Татар эстрада җырчылары табибларга рәхмәтләрен белдерде

колРоссиядә үзизоляция вакытлары. Бу көннәрдә безнең сәламәтлегебез сагында табиблар тора. Алар ялны белмичә эшли. Татар эстрадасының популяр җырчылары табибларга рәхмәтләрен белдерде.

Раяз Фасыйхов: «Кызганыч, бу авыруның булуы дөрес»

«Бу ситуацияне бөтен кеше дә аңлап бетермәскә дә мөмкин. Кемнәрдер ялган дип уйларга мөмкин. Әмма, хөрмәтле дуслар, кызганыч, бу авыруның булуы дөрес. Табиблар, сезгә рәхмәт. Үзегезнең, балаларыгызның гомерләрен кызганмыйча, бүген иң беренче сафларда торасыз. Сез бу куркыныч авыру белән көрәшәсез. Сезгә Аллаһның рәхмәте яусын, һәм Аллаһ ярдәменнән ташламасын», — диде Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасыйхов.

Алсу Әбелханова: «Табиблар, безне яклаганыгыз, саклаганыгыз өчен рәхмәт!»

«Хөрмәтле табибларыбыз, сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәсе килә. Сез шундый авыр вакытларда эштә. Ял итмисез, өегезгә кайта алмыйсыздыр. Шуңа күрә безне яклаганыгыз, саклаганыгыз, дәвалаганыгыз өчен рәхмәт», — диде Татарстанның атказанган артисты Алсу Әбелханова.

Ринат Рәхмәтуллин: «Алар үзләрен, исәнлекләрен кызганмыйча, вирус белән көрәшә»

«Табибларга, шәфкать туташларына олы рәхмәтемне белдерәсем килә. Алар үзләрен, исәнлекләрен кызганмыйча, вирус белән көрәшә», — диде Ринат Рәхмәтуллин.

Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова: «Шушы дөнья мәшәкатьләре үзегезне дә сындыра күрмәсен»

«Көнне-төнне белмичә, үзләренең эшлисе эшләрен эшли алмыйча, халкыбыз, кешеләр өчен һәрвакыт үзләренең көчләрен биреп торучы табибларга, шәфкать туташларына халкыбыз, үз исемебездән рәхмәт! Авырмагыз! Шушы дөнья мәшәкатьләре үзегезне дә сындыра күрмәсен», — дип сөйләде җырлы гаилә.

Рөстәм Закиров табибларга рәхмәт сүзен җиткерде

«Медицина хезмәткәрләренә балачактан ук хөрмәтем зур. Шушы шартларда үзләрен аямыйча халыкка хезмәт күрсәткәннәре өчен рәхмәт!» — диде Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров.

intertat.tatar

Просмотров: 760

Комментирование запрещено