Казан кинофестивале кайбер программалары өчен онлайн платформа әзерли

9bf7f7388be50d003f61135dКинофестиваль 4 – 9 сентябрь көннәрендә үткәреләчәк.

Казан халыкара мөселман киносы фестивале кайбер программалары өчен онлайн платформа әзерли. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова әйтте.

«Без быел фестивальне үткәрүдән баш тартмадык һәм аның вакытын дап чигермибез. Ул 4 — 9 сентябрь көннәрендә үткәреләчәк. Без ул вакытка кадәр вазгыять рәтләнер һәм барлык чикләүләр дә бетерелер дип өметләнәбез», — диде Миләүшә Айтуганова.

«Без онлайн-фестивальләрнең тәртибен өйрәндек. Әйтик, бары тик онлайн форматта гына эшли торган „Дубль 2“ кинофестивале бар. Аның сайтка беркетелгән онлайн платформасы бар. Барлык ачылу-ябылулар онлайн трансляцияләнә», — диде ул.

Казан кинофестивален оештыручылар трансляцияләр белән генә чикләнеп калмыйча, режиссерлар, актерлар белән онлайн аралашырлык мәйдан карый. «Миңа калса мондый онлайн мәйдан моңарчы килү мөмкинлеге булмаган бик күп кинематография вәкилләрен җәлеп итә алыр иде», — ди Миләүшә Айтуганова.

Миләүшә Айтуганова жюриның да онлайн эшләү мөмкинлеге барлыгын искәртте. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 691

Комментирование запрещено