Быел изге Рамазан ае «Мәчетем — минем йортым, минем җәмгыять — минем гаиләм» шигаре белән уза. Мәчетләрдә барлык мөселманнар өчен гадәти булган ифтар һәм тәравихлар юк.
Мәскәү өлкәсе мөселманнары Рамазан ае дәвамында мохтаҗларга ифтар өчен азык-төлек таратачак. Акциягә матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр шәһәр округы имамы белән элемтәгә керә ала. Имамнарның контактлары Диния нәзарәте сайтындә бар.
Просмотров: 1054