Слухан Латыпов: «Габделхак хәзрәт Халитов — авылыбызның әхлаки бизмәне»

i11Самар өлкәсендә һәр татар авылы үзенең милли һәм дини йөзен саклап калырга тырыша. Әңгәмәбез Иске Җүрәй авылында яшәп ятучы, намазчы Насыйбулла угылы Слухан Латыпов белән.

 
Русия киңлегендә авыллар бик зур кыенлыклар белән тырмашып яшиләр. Иске Җүрәйдә хәлләр ничек?
 
25 ел элек Иске Җүрәйдә 170 гаилә яши иде. Бүгенге кендә 135 гаилә көн күрә.Яшьләр авылда калмый. Эш юк. Дөрләп эшләгән күмәк хуҗалыкны тармар иттеләр. Мәктәпне яптылар. Балаларны егерме чакрымга укырга ташыйлар. Алты-җиде яшьлек нарасыйлар зыкы салкында юлга чыгып китәләр. Авылда балалар бакчасы да юк.
 
Халыкта милли аң бармы?
 
Битарафлык. Татар теленә игътибар юк. Шуңа балалар укый-яза белми татарча. Әти-әниләре балалары белән урысча гына сейләшә. Бу бик зур проблем. Бүгенге битарафлык киләчәккә тынычлык өстәми.
 
Болай булгач кәфенлек сатып алып Газраилне генә көтәргә кала инде.
 
Ул хәлгә төшмәсәк иде инде. Бар өмет авылыбыз мулласы Габделхак хәзрәт Халитовка. Ул 1988 елдан бирле имам вазыйфасын башкара. Баштагы мәлне җомга намазларын өендә укытты. 1991 елда Габделхак хәзрәт Халитов, күмәк хуҗалык, авылдашлар тырышлыгы белән авылда мәчет салынды.Мәчетебез авылның иң биек җирендә салынды. Авылыбызның бер горурлыгы булып тора.
Хәзер бит мәчетләргә исем бирү гадәте бар, гыйбадәтханәгезнең исеме бармы?
 
Бар. Габделхак хәзрәт Халитов исемен йөртә.
 
Бина матыр. Эчендә нинди тормыш бара?
 
Аллаһыга шекер. Хәзрәтебез авылда гореф — гадәтләребезне саклап калу буенча  эшне туктатмый. Дини дәресләр алып бара. Изге Китабыбыз Коръән Кәрим кушканнарны үтәп яшәүнең кирәклеген туглап тора.
 
Халык Намазга йериме соң?
 
Аллага шекер, Җомга намазларына 17-19 кеше җыела. Тәравих Намазларына да шулай.
 
Бу сан белән сез ризамы?
 
Ничек риза буласың инде. Авылда 55 тән узганнарның саны  алтмышка җитә. Барчасы да гыйбадәтханәгә килсә, милләтне саклау буенча зур эшләр башкарып булыр иде.
 
Быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгы. Иске Җүрәйдә сугыш ветераннары калдымы әле?
 
Бердәнбер ветеран — Хайбулла ага Аглеулов калды. Аңа 95 яшь.Җомга намазларын калдырмый.
 
Габделхак хәзрәт Халитовның сәламәтлеге ничек?
 
Аллаһыга шөкер. Аңа 88 яшь. Зиһене саф. Хәрәкәтчән. Галим. Киләчәктә дә Раббыбыз үзенә Иман байлыгын өстәп торсын. Саф зиһене саклансын. Ул безнең авылыбызның әхлаки  бизмәне. Анардан белем алып яшибез. Хөрмәтлибез.
 
Нинди теләгегез бар?
 
Габделхак хәзрәт Халитов исән чакта авылыбызның барлык ирләре намазга бассын иде. Габделхак хәзрәтне куандырсыннар иде.
 
Слухан ЛАТЫПОВ белән әңгәмәне Шамил БАҺАУТДИН алып барды.

«Сәлам» газетасы.

Просмотров: 1357

Комментирование запрещено