Фирдүс Тямаев: “Кайгырмагыз, төшенкелеккә бирелмәгез, бу сынау безгә юкка түгел”

news_29016Шактый гына югалып торганнан соң, Татарстанның атказанган җырчысы Фирдүс Тямаев кабат туры эфирга чыкты. Җырчы туры эфир аша яраткан тамашачыларына бер-бер артлы хит җырларын башкарды, кече улы Кәрим белән яхшы кәеф өләште.

“Уразаның  өченче көненә дә кердек, хәлдән килгәнчә тотабыз. Кемнәр әле кермәде, әле дә соң түгел, ураза тоту бер җан рәхәте икән. Шушы изге айда үзебезгә сабырлык, исәнлек-саулык сорыйк, сугышлар, ачлыклар булмасын, дип теләкләр телик. Аңлыйм барыгызны да: эш юк, хезмәт хакы юк. Үзебез дә эшсез. Бу чир тизрәк бетсен иде инде. Иң мөһиме, кайгырмагыз, төшенкелеккә бирелмәгез, бу сынаулар безгә Аллаһ тәгаләдән бер билге, юктан түгел. Соңгы арада туры эфирга чыга алмадым, хәл булмады. Хәзер инде күнектем, көн саен туры эфирга чыгарга исәп”, — дип сөйләде җырчы туры эфир барышында. 

Ә Фирдүснең кече улы,  бәләкәй блогер Кәрим — үзе бер тамаша.  “Куянблогер”  ди әтисе аны яратып. Гармун да тарта, бии, тагын бер Фирдүс Тямаев үсеп килә түгелме? Җырчының инстаграм аккаунтында балалары белән төшкән бик күп кызыклы гаилә видеолары, туры эфирлары сезгә бер кочак позитив бүләк итәр, карарга онытмагыз.  

matbugat.ru

Просмотров: 855

Один комментарий

  1. Бу сынау безгә илебезне саткан өчен бирелде. Моның белән генә төгәлләнми әле бу. Берәр әшкә өйрәнә торыгыз.