Гаиләбезнең алтын баганасы

IMG_16051Гадәттә, кызлар булачак тормыш иптәшен үз әтисенә охшатып сайларга тырыша, диләр. Сеңелем Дилә өчен дә, минем өчен дә әтиебез ты­рышлыгы, хезмәт сөючәнлеге, гаилә җанлы булуы белән үрнәк булып тора.

Әтиебез Исмәгыйль Та­җетдинов 1940 елда Елховка районының Мулла авылында күпбалалы гаиләдә дөньяга килә. Алты сеңелесе арасында бердәнбер малай булганга, аны барысы да яраталар. Ә әнисе Нурҗиһан көтеп алган улын: “Минем алтын баганам”, — дип сөя булган. 

Тырыш, уңган гаиләдә әтиебез, эш рәтенә кечкенәдән төшенеп, һәрнәрсәнең хезмәт белән килгәнен белеп үсә. Ибраһим бабабыз авылда тире җыючы булып эшли. Әтиебез дә аның эшен дәвам итеп, 17 яшеннән тире җыя башлый. Әнә шулай, үз көче белән акча эшләп, яшьтән мөстәкыйльлек­кә омтыла ул.

Ә армиядән хезмәт итеп кайткач, егет чибәр, уңган, бар яктан да килгән күрше кызы Фәниягә гашыйк була. Кыз да аның кайнар хисләренә җавап бирә, һәм бераздан яшьләр өйләнешәләр. Ә берничә айдан үзләренә йорт сатып алып, башка чыгалар. Мине, беренче мәхәббәт җимешләрен, алар шунда алып кайталар.

Яшь кенә булуларына ка­рамастан, әти белән әни зур хуҗалык белән яшиләр: күпләп мал-туар, кош-корт асрыйлар, умарта тоталар, бакча чәчәләр, дәүләт эшенә дә өлгерәләр. Әти шулай ук халыктан тире җыеп эшкәртә, ә Кинель-Чер­касс медицина училищесын тә­мамлаган әни, фельдшер-аку­шер вазифаларын баш­карып, авыл халкының сәла­мәтлеге сагында тора. Әтие­без килә­чәккә карап яши. “Шәһәрдә пер­спективалар зур. Кызыбызга да укырга, эш табарга мөмкин­лек күб­рәк булыр”, — дип әнине Са­ма­рага күчеп китәргә үгетли. Балаларны читкә чыгарып җибәрергә авыр булса да, яшь­ләрнең карарларына әти-әниләре дә каршы килмиләр. Шулай итеп, безнең гаилә, авылдагы йортыбызны, мал-мөлкәтне сатып, шәһәргә килеп төпләнә. Сеңелем Дилә инде Самарада туа.

Әниебез хезмәт юлын ме­дицина өлкәсендә дәвам итеп, башта шәһәрнең 13 сан­лы, аннан медицина универ­си­тетының клиник хас­та­ха­нәләрендә эшләде. Ә әтие­без, берничә ел сату тар­магында хезмәт куйганнан соң, машина руле артына утырды. Аның бар тапканы, тырышканы безнең өчен булды. Ул безне гел үсендереп, белгән һөнәр-шөгыльләребезне мактап яшә­де. Нинди генә чагы булса да, әтидән бер дә авыр сүз ишеткәнебез булмады.

Тулы гаиләдә, ата-ана мә­хәббәтен тоеп үскән бала көчле һәм бәхетле була, диләр. Бу чынлап та шулай. Сеңелем Дилә белән тормышта үз урыныбызны таба алуыбыз, аякта нык басып торуыбыз өчен әниебез белән әтиебезгә бурычлы. Алар безгә яхшы тәрбия, югары белем биреп, зур тормышка аяк бастырдылар. Бүген дә әти-әниебезнең яр­дәмен тоеп яшибез.

Алар икесе дә лаеклы ялда инде. Красный Яр районының Ялтай авылында бик матур йорт корып, шунда яшәп яталар. Без дә сеңелем белән, әти-әнигә якынрак булыйк дип, алар янәшәсендә өйләр төзеттек. Сүз уңаеннан, мин үземнекен (ул төп йорт белән бер участокта) әтинең ярдәменнән башка кора да алмас идем. Ирем белән Самарада көне-төне эштә булганга, төзелеш эшләрен әти контрольдә тотты. Бервакыт: “Кызым, үпкәләсәң — үпкәлә, тө­зүчеләреңне куып чыгардым! Бигрәк намуссыз эшлиләр!” – дип шалтыратмасынмы! Ниш­ләтәсең, яңа эшчеләр эзләргә туры килде. Үзе тырыш кеше буларак, әти башкалардан да эшне җиренә җиткереп башкаруларын таләп итә шул. Ул бүген дә актив тормыш алып бара. Һәрвакыт хәрәкәттә, гел нәрсәдер эшли, ватылганын төзәтә, кирәген ясый, әнигә йорт эшләрендә булыша.

Ял көннәрен, бәйрәмнәрне без бергә, авылда уздырырга яра­табыз. Дилә белән безнең кызларыбыз Гөлнара һәм Ди­на­ра да гаиләләре белән кунак­ка кайт­канда төп йорт гөрләп тора!

Бу язда гаиләбездә зур ва­кыйга – яраткан әтиебезгә 80 яшь тула. Без аны чын күңелдән шушы гомер бәйрәме белән котлап, изге теләкләребезне җиткерәбез. Кадерле әтиебез! Син – гаиләбезнең терәге, алтын баганасы! Бөтен го­мерең­не безгә багышлавың, мәхәб­бәтең, төпле киңәшләрең өчен мең-мең рәхмәт сиңа! Әниебез Фәния белән 55 ел бергә матур гомер кичерәсез. Киләчәктә дә тигезлектә, татулыкта, безне сөен­дереп, туган йортыбызның утын сүндермичә, нигезебезнең яме, нуры булып озак яшә­вегезне телибез.

IMG_16051

Изге теләкләр белән бар­лык туганнарың, онык-онык­чыкларың исеменнән кызың ФИРДӘҮС.

 «Бердәмлек»

Просмотров: 998

Один комментарий

  1. Күркәм гайлә,күңелләре дә матур булырга тиеш. Йөз процентка ышанам…