«Бабайда кунакта»: Минтимер Шәймиевнең туган авылыннан репортаж

IMG_9788Актанышның Әнәк авылы — районда иң төзек һәм иң алдынгы авылларның берсе. Матур-матур өйләр, ямь-яшел басулар, асфальт юллар, авылга тартылучы яшьләр һәм тәртип. Берничә сүз белән әйткәндә шулайрак. Әнәк авылы, районда алдынгылар рәтендәге «Әнәк» агрофирмасы турында әлеге репортажда.

«Бабайда кунакта» паркы

Һәр районның үрнәк итеп куярдай авылы булырга тиеш. Кукмараның Вахитен менә Кукмарада гына түгел, әллә кайсы җирләрдә беләләр. Ул үрнәк авыл берничәү булса, бөтенләй әйбәт инде. Андый авыл төзек тә, чиста да, матур да булырга, анда тәгәрәп китеп эш сөючән халык та яшәргә тиеш. Соңгысы белән проблема булмас дип уйлыйм. Безнең халык барыбер тырыш һәм чиста халык ул. Өч тапкыр төкереп куярга кирәк бу урында.

Әнәк авылы — кайчандыр Актанышның бер кечкенә генә авылы иде. Хәзер ул кечкенә генә түгел, шуңа «иде» дим. Әнәк — Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең туган авылы. Авылда Шәймиевләр нәселенең төп йорты да бар. Ул хәзер музей функциясен дә башкара.

Егерме ел элек зур авыл янында урнашкан Әнәк карчыга кырыендагы чыпчык килеш кенә булып торса, хәзер ул районның иң төзек һәм иң алдынгы авылларының берсе. Берсеннән берсе матур кызыл кирпеч өйләр, әллә каян күренеп торган зур мәчет, асфальт юллар һәм ямь-яшел басулар. Искиткеч!

Кечкенә авыллар юктан гына зураеп китми. Халык авылга кайтсын өчен яшәргә уңайлы шартлар булдырырга да кирәк. Кечкенә генә Әнәк хәзер күзгә күренеп матурлана һәм зурая. Димәк, кирәк шартлар да тудырылган булып чыга.

Әнәктә парк та төзеп яталар. Шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да парклар төзелеше популярлашып китте әле. Шуңа авылда да шәһәрчә яшиләр дигән сүз белән тулаем килешеп була. Парк авылның уртасыннан ага торган Сарашлы дигән инеш буйлап ясала. Яр буе мәйданы, сәхнә дә булачак икән. Яр буе мәйданына кергәндә «Бабайда кунакта» дигән бизәкләп эшләнелгән язу тора. Төзелешне бу елны бетерергә дә уйлыйлар. Бабай кунакларны көтеп кала, кыскасы.

Эшчеләргә кискән токмач кына ашаталар

«Әнәк» агрофирмасы да районда әйдәп баручылардан. Авылга кергәндә бер якта авыл хуҗалыгы паркы кала. Хуҗалык хезмәткәрләренең төп җыелу урыны бу. Керәм дисәң, бөтен кешене дә үткәрмиләр — капка янында сакчысы да сагалап кына тора. Кереп җитә алсаң, сәнгать күргәзмәсенә эләккән кебек буласың: болын кадәр мәйданда сантиметрына кадәр тигез итеп авыл хуҗалыгы техникалары тезелеп тора.

Төпченеп, детальләр карап йөрим. Ашханәгә кергәч, кул белән киселгән токмач күреп, исем китте. Көн саен шулай кисәләр, ди пешекчеләр үзләре. Ипине дә үзләре салалар, ди. Хуҗалыкта кеше аз эшләми. Бигрәк тә чәчү, урып-җыю сезонында. Эшчеләрне, гадәттәгечә, ике тапкыр ашату оештырылган. Кыр батырларын сыйлыйлар. Тәмле ашлар пешереп торсалар, эшлисе дә, яшисе дә килә башлый бит ул.

Аннары һәр белгечнең үзләренең кием шкафы бар. Ишекләренә исем-фамилияләренә хәтле язылган. «Балалар бакчасындагы кебек», — ди агрофирманың баш агрономы Айзат Фазуллин, ирен чите белән елмаеп. Тач балалар бакчасындагы кебек булсын өчен исем кырыена берәр җиләк-җимеш рәсеме генә җитми. Тәртип!

«Иртә бит», — дип көтеп ятып булмый»

Авылның уртасыннан үтеп, үргәрәк менеп китсәң, иксез-чиксез булып күренгән басуларга килеп чыгасың. Бер ягында ямь-яшел булып уҗымнар кояшта кызынып утырса, юлның икенче ягында чәчүгә әзерләнеп куелган кара җирләр орлык салганнарын көтеп ята. Хуҗалыкта язгы чәчүгә 12 апрель көнне керешкәннәр. Бүгенге көндә биш чәчү комплексы белән басуларга арпа симәнәсе чәчү бара. Механизаторлар ике сменада тәүлек буена эшли.

«Әнәк» агрофирмасының баш агрономы Айзат Фазуллин хуҗалык белән таныштырып китте.

— Безнең егерме ике мең гектар җиребез бар. Җирләр Актаныш һәм Минзәлә районнарыныкы. Шуларның унбиш мең гектарында чәчү эшләре оештырыла. Быел әле уҗымнар бик әйбәт булды, Аллага шөкер. Алары дүрт мең гектар. Быел, гомумән, үзенчәлекле яз булды. Чәчүгә унбиш көн алдан чыктык. «Иртә бит әле», — дип ятып булмый, әкренләп чәчә торабыз. Беренче майга бетерергә иде исәп.

Эшләгән елларымда, гомумән, икмәксез калган булмады. Гектарына утыз центнердан да кимрәк булганы юк. Әлегә тәртип. Чәчүгә кергәндә догасын да укыйбыз. Шулай да, игеннәрне һәрвакыт тәрбияләп, сый биреп торсаң гына, уңышы да мул була инде аның. Төп сере дә шул, — ди баш агроном.

«Әнәк» агрофирмасы үзенең элеваторын да төзеп ята. Ерактан гына карасак та, үзе бер шәһәрчек кебек ул элеватор дигәннәре. Унбиш мең тонна сыйдырышлы элеваторны кыш көне төзи башлаганнар. Ул урып-җыюга әзер булырга тиеш икән. Икмәкне җыеп-алып, шунда киптерәчәкләр. «Әнәк»нең икмәге экспортка да китә. Күпчелеге Татарстанда сатыла, шулай да чит төбәкләрдән дә сорау зур икән. Бер елны Актаныш икмәген Петербургка да озатканнар.

Миңа басуда эшләү ошый»

Механизатор Марат Хәйретдинов күрше Колын авылыннан. Хәзер ул «Джон Дир» тракторын иярләп йөртә. Әнәктә «Әнәк» оешканнан, ягъни 2007 еллардан бирле эшли. «Авыл бетми, әнә нинди техникалар бар хәзер», — ди Марат абый, «Джон Дир»ларга төртеп күрсәтеп.

— Икенче хуҗалыкта МТЗ-80дә йөрдем, «Әнәк»кә күчкәч, МТЗ-1221не бирделәр. Хәзер инде ун елдан артык «Джон Дир» тракторында эшлим. Миңа авылда, шәһәрдә яшәүгә караганда, ныграк ошый. Басуда эшләү дә ошый. Шәһәрдә дә яшәп кайткан кеше буларак әйтәм бу сүзләрне. Шәһәрдә дә күңелле, ә авылда үз ихатаң бар, иркенләп басуларга чыгасың, табигате дә ни тора бит.

Басуда эшләүнең тискәре ягы — күп эшләсәң, алҗыта. Шул гына. Бөтен эштә дә шул инде ул. Көне буе басуда эшләсәң, аның хезмәт хакы да әйбәт була бит әле. Ул ягы да бар.

— Бер тирәлектә генә эшләү туйдырмыймы?

— Бер түгел инде. Без бит бер басуны бетерәбез дә икенчесенә керәбез. Алышынып тора бит ул. Аннары, эше дә гел бертөрле генә түгел: тырмалыйсың, чәчәсең, урасың. Басуда көне буе җыр тыңлап йөрим инде мин.

— Авыл берәр кайчан бетәчәкме?

— Авылмы? Авыл мәңге бетми ул. Бетми. Икмәкне үстерергә кирәк бит! Авыл хуҗалыгы гел булачак, үсәчәк кенә. Техникалар да яңарып тора. Хәзерге техниканы элеккегеләре белән чагыштырып та булмый. Куәтләре бөтенләй икенче төрле, — ди Марат абый.

«Уҗымнар чыгу белән йөрәк „кешни“ башлый»

«Әнәк»тә олы яшьтәге абыйлар белән беррәттән, яшьләр дә эшли. Килүгә бер яшь кенә егетне күргәч: «Механизаторның ярдәмчесе булып йөридер бу», — дип уйлаган идем. Хуҗалыкның баш инженеры икәнен ишеткәч, колак очларыма кадәр кызарды. Үзе бик тә җитди генә кыяфәттә йөрүче баш инженер — Айнур Мәрданов икән ул.

Айнур Әнәк авылына күченеп килгән. Татар Суыксуы авылында туып, мәктәпне тәмамлаган да, Чаллыда югары белем алган. Армиядән кайткач, «Әнәк»кә эшкә килгән.

— Апрельдә баш инженер булып эшли башлаганыма бер ел булды. Хуҗалыкта 136 үзйөрешле техника һәм 200гә якын тагылма агрегат исәпләнә. Чәчүгә өч көн, ике көн калды дип йөргән юк. Барысына максималь дәрәҗәдә иртәрәк тотынып, иртәрәк әзерләп куябыз. Анысы өчен механизаторларга да зур рәхмәт, — ди Айнур.

Чыннан да, команда бик ишле һәм төпле күренә. Бер-берсен беләләр, фәлән эшче бүген килде, иртәгә китте дигән хуҗалык түгел бу. Шаяртып алырга да күп сорамыйлар, үзара чын күңелдән рәхәтләнеп көлешәләр. Шулай да яшь кенә баш инженерның һәр сүзен йотлыгып тыңлыйлар.

Айнур Мәрданов исә: «Нигә шәһәргә китмәдең?» — дигән сорауга: «Уҗымнар чыгу белән йөрәк „кешни“ башлый», — дип җавап бирде.

— Авылда үскәч, авылда калдык, авылда эшлибез инде. Белмим, мин авылны күбрәк яратам. Җир исе сизелә башласа, уҗымнар чыкса, йөрәк «кешни» башлый минем. Чәчү эшләре, урып-җыюлар… Август айлары нык күңелле вакыт инде. Аллага шөкер, авылда яшәп була. Эшли дигән кешегә эше дә бар, хезмәт хакы да әйбәт, техника да яңа.

— Баш инженер булу куркытмадымы соң? Бик яшь күренәсең бит.

— Куркытты. Хуҗалык директоры Фарис Гаязович: «Син баш инженер буласың», — дигәч, каушап калган идем. «Ю-юк, мин булдыра алмыйм», — дигәнемне дә хәтерлим. Хуҗалык зур, эш күләме дә күп бит. Шунда Фарис Гаязович: «Куркып ябышкан эш хәерле була, барысы да әйбәт булыр», — диде. Зур проблемалар килеп чыккан юк, вак мәшәкатьләрне бөтенебез бергә җыелып хәл итәбез.

— Синеңчә, бүгенге көндә авылның дәрәҗәсе нинди?

— Җитәкчелек эшне дөрес алып барса, хуҗалыклар гөрләп торачак. Хуҗалык бетә икән, авыл бетә. Җитәкчеләр үзләрен генә кайгыртып түгел, ә халык өчен дип тырышып эшләсәләр, авыл мәңге бетмәячәк.

Авыл кешесенә бернинди математика да, геометрия дә, синус, косинуслар да кирәкми. Аңа торырга җир, эш урыны һәм гаилә кирәк. Шул ук элементар формула: хуҗалык бар икән, авыл бетми, димәк, авылның дәрәҗәсе дә кимемәячәк.

«Без булсак, авылның киләчәге бар»

Тагын бер Айнурны тотып алдым. Бу Айнур да Татар Суыксуы авылыннан икән. Ике адаш, ике авылдаш «Әнәк»тә икәүләп эшләп яталар шулай. Монысы да шат күңелле булды, гел көлеп кенә тора.

— Иртәнге алтыларда торып чыгып китәм дә, кичке тугызларда кайтып керәм. Өч ел гына эшлим әле монда. Комбайнда эшләргә чакырып китергәннәр иде, каршы килмәдем. Ике ай эшләгәч, хезмәт хакының да, эшләү шартларының да әйбәт икәнен күреп, икенче елга да шушы хуҗалыкта калырга булдым. Бер дә үкенмим.

Монда килгәнче шәһәрдә эшләдем. Авылда туып-үскәч, миңа барыбер авылда рәхәтрәк. Шул җирдә эшләп үскән малайлар бит инде. Бәләкәйдән комбайнчының ярдәмчесе булып йөри идек. Барыбер дә авыл якын. Тотрыклы эш булып торганда, эшләргә дә эшләргә инде. Болай эшләп торсак, авылның да киләчәге бар дигән сүз. Үзебезнең кулда барысы да, — ди «Әнәк» агрофирмасы механизаторы Айнур Адиев.

Авыл — яшьләр кулында

Әнәк авыл халкы шулай яшәп ята менә. Кемдер төзелештә, кемдер басуда. Шунысы сөендерә: төпле егетләр үз теләкләре белән авылда калган. Аларга кияүгә чыккан кызларга да афәрин диясе килә. Бигрәк тә күңел сөенә инде яшьләрнең авылда калуын күргәч.

Авыл кешесен «колхозник», «деревенщина» дип атау белән «терәп атам» дисәләр дә килешмәячәкмен. Авыл кешеләре — дәүләтне туендыручылар. Ипи агачта үсми, аны иртә таңнан төнге караңгыга кадәр шул авыл малайлары үстерә.

Инде язгы чәчүгә старт бирелде. Исән-имин чәчүне тәмамлап, уңышны әйбәт кенә җыеп алып, мул табыннар артында утырырга язсын. Ә басу-кырларда комбайн тавышы тынмасын иде.  

intertat.tatar

Просмотров: 991

2 комментариев

  1. Даа,30 йортлы Энэккэ игътибар зур, э безнен больницанын тубэсеннэн ничэнче ел су утеп утыра, Жинунен 55 еллыгы исемендэге паркны да терлеккэ таптатып бетерделэр…