Дустыбызның туган көне: “Бердәмлек” газетасына — 30 яшь!

berdemlek2Хөрмәтле “Бердәмлек” хезмәткәрләре!

Сезне чын күңелебездән газетабызның юбилее белән котлыйбыз, эшегездә яңадан-яңа уңышлар телибез.

Дөрес, 30 ел эчендә төрле вакыйгалар булгандыр, тик шулай да “Бердәмлек”нең яратып укый торган укучысы, тугры дуслары бар. Без һәрвакыт бергә булдык. Балаларыбызга милли тәрбия бирүдә, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап, буыннан-буынга тапшыруда, туган телебезне саклауда газетабызның роле шактый зур. Киләчәктә бик күп еллар бергәләшеп, халкыбызга, телебезгә хезмәт итәргә насыйп булсын!

Иң якты теләкләр белән “Яктылык” мәктәбе директоры һәм укытучылары.