Рөстәм Миңнеханов Инстаграмда язылучылар санын 2 миллионга кадәр арттыра алуын әйтте

view_6406499_4581471[1]Хәзер Татарстан Президентының Инстаграм социаль челтәрендә ярты миллионга якын язылучысы бар.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Балалар җыры марафоны» концертында Инстаграм социаль челтәрендә язылучылар санын ярты миллионнан ике миллионга кадәр арттыра алуын әйтте.

«Штаб» креатив индустрияләре резиденциясендә концерт алып баручылар республика җитәкчесеннән «миллион язылучы булуын теләр идегезме» дип сорадылар.

«Әгәр дә мин үземә миллион яки ике миллион язылучы булдыру бурычын куйсам, бу саннарны чынга ашырырга була. Мин үзем өчен беркайчан да мондый бурыч куймадым. Ләкин мин аларны болай да шактый күп дип саныйм», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Рәсми мәгълүмат бирү өчен Татарстан Президентының матбугат хезмәте һәм җаваплы затлары бар, дип өстәде ул.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 1018

Комментирование запрещено