“Бердәмлег”ем, чын күңелдән котлыйм!
Ташып торсын иҗат байлыгың.
Язмаларың җанга үтеп кереп,
Җиңеләйтсен милләт язмышын.

Син хәзинә, халык басмасы син,
Таратасың яман хисләрне.
Күңел күзлегеннән күрсәтәсең
Нурлы һәм бәхетле көннәрне.

Дус һәм тату бер гаилә булып,
Яшик шатлыкларны бүлешеп.
“Бердәмлек”не укып, татар булып,
Киләчәккә атлыйк берләшеп!

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

Просмотров: 1059

Комментирование запрещено