Казан халыкара мөселман киносы фестивале 4 – 9 сентябрь көннәрендә була.
Казан халыкара мөселман киносы фестивале халыкара питчинг үткәреләчәк. Ул онлайн форматта булырга мөмкин. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова әйтте.
«Без быел да кинофестиваль кысаларында халыкара питчинг үткәрергә уйлыйбыз. Чөнки үткән питчинг үз нәтиҗәләрен бирде. Аларның берсе — Үзбәкстан белән копродукция булган „Сөмбел“ фильмы. Тагын берсен — „Алмачуар“ ны Илшат Рәхимбай белән бергә Казахстан катнашында әзерлибез», — диде Миләүшә Айтуганова.
Ул быелгы питчингның онлайн режимда булу мөмкинлеген әйтте. .
Казан халыкара мөселман киносы фестивале 4 — 9 сентябрь көннәрендә үткәреләчәк. Оештыручылар кинофестивальнең кайбер программалары өчен онлайн платформа әзерли.
Просмотров: 786