«Булатов — татар фамилиясе»: Рейхстагка Җиңү байрагын кадаган тагын бер татар хакында

dkuW4tCvCacКиров өлкәсендә Григорий Булатовны Рейхстагка Җиңү байрагын беренче булып кадаган солдат буларак хөрмәтлиләр. 1945 елның 30 апрелендә 14 сәгать 25 минутта разведчик Григорий Булатов казах егете Рәхимҗан Кошкарбаев белән бергә, беренчеләрдән булып, рейхстагка кызыл байракны урнаштыра.

Булатов Григорий Петр улы 1925 елның 19 апрелендә Свердловск өлкәсенең Черкасово авылында туа. Дүрт елдан Булатовлар гаиләсе Свердловск шәһәренә күченеп китә.

Григорийның әтисе сугышта үлә һәм шул сәбәпле егет фронтка эләгергә тели. Тик аңа 16 яшь кенә булу сәбәпле, аны алмыйлар. 1943 елның июнендә 17 яшьлек Булатов фронтка озатыла торган атлар эшелонына утырып фронтка кача. Великие Лукига килеп җитә, аны 150нче дивизия составына билгелиләр. Ул эләккән беренче сугыш ук канкойгыч була — Булатов хезмәт иткән ротадан 12 кеше генә кала. 1944 елның апрель аенда Беренче Белоруссия фронтының 150нче дивизиясендә хезмәт итә. Григорий Булатов капитан Сорокинның разведка ротасына эләгә һәм Берлинга кадәр барып җитә. 1945 елның язына разведчик инде III дәрәҗә Дан ордены һәм ике «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнгән була.

«Гриша Булатов байракны зур атның муенына бәйләде»

150нче дивизиянең хәрби көндәлегендә язылганча, лейтенант Рәхимҗан Кошкарбаев һәм рядовой Григорий Булатов «пластуннарча шуышып бинаның эченә үткән һәм кеү юлының баскычында кызыл байрак беркеткән».

Григорий Булатовның сугышта күрсәткән батырлыгы разведчик Виктор Правоторов хатирәсендә сакланган:

 «Лейтенант Сорокин приказ бирде: «Берәм-берәм, кыска йөгерү белән, алга!» Приказны үтәп, без торып бастык. Карыйм — янымда Булатов. Башкалар ут эченнән чыга алмаган. Каешка пуля тиеп, эз калдырды. Бераз ял иттек. Соңгы ыргылыш — Рейхстаг дивары. Яттык, кирпеч томаламаган тәрәзә юкмы икән дип карыйбыз. Берсе бар. Җаен туры китереп, тәрәзә аша кердек, башта граната ыргыттык. Коридор буйлап баскычка чыктык, икенче катка күтәрелдек. Булатов белән тәрәзә янына килдек, Королева мәйданына карадык. Гриша Булатов тәрәзәдән байракны чыгарды. Без аны шунда беркеттек.

Шулвакыт аткан, граната шартлаган, аяк киеме тавышлары ишетелде. Без сугышырга әзерләндек, тик бәрелеш булмады. Безнең арттан Лысенко, Брюховецкий, Орешко һәм Пачковский килгән икән. Алар белән лейтенант Сорокин. Ул безнең янга килде, кулларны кысты һәм байракны алды: «Моннан ул начар күренә, егетләр. Түбәгә күтәрелергә кирәк», — диде ул.

Шул ук баскыч буйлап түбәгә җиткәнче өскә күтәрелә башладык. Максатка ирештек. Байракны кая беркетергә? Скульптуралар төркеме янына беркетергә булдык. Гриша Булатовны менгереп утырттык. Иң яшь разведчик байракны зур атның муенына бәйләде. Сәгатькә карадык: 14 сәгать 25 минут».

Гази Заһитов төркеме рейхстагка байракны 14 сәгать 30 минутта кадаган дип санала. Ә Егоров һәм Кантария — 22 сәгатьтә. Бу — Берлин вакыты белән, ә Мәскәү вакыты белән санаганда, инде 1 Май була.

Дивизия газетасы корреспонденты Василий Субботин Кошкарбаев белән Булатовның батырлыгын оныттырмас өчен тырыша, әмма бу максатына ирешә алмый. Ул болай дип яза: «Соңгы 15 елда мин Рәхимҗан һәм Булатов батырлыклары онытылуына газапландым. Беркемнең дә исеме, никадәр генә югары күтәрелсә дә, шундый ук батырлык эшләгән башкаларны күләгәдә калдырырга тиеш түгел».

Рәхимҗан Кошкарбаев Алма-Ата кунакханәсе мөдире булып эшли, «Җиңү Байрагы» һәм «Штурм» китапларын яза, өч тапкыр шәһәр районы советы депутаты итеп сайлана 1988 елда вафат була. 1999 елда аңа Казахстанның Халык каһарманы исеме бирелә.

«Булатов — татар фамилиясе»

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының татар диаспорасын өйрәнү үзәге мөдире Булат Хәмидуллин Григорий Булатовның тарихын өйрәнгән:

«Барлык хәрби документларда Григорий Булатов рус егете буларак теркәлгән. Әмма аның кунгур татары яки керәшен татары булуы мөмкин дигән фаразыбыз бар, чөнки Булатов — татар фамилиясе. Рус авторлары аның турында китаплар чыгардылар, ләкин авыз тутырып бер кеше дә аны рус батыры дип әйтми. Казахстанда Григорий Булатов турында төгәл итеп татар, диләр. 

Хәрби документларда ул рус кешесе булып бара. Мисал итеп әйтәм, күп кенә яһүд милләтеннән булган кешеләр, Саха-Якутиядән чыккан якут егетләре рус дип теркәлгән. Кайвакыт татар егетләрен башкорт дип күрсәткәннәр. 

2013 елда Лилия Мөхәмәдиева белән берлектә «История татар в лицах» дип исемләнгән китап сериясендә без «Гази Загитов, Григорий Булатов — знаменосцы Великой Победы» дигән китап нәшер иттек. Ул китапта без Григорий Булатов белән Гази Заһитов турында яздык. Мин Булатов фамилиясенең татарларга хас булуын ассызыклау өчен китап башында күп кенә Булатов фамилияле Бөек Ватан сугышының татар батырлары турында мәгълүмат бирдем. 

Булатов Свердловск өлкәсенең Черкасово авылында туган, Черкасово авылы — кунгур татарлары яшәгән төбәк. Сугыштан соң ул Пермь өлкәсенә кайта. Григорий Булатов Пермь татарлары, кунгур татарлары булган җирләрдә яшәгәнлеген аңлыйбыз. 

Григорий Булатовның Рейхстагка Кызыл байракны беркетүе рәсми документларда теркәлгән. Ул Советлар Союзы Герое исемен бирүгә тәкъдим ителгән булган. Әлеге документлар архивларда саклана. 

Григорий Булатовны үзем кунгур татары дип уйлыйм, казахлар да шулай дип саный. Булатов белән бергә булган казах кешесе Кошкарбаевка да Советлар Союзы Герое исеме бирелмәде. Кошкарбаевның батырлыгын истә тотып, президент Нурсолтан Назарбаев аңа берничә ел элек Казахстан герое исемен бирде».

«Григорий Булатов керәшен татарлары исемлегендә санала»

Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының керәшен татарларының һәм нагайбәкләрның мәдәниятен һәм тарихын өйрәнү үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Лилия Мөхәмәдиева Григорий Булатовның керәшен татары исемлегенә кертелгәнен әйтте. 

«Григорий Булатов керәшен татарлары исемлегендә санала. Әлбәттә, ул вакытта күбесенең милләтен рус дип язганнар. Татарстан солдатлары үзләрен татар дип язганнар, ә Россиядә яшәүчеләрне рус буларак теркәгәннәр. Ленинград өлкәсеннән барысын да рус дип язганнар.

Григорий Булатовның беренче булып җиңү байрагын куюы расланган. Барлык мәгълүмат архивларда саклана. Аның беренче булуын Сталин танырга теләмәгән. Рейхстагка рәсми Җиңү байрагын рус кешесе куярга тиеш булган, ә Булатов рус түгел. Рәсми байракны рус һәм грузин куйган була.

КФУның китапханәсендәге газеталарда Булатов фамилиясе бар. Төгәл итеп аның беренчеләрдән булып байракны кадавы язылган. Булатов 30 апрель көнне Байракны күтәргән, ә аңа кадәр татар егете Гази Заһитов куйган булган. Аны да исәпкә алмаганнар. Алар кулдан ясалган байракны кадаганнар. Рәсми байраклар тугыз булган. Әлбәттә, барысы да Җиңү байрагын Рейхстаг диварына беренче булып кадарга теләгән. Көчле атышлар барган вакытта, курыкмыйча, алгы сафларда барганнар. Берлинда барысы 40 байрак куелган. Байрак куючылар арасында татарлар булган.

Ул вакытта барысы да чуалып бетә. Анда сәгать поясы да башка булуны онытмаска кирәк. Бик көчле томан һәм төтен булган, солдатлар хәтта кич җиткән дип уйлаганнар.

Григорий Булатов ул вакытта бик яшь булган һәм аның белән санлашып тормаганнар. Сталин сәясәте шундый булган. Булатовны дәшеп, ул эше турында дәшмәскә кушканнар. Дәшми тору бик авыр бирелгән, кешеләргә сөйләсә дә, аңа ышанмаганнар, бары тик көлгәннәр. Барлык документаль фотоларда Булатовны күреп була, тик аны башка кеше дип язалар.

Мелитон Кантария, Слободской шәһәренә килеп, Булатовның кулын кыскан һәм журналистлар алдында аның беренче булып Җиңү байрагын Рейхстагка куйганын әйткән. Ул аны башкалардан яшермәгән».

Хәрби хроника кадрларындагы Булатов кисеп ташланган

Григорий Булатов турында берничә фильм төшерелгән. РЕН ТВ каналы төшергән фильмдагы мәгълүмат бик кызыклы. 1945 елда Җиңү байрагын кадаган вакытта төшерелгән хәрби хроника кадрларында нәкъ менә Григорий Булатов һәм Рәхимҗан Кошкарбаев булган төркем төшерелгән дип сөйләнә. Әмма кадрлар соңыннан монтажланган һәм анда солдатларның ерактан төшерелгән кадрлары гына калган. Булатов бите якыннан төшерелгән кадр кисеп ташланган. Фильмда Җиңү байрагы кадаганнан соң бу хакта дивизия газетасында хәбәр ителүе, Булатовны Булатов Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителүе дә сөйләнә.

«Җиңү байрагы кадаган солдатның язмышы фаҗигале була»

«Тарихта билгеле булганча, Егоров белән Кантария Рейхстагка җиңү байрагын куючылар булып исәпләнә. Тарихи фотолардагы флаг куючы яшь солдат нәкъ Булатов була. Башка штурм бригадаларындагы байрак күтәрүче кешеләр: „Без дә байрак күтәрдек“, — дип әйтмәсеннәр өчен, аларны төрлечә кысрыклый башлыйлар», — дип сөйләде Киров өлкәсе Татар конгрессы рәисе урынбасары Шәмсия Хәлимова.

Григорий Булатов үзенең рейхстагка байрак кадавын яшермәгән. Аңа хәтта «Гришка-рейхстаг» дигән кушамат та бирәләр. Әмма илдә Җиңү байрагын Егоров һәм Кантария кадаган дип санала… Григорий Булатовның язмышы фаҗигале тәмамлана. Поездда барганда, аның янына бер хатын утыра… Григорий Булатовның исемен күтәрергә теләүчеләр бу вакыйганы махсус оештырылган дип әйтә: Җиңү байрагын кадаган солдатны шушы хатынны көчләгән дип, төрмәгә утырталар.

Утырып чыккан Булатовка мөнәсәбәт башкача була. Григорий Булатов инстанцияләргә йөреп, үзенең хаклы булуын исбатларга тели. Әмма аны ишетергә дә теләмиләр. Булатовның хәтта полкташлар белән очрашуга баруы да тыела. Ул эчә башлый. 1973 елның 19 апрелендә Слободское шәһәрендәге бер заводның торбасында аның асылынган гәүдәсен табалар.

«Ул Җиңү байрагын күтәргән кешеләрнең исемнәрен таплар өчен эшләнә, — дигән фикердә Шәмсия Хәлимова. — Төрмәдә утырып кайткач, ул: „Җиңү байрагын Рейхстагка куйдым“, — дип күкрәк кагып әйтә алмый. Төрмәдән кайткан кеше буларак, Җиңү байрагын Рейхстагка куйганын әйтә алмаганга, анда эчке каршылык туа. Шуннан ул эчкечелеккә бирелә һәм аны асылынган хәлдә табалар. Үзе асылынганмы, әллә исемен таплар өчен асып чыкканнармы? Төгәл билгеле түгел. Җиңү байрагы кадаган солдатның язмышы шундый фаҗигале була».

«Әтием белән бик горурланам»

Григорий Булатовның кызы Людмила Булатова «Татар-информ» журналисты белән әңгәмәсендә әтисе турында истәлекләре белән уртаклашты:

«Әтием белән бик горурланам. Кешеләр белән һәрвакыт яхшы мөгамәләдә иде. 1 һәм 9 майларда бергә парадка бара идек. Шул вакытлар бик истә калган.

Әти үлгәндә мин кечкенә идем әле, 12-13 яшьлек мәктәп укучысы. Ул вакытта барысын да аңлап та бетерми идем, авыр вакытлар иде. Җиңү бәйрәме алдыннан һәр елны каберенә чәчәкләр куярга барабыз.

Минем кызым һәм улым бар. Үзем, кияүгә чыгып, фамилиямне үзгәртсәм дә, кызым минем кыз чактагы фамилиямне алды. Кызым һәм оныгым Булатов фамилиясен йөртә».

Григорий Булатов батырлыгы турында күп китаплар язылган. 1973 елда тарих фәннәре кандидаты, отставкадагы палковник М. Сбойчаковнң «Они брали Рейхстаг» дип аталган китабы чыккан. Анда беренче тапкыр лейтенант Сорокин взводындагы разведчикның тарихы языла. Булатов үзе ул китапны күрми кала.

Григорий Булатовның якты истәлеген мәңгеләштерергә теләүчеләр аз түгел. Алар арасында тарихчылар да, хәтта табиб, укытучылар да бар. Киров телевидениесе режиссеры Марина Дохматская төшергән «Солдат и маршал» дип аталган фильмны 2002 елның маенда федераль каналдан күрсәттеләр. 

Киров өлкәсендә Григорий Булатов исемендәге медаль бар. Өлкә хакимияте берничә тапкыр Григорий Булатовка Россия герое исемен бирү тәкъдиме белән чыкты. Әмма «бер үк батырлык өчен ике тапкыр бүләк бирелми» дип, бу тәкъдим кире кагыла килә.

Слободское шәһәрендә Григорий Булатовка мемориал, Кировта һәйкәл куелган.

intertat.tatar

Просмотров: 1017

Один комментарий

  1. Вспомнили , а когда живой был над ним смеялись . Эх вы Татары , Татары