“Тукай сабаклары”. “И туган тел…” дигәндә Тукаебыз ни уйлады, аның күз алдына ниләр килде икән?

news_2900026 апрель – Ана телебез, Тукаебыз көне. «Матбугат.ру”ның тырыш хезмәтчәннәрен, барча интернетчы кардәшләребезне ихластан котлап, “Тукай сабаклары” тәлгәшен тәкъдим итәбез – тел кануннарын сөйләмдә куллану күнегүләрен бүген мәшһүр шагыйребез, тел остасы Габдулла Тукайның иҗат тәҗрибәсенә таянып, аерым алганда аның телнең күчерелмә мәгънәле берәмлекләрен ничек куллануын күзәтеп, үрнәк-сабак алып үткәрергә тырышыйк әле

Тел бизәкләү чараларын куллану осталыгына язучы, журналистларыбыз  иң әүвәле халык авыз иҗатыннан һәм  остаз әдипләребездән өйрәнә. Бу хакыйкатьне Габдулла Тукай мисалыннан  башлау мәслихәт булыр. Чөнки  халык авыз иҗатын, беренче нәүбәттә халыкның метафорик, телбизәк мирасын иҗатта тулы файдаланган, бу максатта   аны махсус өйрәнгән, оста кулланган әдип тагын бар микән?!    

Күчерелмә мәгънәле сүз – тропларны куллану осталыгыннан башлыйк. Мисалга тел сүзеннән:  … Сез, хөрмәтле имамнарымыз, ничөн “Фикер” гәзитәсе идарәсенә тел озайтып йөрисез (“Сайланма әсәрләр”. Ике томда. 2006 ел. 2нче том. 29 б.). Телбизәкләр (фразеологизмнар): – …мәсҗедкә барып, ахунд артыннан яман тел берлә таш атып калган иде (30 б.); …”Фикер” идарәсенә бер карыш озын тел чыгарып, халык арасына фитнәләр төшереп йөрмәгез… (31–32 б.). Монда туры мәгънәлек белән күчерелмә мәгънәлек әле тәмам аерылып та бетмәгән. Кешенең чын  (“тере”) теле күз алдына килә, журналда ул шулай адәмнең әгъзасы – чын тел итеп ясалган да; “Йолдыз” гәзитәсе аркылы җәдитлеккә чыгып, моңарчы тел тиергән вә чәйнәгәне өчен”…(248 б.).    

Сүз кәлимәсе дә актив троп. “Тугъры сүз”. Баш- исем. Бу гыйбарә күптән инде бер мәгънәле берәмлеккә әверелгән, фразеологизм булудан да туктаган – туры (кәкре түгел) мәгънәсе хәтердә дә тормый (42 б.). Тугъры (туры) сүзе шушы мәгънәдә  (хак сүз, дөрес фикер, яшермичә, икейөзләнмичә мәгънәсендә) башка тезмәләрдә дә кулланыла: тугъры җавап (19 б.).  

Баш сүзенең туры һәм күчерелмә мәгънәләре нисбәтен күзәтү кызыклы: Өч баш мәкаләсендә (218 –223 б.). Баш – туры мәгънәсендә ( …ниндидер Җәнадил шәһәренең кяфер “патча”сы, Гали батырның башын кисеп китерер өчен үзенең бер пәһлеванына ярым дәүләтен, аның өстенә бик матур кызын да биргән; Баш – күчерелмә мәгънәдә (бүтәннәрдән бер башка өстен мәгънәсендәрәк): Надан дисәң надан шул: патча башың белән гали батыр башын таныма, имеш! Янә бер очрак: һәр шәһәрдә үзенә күрә чүплек башы була бит (221 б.); Күчерелмә: тере кешенең тере башыннан, сурәттәге (клишедәге) кешенең сурәттәге башы турында: “Ни эшләгән булсын Зингернең кургашын клишесендәге мин тасвир иткән яшь киленнең башын кискән. Тәмам 15–20 номердан бирле карап киләм инде, “Дин вә чүплек”нең ахыр битендәге яшь киленнең башы юк. Бер башсыз гәүдә машина тегеп утыра (222 б.). Бу күчерелмә мәгънә төсмерле сүз янә төрле төсмердә кабатлана ала икән: Чәчен тап-такыр кырган шикелле, тиресе һәм мие белән күптән башын (чәчен мәгънәсендәге күчерелмәлек) кырып ташларлык кына чүбек башлы (фразеологизм) Вәли муллалар Зингерның матур марҗасының башын кырган булалар (туры мәгънәгә якын күчерелмә, троп булып күзалланмый). Күчерелмә мәгънә төсмерләренең төрләрен күзаллар өчен янә берничә вариант китерергә була: “Менә Ахмакҗан абзаң чәй сәүдәсе вакытыннан бирле үк килгән гадәте белән “Жигули” бутылкасының башын да, фәләнен дә кырмыйча, туп-туры игълан итеп килә бит. Син дә, бер мәртәбә ширкәттән акча алгач, Зингер марҗасын башсыз калдырырга ирекле түгелсең. Аның башы матур, синең башың төсле ярты пот чүпрәк чолгамаган (222 б.).  

“Мич башы кыйссасы” мәкаләсенең өстәмә исеме дә бар: “Баштан үткән бер эш”. Бер башисемдә – ике баш сүзе, икесе ике мәгънәдә: фразеологизм булып береккән гыйбарәләр, шулай да бермәгънәлелеге икесенеке ике яссылыкта (284 б.).

 Хәзер килеп сүзләрнең туры мәгънәдән күчерелмә мәгънәле берәмлеккә әйләнгәнгәндә мәгънә төсмеренең үзгәрү барышын күзәтик әле:    – мәгънә киңәя: мәсәлән, тырнак капкын мәгънәсенә кадәр киңәя (9 б.):  Ходай сезне Газраил тырнагына тапшырмыш иде;    – кылычтан кичерү фразеологизм төсмерен алып, гомумән җәзалау мәгънәсенә күтәрелгән: … инглизлар һиндлеләрне кылычтан кичереп, ачлык илә зәһәрләнгәннәре шикелле… (9 б.).    

Янә мисаллар: Инде хәзердә: “Фикер” идарәсен кырдырам, ваттырам”, дип сөйләп утырганда, аңар итәк астыннан спичка сызып, пожар чыгарасыз (30 б.); Ул, синең шикелле, бер тиенләп ярлыларны да тунап йөрмәгән (33 б.).    

Һәр троп, телбизәкнең тәэсир көчен уйлаганда-анализлаганда шагыйрь сурәтенең публицистлык сыйфатлы булуын,  ягъни иҗтимагый төсмер алуын тоясың: …Әгәр милләтне йоклаган, дисәк, дөнья көпчәгенең бу кадәр дөбердәп әйләнүенә вә башка милләтләрнең әллә нинди каты вә йөрәк яргыч тавышлауларына уянырга кирәк иде (10 б.);  …Милләтнең һушы китеп, гакылсыз ятканда милләтне ашаган, кабыргаларын тишкән оятсыз ак башлы каргаларны, кәкре башлы, яшел яки сары гәүдәле Бохара козгыннарыны (редактор искәрмәсендә: Бохара ягында иске ысул белән (кадимчә) укып кайткан муллалар һәм ишаннар истә тотыла) куып җибәрик. Тагы да ул кортлар вә ул козгыннарның милләтне ни рәвештә ашаганнарын рәссамнар хезмәте илә милләтнең үзенә күрсәтик, милләтне аларга каршы ачуландырыйк, чәчләрен аягүрә торгызыйк; борыңгы кылган эшләре өчен милләт аларны аяк астына салып изсен, һич дөньяга килмәгән кеби итсен; каргаларны, муеныннан кысып, борынгы ашаганнарын карылдатып чыгарсын; Шулай бит! Андин соң Бохара чапаны эченә төрелгән хәйләкәр төлкеләрнең чапан җиңеннән өстерәп, көзге каршысына китерик; көзгегә каршы авызларын каерып ачыйк та, милләткә көзгедән канлы авызларын күрсәтик; милләт күрсен, ашаганнарына инансын, икенче мәртәбә та кыямәт (мәңгегә, кыямәткәчә) алданмасын (11 б.).    

Тукайда шигъри әсәр булсын, публицистика булсын һәр аерым күчерелмә мәгънәле сүз, гыйбарәләр ярдәмендә бөтен бер сурәт-образ, сынландыру (гәүдәләндерү) барлыкка килә. Талант! Хәер, бу хакта сүздән сурәт ясау осталыгына багышланган махсус бүлектә үзенә аерым тукталырбыз. Ә хәзергә Габдулла Тукайның телбизәк җәүһәрләре мирасыннан берничәсен генә зиһендә беркетеп, алга таба китик: Дәрт белән каләм сызу; Кеше гомере сүнү; Күз тегеп багу;  Күктә, югарыда ни генә булмас, очсыз-кырыйсыз күк бит ул һ.б.                                          

 х   х   х

Иҗатчы белә: неологизм өлкәсе дә сурәти фикерләүгә бәйле, димәк ки, монда да сабак алуны  журналист текстының чишмә очында торган  Габдулла Тукайдан башлау мәслихәттер. Әдипнең татар сөйләме үсешенә керткән шәхси өлеше ул татар халкы моңарчы күчерелмә мәгънәле иткән берәмлекләрне сөйләмгә актив тартуы белән бергә, үзенең дә төрле сүзләргә күчерелмә мәгънә төсмере салып, сөйләмгә кертеп җибәрүе:  

“Чүкеч” журналына кызучы (кызыгудан) кешеләргә: Тимер кызган саен чүкечләргә (биредә чүкечләү фигыле күздә тотыла, алга таба бу текстта ул шушы формада чүкечләү фигылен дә өсти) яхшы буладыр (84 б.); Бу карагруһлар әүвәлдә йөзләп булсалар да, бара-бара берничә шара-барагына  (алынма сүз, көлке төсмере бирә торган) калганга, мөселманнарның йөзенә кара яга (фразеологизм)  алмадылар. Алар, үз уйларынча, бер дә кәләпүшсезләргә һәи русларга кушылмаска вә Думадагы рус, әрмән, яһүди, татар депутатларына йөзе бер тәңкәлек чуклы кәләпүшләр алып баручы бер кәләпүшле вә яшел читекле мөселманны (иҗтимагый күчерелмә мәгънә) гына Думага җибәрмәкчеләр иде (109 б.).   

Соң, болар дин өчен шаулаганнармы? Дин өчен дип акыллыбашланганнармы? (248 б.).    

Ялган ишанстволарга кол булып торудан чыгып, хөр Русиянең свободный гражданы булмак кирәк. Ишанизмның гипнотизмы куәсеннән котылып, мөмкин кадәр дөнья, ахирәт өчен файдалы мәгърифәт хасил кылмак кирәк. (16 б.);                                                                         

 х    х    х  

Метафорик фикерләү нәтиҗәсенең иң югары ноктасы –ул шәхси телбизәк – афоризм дип билгеләнгән. Тукай бу иҗат җимешенең дә чын остасы дип танылган. Бу –  “Тукай сабаклары”ның үзенә бер мөстәкыйль тезисы. Тәфсиллерәк тукталырбыз.  Хәзергә  күзәтү һәм анализ өчен аның афоризмнарының кыскача исемлеген китерү белән чикләнәбез.                       

Очып төш тә балалык бишегеннән,  ябыш –  аерылма мәктәп ишегеннән;    
Бәлеш белән гыйлем бергә җыелмас;    
Тук корсак укуга бик йомшак, бик чукрак буладыр;    
Каз канатлары ак булыр, ир канатлары ат булыр;    
Сабыйларның канатланыр вакъты мәктәпләрдә укыр чак булыр;    
Өч наданга алмашынмас – бер язу белгән кеше; мәгърифәт эстәр, иренмәс һич – кеше булган кеше    
Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул; картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул;    
Эш беткәч уйнарга ярый;    
Наданлык таптамасын – янчелербез, каләмгә каршы бармыйк, чәнчелербез;  
 Чүп булгач чүп инде.Ул таралып ятса да, тәртипкә салынса да – барыбер чүптер;   
Әфьюн башлар уйлап чыгарган ямьсез исемнәр дә татар балаларына кушылмасын;  
 Син әле үс һәм укы күп, шунда аңларсың барын; мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын;    
Җиһан шатлык белән хәсрәтне бер җиргә җыйган;  
 Ачлык, салкын, ялангачлык – өчесе берьюлы һөҗүм иткәч, адәм түгел дию дә чыдамас;    Михнәт үтсен генә, адәм баласы тиз оныта аны  
 Татар бае газет сөйми;  
 Байлар үлсә, оҗмахлы икәнен хәерчеләр дә белә, фәкыйрьләрнекен ишаннар да белмиләр;    Тугъры әйтергә яраганда, кинаяләргә сыгыну нәрсәгә?  
 Бармыни бездә, гомумән, чын кеше кадерен белү!?
Без аны кайдан белик, мескин үлеп аңлатмагач?!  
 Бар мөселман була алса иде бер гәүдә;  
 Кеше ата берлек белән туган түгел, бәлки фикер һәм тоткан юлы белән кардәш була;  
 И җүләр, кысканга былтыр кычкыралармы быел;  
 Арыслан вәхши хайван булса да, чыпчык авызыннан корт алып вакланмыйдыр;    Бүрек ташлап котылмыйлар бүредән;    
Тәнкыйть – кирәкле шәйдер;  
 Һәр матурда начар якның берсе булгый  
 Урманның да бөтен җирендә төлке булмый, мәкаләнең дә һәр сәтырында көлке булмый;    Тупаслар белми шигърият дигән сүз кадрене;  
 Шагыйрь күңелендә кыш булмый да кар яумый    
Халык җырлары – безнең бабаларымыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә иң бәһале бер мирастыр.  

 Халык җырларына әһәмият бирергә кирәк, дип кат-кат әйтелде инде. Ни өчен әһәмият бирергә кирәк. Шуның өчен ки, чын халык телен, чын халык рухын безгә тик халык җыруларыннан гына табып була (Зиннур Мансуров әзерләде. М.җ., 2014, 18 апр., 30 апр.). 

matbugat.ru

Просмотров: 1326

Комментирование запрещено