Килеп кер өебезгә елмаеп-көлеп кенә

qljzsi5hyj8Кадерле, хөрмәтле, ачык йөзле “Бердәмлек” хез­мәт­кәрләре! Сезне чын күңе­лемнән үземнән һәм газета укучыларыбыз исеменнән бас­маның 30 яшьлек туган көне белән тәбрик итеп, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, гаилә бәхете, эшегездә уңыш­лар, газетабызның озын гомерле булуын теләп кала­быз. Мөселман дөньясын як­тыртып, мәңге яшә!

Газетабыз “Бердәмлек”кә
Минем теләк бер генә:
Килеп кер өебезгә
Елмаеп, көлеп кенә.
Укыйбыз без “Бердәмлек”тән
Әйбәт, гайбәт һәм  гыйбрәт.
“Кыйбла”сы гына ни тора,
Әйтәбез шуңа рәхмәт.
Исеме, җисеме күк -
“Бердәмлек” дигән башы.
Кушып җибәрәсе килә:
“Бердәмлек” – йөзек кашы.

Өлкәбездә беренче татар газетасы “Бердәмлек”нең нигезен салучы мәрхүм Рәфгать абый, аның апасы Зәйнәп апа Әһлиуллиннарның урыннары Җәннәттә булсын!

30 ел дәвамында газетабыз эчендә кайнашкан каләм осталары бик күп: Шамил Галимов, Идеал Галәветдинов, Минзакир Нуретдинов, Фәния Шәфигуллина, Гөлнара Гәрә­ева, Гаяз Туктабаев (фотограф), Миләүшә Газимова, Раушания Ситдыйкова, Наилә Низамова, Алия Әбсәламова, Равилә Сафина, Эльмира Шәвәлиева, Алия Арсланова, Нурсинә Хәкимова, Римма Нуретдинова, Хәмзә Мортазин, Әнәс Мингалиев, Фәния Кәримова, Нурания Абзалова, Рәйсә Төхбәтшина, Саимә Морзаханова, Тәнзилә Әһлиуллина һәм башкалар, һәм башкалар. Газетаның иҗат юлында нык игътибар һәм ярдәм итүегез безгә – газета укучыларына бик ошый. Газета чыга башлау белән динне өйрәнүгә зур игътибар бирелде. Бу бик тә кирәкле нәрсә, дип уйлыйм. Чөнки хәзерге заманда олылар да, яшьләр дә, хәтта мәктәп яшендәге балалар да динне өйрәнү юлына бастылар. Минемчә, “Кыйбла”ны бастыруыгыз — бик мөһим һәм изге эш. Әлегә газетада чыгып килүче мәкаләләр бай эчтәлекле. Чөнки газетада тәрбияви, сәяси темалар, “Исәнлеккә-саулыкка”, “Гаилә учагы” дигән рубрикалар укучыларга бик ошый.

Минем газетага бер үте­нечем бар. Бездә 90 — 95 яшен тутырган олы яшьтәге кешеләр бар. Алар турында район газетасында язгалыйлар, ә менә “Бердәмлек”тә дә язылса, бу ветераннар бик рәхмәтле булырлар иде. Чөнки “Бердәмлек”не Россия Федерациясендә яшә­гән кайбер татар гаиләләре яздырып алалар. Мәсәлән, Үзбәкстанда яшәүче безнең авылдан киткән Әфган абый Бәдретдинов редакциягә кереп ала иде газетаны. Тагын бер мисал: 2015 елда минем кайнанам Саимә әни турында, 90 яшьлек юбилее уңаеннан, Нурсинә Хәкимова бик матур мәкалә язган иде. Әни шушы язманы үлгәнче янында өстәлдә саклады һәм горурланды. Журналистлар, авылларга килеп, алар белән күрешеп, сөйләшеп, шулар турында язсыннар иде. Безнең шушы яраткан милли газетабыз озак яшәсен өчен, әйдәгез әле, барыбыз да аңа язылыйк, ту­ганнар, авылдашлар.

Безнең Самара өлкә­сендә Илгиз Колючев җитәк­челегендәге “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең оешуына да быел 50 ел тула. Мин аларны шушы юбилейлары белән котлыйм. Бу ансамбльдә төрле елларда безнең талантлы авылдашлар да катнашты. Роза Фәтхуллина (1970 еллар), Халидә Вә­лиуллина (1977 — 1979), Ленар Нуретдинов (2009 — 2013). Без алар белән горурланабыз.

“Ялкынлы яшьлек” ан­самбленең концертлары бай ре­пертуарлы. Озын гомер, иҗади уңышлар теләп, концертларыгызны көтеп калабыз.

Нурания АБЗАЛОВА.

Рус Байтуганы авылы, Камышлы районы.

 «Бердәмлек»

Просмотров: 897

Комментирование запрещено