Самара өлкәсендә коронавирус пандемиясе куркынычы сәбәпле үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелгәнгә бер айдан артык вакыт узды. Күп оешмаларның хезмәткәрләре читтән торып эшләүләрен дәвам итәләр. Ә сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп, көн саен эшкә йөрүче һөнәр ияләре бүгенге шартларда ничек эшлиләр икән? Шул турыда сораштыру уздырдык.
Алия ИСМӘТУЛЛИНА, шәфкать туташы:
- Мин эшләгән Самара медицина университеты клиникаларының пульмонология бүлегендә тын юллары, үпкә чире белән авырулар дәвалана. Безгә коронавируслы авыруларны китермиләр, тән температуралары югары булганнарны аерым яткырабыз. Сакланабыз инде, маска, перчатка киябез, кулларны юабыз, дизенфекция үткәрәбез. Шулай да, һәр медицина хезмәткәре куркыныч зонасында, дип әйтер идем. Чөнки коронавирус билгеләре беренче көннән беленми, инкубация чорында авыру белән элемтәгә керү куркынычы бар. Моңа карамастан, табиблар да, кече медицина персоналы да тәүлек әйләнәсе кешеләр сәламәтлеге сагында тора, бүрычларын намуслы башкаралар.
Үз-үзеңне изоляцияләү режимы вакытында башкаларга өйдә утырырга киңәш итәр идем. Чөнки хастаханәләрдә авырулар саны азрак булган саен, авыруларга игътибар күбрәк булуын аңлыйсыздыр. Үз-үзебезне сакламасак, табиблар ярдәм итә алмаска да мөмкин. Бу авыр көннәрдә барыбызга да исәнлек телим.
Салават ШӘФИЕВ, азык-төлек китерүче (курьер):
- Бүген кафе-рестораннарның күбесе ризыкны чыгарып бирү яки заказ белән өйгә илтү системасы буенча гына эшлиләр. Бу безгә, курьерларга, күбрәк акча эшләргә мөмкинлек бирер, дип куанган идем. Ә чынбарлыкта заказлар элеккегә караганда да әзрәк. Беренчедән, өйдә эшләргә мәҗбүр булган хатын-кызларның ашарга пешерергә вакытлары кала. Икенчедән, кешеләр пандемия вакытында чит кеше әзерләгән һәм өйгә китереп биргән ризыкны ашарга курка, дип уйлыйм.
Заказларга килгәндә, халык күбесенчә япон һәм итальян кухнясы ризыкларына өстенлек бирә. Без кешеләрнең сәламәтлеге турында кайгыртабыз: медицина битлекләрендә, перчаткалардан йөрибез, кулларыбызны дизенфекциялибез. Заказ ясаучыга ризыкны кулдан-кулга бирергә ярамый, дистанцияне саклыйбыз.
Рәмзия ШӘРИБҖАНОВА, трамвай йөртүче:
- Бүген шәһәр транспортында пассажирлар агымы кимеде. Мәсәлән, Самараның Киров трамвай депосы маршрутларында сменага 50 — 60 кеше йөртәбез. Бу, гадәттә, шәһәрнең тормыш-көнкүрешен тәэмин итүче оешмаларда эшләүче халык. Ә көндез вагоннар буш диярлек.
Иртән рейска чыгар алдыннан безнең тән температурасын тикшерәләр, вагоннарны дезинфекция растворы белән юып чыгалар.
Әлбәттә, шәһәр транспорты хезмәткәрләре, аеруча кондукторлар зур куркыныч астында. Безгә көненә йөзләгән кеше белән аралашырга туры килә бит. Ә өйдә балаларыбыз, якыннарыбыз көтә. Шуңа күрә саклану чараларыннан тайпылмаска тырышабыз.
Регина ХӘМИДУЛЛИНА, кибетче:
- Кибет җитәкчелеге бөтен хезмәткәрләргә дә битлекләр һәм перчаткалар кияргә куша, көненә берничә тапкыр тән температурабызны үлчиләр. Шулай да үземне куркынычсызлыкта дип хис итмим. Эшкә килгәндә урамда, шәһәр транспортында вирус йогарга мөмкин. Тик нишләтәсең, өйдә утырган өчен хезмәт хакы түләмиләр бит.
Үз-үзеңне изоляцияләүнең беренче көннәрендә кибеттә сатып алучылар саны әзәйгән иде. Бераздан халык тынычлана төштеме, соңгы вакытта кеше күп йөри башлады. Дөрес, беренче көннәрдәге кебек ярма-токмачларны капчыклап сатып алмыйлар. Ипи, сөт, чәй кебек көндәлек ризыкларга ихтыяҗ зур.
Тиздән коронавирус пандемиясе чигенер, элеккеге яшәү рәвешенә әйләнеп кайтырбыз, дип ышанасы килә.
Менә шундый гади һәм көчле рухлы кешеләр яши безнең арада. Вирус куркынычы янауга карамастан, алар көн саен эш урыннарында. Без дә аларның исәнлеген кайгыртып, маска, перчатка киеп, трамвайларга утырыйк, кибетләргә керик. Безнең сәламәтлек үзебезнең кулларда.
Язманы Алия АРСЛАНОВА әзерләде.
Просмотров: 1126