Рустам Минниханов возглавил национальный рейтинг губернаторов / Миңнеханов губернаторларның яңартылган илкүләм рейтингында беренче урында

5d8be6915e85735eПрезидент Татарстана Рустам Минниханов возглавил национальный рейтинг губернаторов за март — апрель 2020 года Центра информационных коммуникаций «Рейтинг».

В тройку лидеров также вошли мэр Москвы Сергей Собянин, губернатор Тюменской области Александр Моор. Замыкает топ-10 списка глава Чечни Рамзан Кадыров.

Ранее глава республики оказался на третьем месте в рейтинге глав российских регионов, внедряющих лучшие практики по предотвращению распространения коронавируса нового типа.

realnoevremya.ru

***

Рейтинг нәтиҗәләре коронавирус эпидемиясе һәм аның нәтиҗәләре белән көрәштә төбәкләрнең уңышлы эшләвен күрсәтте.

 Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2020 елның март–апрель айларында губернаторларның илкүләм рейтингын җитәкләде. Тикшеренүне «Рейтинг» Мәгълүмати коммуникацияләр үзәге үткәрде.

«Рейтингта экспертларның профессиональ һәм социаль даирәсе җәлеп ителгән. Аларның мондый составы тикшерү нәтиҗәләрен иң демократик, гади кешеләр фикеренә якын итеп ясау мөмкинлеге бирә», — диделәр рейтингны төзүчеләр.

Рейтингның беренче төркеме башында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тора. Исемлекнең икенче һәм өченче урыннарын Мәскәү мэры Сергей Собянин һәм Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор били. Исемлекнең унлыгын Чечня башлыгы Рамзан Кадыров тәмамлый.

«Волга» эксперт штабының онлайн-утырышында яңартылган рейтинг нәтиҗәләрен Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Илкүләм кыйммәтләрне саклау фонды башлыгы Александр Малькевич шәрехләде.

«Бүген губернаторларның илкүләм рейтингын бастырдылар. Анда Татарстан Президенты Мәскәү мэрын узып, беренче урында тора», — диде Александр Малькевич. Ул яңа рейтинг нәтиҗәләрен республиканың грамоталы мәгълүмати сәясәте белән аңлатты, ул коронавирус турындагы фейкларны минимальләштерергә һәм кешеләргә дөрес мәгълүмат җиткерергә мөмкинлек бирә.

Аның сүзләренчә, республика хакимият органнары эшенең төгәл төзелгән системасы төбәккә коронавирус эпидемиянең икътисади нәтиҗәләре белән уңышлы көрәшергә мөмкинлек бирәчәк.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 1063

Комментирование запрещено