Очрашулар насыйп булсын!

сегодняшний коллектив1«Бердәмлек» газетасының көтеп алынган юбилеен менә шундый шартларда — өйдә утырып кына каршыларга мәҗбүрбез. Кызганыч. Редакция бу бәйрәмгә ел башыннан, дөресрәге 2019 ел уртасыннан ук әзерләнә башлаган иде. Моның өчен, «Лукойл» нефть компаниясенең грантын отып, зур гына программа әзерләвебезне, өлкә шәһәрләре һәм авылларына чыгып йөрүебезне күпләр белә инде. Редакция коллективы һәм «Ялкынлы яшьлек» ансамбле Тольяттида һәм Сызранда, Иске Ярмәк һәм Иске Усманда, Мәчәләйдә һәм Гали авылында очрашулар уздырды, концертлар күрсәтеп, җырлашып-биешеп, сөйләшеп-киңәшеп, бер-беребездән бик канәгать булып аерылышкан идек. Кем уйлаган бит болай булыр дип…

Ләкин без көзгә табарак про­грам­мабызның беренче өлешен — авылларга йөрүбезне дәвам итәргә ниятлибез. Газета укучылары арасында юбилей чаралары уздыру бигрәк тә күңелле бит. Ә менә «Родина» паркында уздырырга ниятләнгән «Татар пятачогы»нда рәхәтләнеп биеп күңел ачулар хөкүмәттән рөхсәт булса гына мөмкин. Укучылар моны аңлап, булдыра алмадылар болар, димәсеннәр иде. Форс-мажор дигән сүз менә шундый шомлы вакытларда кулланыла икән.

Юбилей уңаеннан язылган бу мәкаләдә безне шәһәр-авылларда зурлап каршы алган, чәкчәкләр, тәмле ашлар белән сыйлаган газета укучыларына, җирлек башлыкларына, китапханәчеләргә, Мә­дә­ният йортлары һәм татар иҗти­магый оешмалары җитәкчеләренә рәхмәт­ләребезне җиткерәсебез килә. Шуны да искәртеп үтик: очрашулардан соң газета тиражы аз булса да артты һәм моның өчен почта хезмәткәрләренә һәм газетага язылучыларга аерым рәхмәтләребезне белдерәбез.

Утыз еллык юбилей — үткәннәргә нәтиҗә ясау һәм киләчәккә планнар бил­геләү вакыты. Россия регионнарындагы татар матбугаты чаралары арасында «Бердәмлек» лаеклы урынын югалтмады, Татарстан һәм өлкә хөкүмәте, хәтта Мәскәүнең “Роспечать” оешмасы каршында да абруебыз булганлыктан, аларның ярдәменә һәм теләктәшлегенә таянып, алга барабыз.

Әлбәттә, халыкның интернет челтәренә ябышып ятуы һәм атнасына бер мәртәбә генә яңалыклар алып килүче газета хә­бәрләрен азсынуы борчу тудыра, прогресс һәм балаларыбызның татарча укый-яза белмәве аркасында тиражыбыз төшүе пошаманга сала. Ләкин хәзерге заманда бернәрсәгә дә ышаныч юк. Бүген татар телендә сөйләшеп, җырлашып, газеталар чыгарып, укучыларыбызны шатландырып яшибез икән, димәк, без бәхетле! Ко­ронавирустан котылгач, дөньялар тынычлангач, туган көнебезне бергәләп уздырырга насыйп итсен иде. Сәламәт булыгыз, кадерле газета укучыларыбыз! Яңа очрашулар насыйп булсын!

сегодняшний коллектив1

Эльмира ВАРФОЛОМЕЕВА, «Бердәмлек» газетасының баш мөхәррире.

 «Бердәмлек»

Просмотров: 928

2 комментариев

  1. Б?ген минем бел?н кич СОЛЯНКА пешерг?нд? туры эфирда булган барлык дусларыма зур р?хм?т, тизд?н рецепт чыгачак???? ____________________ Т?МЛЕ БУЛСЫН??

  2. Котлыйбыз!!! Унышлар сезгэ!!!