Тёщамы, әниме, әбиме: татардагы туганлык мөнәсәбәтләренә бәйле атамалар

c_vOZ0F6cuQТатарларда гаилә әгъзаларын төрле матур исемнәр белән атау киң таралган. Йортка килен кергәч, ул атамаларның саны тагын да арта. Ни өчен кияү хатынының әнисенә «әби» дип эндәшә? Кайнана сүзе каеннан килеп чыкканмы? Ни өчен кәҗә — мал түгел, баҗай — туган түгел?

Әби, бабай, кайнана, кайната, каенсеңел, килен, кияү, килендәш, балдыз, баҗай, түтәй, җизни, матур апа (абый), чәчәк апа, җиләк апа, яшь әби (бабай), алма апа, зур абый (апа) — татарларда еш кулланыла торган туганлык атамалары. Этник төркемнәр күп булу сәбәпле, ул атамаларның төрледән-төрле яңгырашын ишетергә була.

«Хатынның әнисенә „әби“ дип эндәшү аның олы дәрәҗәдә булуын күрсәтә»

Татарстанның халык язучысы, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла:

«Кызның әнисенә кияүнең «әби» дип эндәшүе яшькә бәйләнмәгән. 17-18 яшьлек егет белән кыз очрашып йөргәндә дә бер-берсенә, яратып, «карчык» дип әйтәләр. «Әйдә, карчык, клубка барыйк», — дип көлеп кенә әйтәләр иде. «Карчыгым» сүзе белән яраткан хатыннарга эндәшәләр. Борынгы заманда ул «карыйчыгым» булган, төрекләр хатыннарына «карым» ди.

Хатынның әнисенә «әби» дип эндәшү аның олы дәрәҗәдә булуын күрсәтә. Әби акыллы, тәҗрибәле кеше дигәнне аңлата, шуңа «әби» дип эндәшү кергәндер.

Кайната, кайниш сүзләре икенче туган дигәнне аңлата. Кайнана — икенче әни дигән сүз. Бездә «биана» дигән сүзне дә кулланалар. «Би» өлеше «бәк» дигән сүздән алынган. Биләр шәһәрендә, мәсәлән, бәкләр яшәгән. «Биана» хуҗабикә дигәнне аңлата. Кыз кеше бәккә кияүгә чыккач кына бикә була. Мәсәлән, Сөембикәнең исеме яшь чакта Сөем тутай була, бәккә кияүгә чыккач, ул бикә була, ягъни биредәге хатын.

Бер сәяхәтемдә Казаннан ерак булмаган бер авылдагы сукыр әби: «Каен шырпысы бик тиз кабынып китә, кайнана каен сүзеннән килеп чыккандыр», — дип аңлаткан иде. Кайнана сүзенең каен агачына катнашы юк дип уйлыйм.

«Кәҗә — мал түгел, баҗай — туган түгел», — дигән сүзләрне баҗай белән гел дус булмаган кешеләр уйлап чыгаргандыр. Үзем баҗай дип рәхәтләнеп әйтәм, баҗайларга да, балдызларга да уңдым. «Балдыз» дигәндә, ул сүз «бал» һәм «тоз» сүзләреннән килеп чыккан булырга мөмкин, ягъни баллы да, тозлы да. Хатынның сеңлесе бездә дә, Америка индеецларында да «балдыз». Ул бик борынгы сүз.

Татарларда онытылган күп кенә сүзләр төрки, үзбәк халыкларында саклана, алардан эзләргә кирәк. Бездә «племянник» сүзен аңлаткан «җәгән» сүзе онытылды. Ул атамаларның барысын да өйрәнергә кирәк.

Тел белгечләренә русча-үзбәкчә, үзбәкчә-русча, әзербайҗанча-русча, русча-әзербайҗанча һ.б. сүзлекләр кирәк. Бөтен төрки телләрнең ике яклы сүзлеге булырга тиеш. Россиядә 33 төрки милләт яши, димәк, ике яклы 66 сүзлек булырга тиеш».

«Килен яңа гаилә әгъзаларына исем белән эндәшсә, йортның бәрәкәте китә»

Танылган фольклорчы, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова туганлык атамаларының татарлыкны тотып тора торган зур мәдәни күренеш булуы турында сөйләде:

«Төрле халыкларда, шул исәптән төрки халыкларда, туганлык атамалары дигән зур бер мәдәни күренеш бар. Ни өчен мәдәни күренеш дип әйтәбез? Бер-беребезгә мөрәҗәгать итү, зурлау, гаилә әгъзаларының бер-берсенә эндәшүе — барысы да халкыбызның күзаллаулар системасы нигезендә барлыкка килгән һәм зур эчтәлеккә ия.

Иң зур тамырны тәшкил иткән үзенчәлекләр төркеме йортка килен кергәч барлыкка килә. Килен төшкәннән соң, ул шул йортның бер әгъзасына әйләнә һәм бу нәсел кешеләренә ничектер эндәшергә тиеш була. Бик күп төрки халыкларга хас күренеш — мулла кушкан исем белән түгел, ә икенче матур исем белән эндәшү. Килен яңа гаилә әгъзаларына исем белән эндәшсә, йортның бәрәкәте китә, гаиләнең ныклыгы бетә дип уйлаганнар, чөнки килен — чит кеше.

Килен кайнанасы белән бергә, шушы этник төркемнең традицияләренә хас булган исемнәр сайлаган. Казан татарларында һәм мишәрләрдә кияү ягындагы апаларны «абыс» (абыстай) сүзе белән зурлап әйтү шактый таралган. «Түтүн» сүзенең кыскартылма варианты «тай» өлеше дә исемнәргә кушылып ясалган, мәсәлән, Сәлимәттәй, Әминәттәй. Авылларда алай атау әле бар.

Казан татарларында алма апа, чәчкә апа кебек күп атамалар бар. Татарларга хас булган исем яшерү асылында йорттагы бәрәкәтне саклап калу тора. Ир белән хатын да үзара сөйләшкәндә дә бер-берсенә исем белән түгел, әтисе, әнисе дип мөрәҗәгать итү — бездә табигый.

«Ир-ат хатынының әнисенә „әни“ дип әйтергә тиеш түгел»

Кияү хатынының әти-әнисенә әби, бабай дип эндәшә. Хатын-кызга әби, апа дип эндәшү хөрмәт итүгә нигезләнгән. Ир-ат хатынының әнисенә әни дип әйтергә тиеш түгел, чөнки бездә — патриархат һәм туганлык атамалары ир ягыннан билгеләнә. Килен иптәшләре белән сөйләшкәндә «минем кайнанам» ди, ә үзенә «әни» дип эндәшә. «Кайн» сүзенең тамырында каен сүзе түгел, ә кан сүзе ята, кан туган түгел дигәнне аңлата.

Русларда кызның әнисенә исеме һәм әтисенең исеме белән эндәшәләр, ә бездә исем яшерү бар.

Килен иренең сеңелләренә кеше арасында сөйләшкәндә каенсеңлем дип эндәшә, ә үзара сөйләшкәндә татлым, иркәм, баллым сүзләрен сайлый. Күп очракта иң кечкенә сеңел иркәм була.

Кызганыч, хәзерге көндә туганлык атамаларының барысы да безнең көнкүрештә кулланылмый. Күбесе совет мәктәбе нәтиҗәсендә төшеп калган. Совет мәктәбендә рус халкының гадәтләренә утыртылган атамаларга безне актив күчерү булган. Шул күчеш нәтиҗәсендә, туганлык атамаларына да саксызрак карап, исем белән эндәшә башлаганбыз. Мәктәп укучысы да укытучыга апа дип түгел, исем һәм атасының исеме белән эндәшә. Бу күренеш — туганлык атамаларын кысрыклауның иң актив чараларының берсе.

Шулай да, бүгенге көндә дә абыстай, җизни, балдыз сүзләрен кулланабыз. Туганлык мөнәсәбәтенә бәйле атамалар китү белән бергә, туганлык мөнәсәбәтләре кимемәсен иде. Туганнар ислам динендә дә зур хөрмәттә. Хәл белешү, мөмкин булган кадәр ярдәм итү саваплы эш санала. Туганнарга ярдәмне читенсенеп түгел, Ходай Тәгалә ул ярдәмне бирер өчен сине сайлаганны аңлап, зур горурлык һәм инану белән күрсәтергә кирәк. Туганлык атамаларын авыл сүзе итеп түгел, бөек күренеш буларак кабул итәргә кирәк.

Туганлык атамалары — зур мәдәни күренеш һәм татарлыкны тотып тора торган чылбыр, чөнки ул атамалар буыннарны бәйли. Буыннар үзара никадәр нык булса, милләт тә шул кадәр нык.

Алма апаларыбыз, чәчәк апаларыбыз, йөзем абыстайларыбыз телебездә булсын иде. Ул исемнәр ике кеше арасында гына кулланыла һәм интим мөнәсәбәтләрне ныгыта. Мулла кушкан исемне бөтен кеше әйтә ала, ә бу исемне син генә әйтәсең».

«Баҗа сүзе башта ирләргә түгел, хатын-кызларга караган»

Рифкать Әхмәтҗановның Татар теленең этимологик сүзлегенә күз салсак, кайнана сүзе «әбез», «әчә», «кайнә» сүзләренең аңлатмаларында очрый.

Баҗай — баҗа сүзенең диалекталь формасы. «Баҗа сүзе башта ирләргә түгел, хатын-кызларга караган һәм абсын мәгънәсендә булган», — дип язылган. Абсын (апсын, абысын, абызын) ир туганнарның хатыннарының бер-берсенә эндәшү сүзен аңлата, ягъни апа, җиңгә, килен мәгънәсендә кулланыла.

Кәҗә — мал түгел, баҗай — туган түгел, дип әйтү дә хатын-кызлар арасындагы көндәшлектән килеп чыккан булса кирәк.

«Минем алма, матур, тәти, чәчәк апаларым бар»

Тәтеш районы, Үтәмеш авылы кызы Эльвина Шәмсетдинова үзенең гаиләсендә кулланылган туганлык атамалары турында сөйләде:

«Әтиемнең сеңлесен мин алма дип атыйм. Әтиемнең абыйсына матур абый дип эндәшәм, ә аның хатыны — матур апа. Әтиемнең икетуган абыйсы минем өчен тәти абый, хатыны — тәти апа. Икенче икетуган апаны чәчәк апа дип атыйм. Дәү әтиемнең апасы — кечкенә апа. Кечкенәдән дәү әнием шулай өйрәтте безне. Абый да минем кебек эндәшә.

Туганнарның кайда яшәүләренә карап бирелгән исем дә бар. Ташкент абый һәм Ташкент апаның кайда яшәүләрен аңлау авыр түгел. Минем икетуган энем минем матур апа белән матур абыйга яшь әби һәм яшь бабай дип эндәшә. Без бер буынга карасак та, туганнарга төрлечә эндәшәбез».

Татарларда туганлык атамаларына бәйле күп кенә мәкаль-әйтемнәр бар:

  • Килен төшсә, төкле аягы белән төшсен.
  • Яхшы килен үз кызыңнан яхшы, яхшы кияү үз улыңнан яхшы. 
  • Киявең көйсез булса, теш сызлавыннан яман булыр.
  • Киявеңнең түреннән улыңның ишек төбе артык.
  • Көзге катык, көмеш кашык киявем белән кызыма; язгы катык, ярык кашык киленем белән улыма.
  • Баҗа баҗасын күрсә, теле кычыта.
  • Ир кардәше — ишек катында, хатынныкы — түр башында.
  • Каенанасы нинди — килене шундый.
  • Кызымның каенанасы усал, үземнең киленем усал.
  • Хатын кардәше килсә — табага бәлеш, ир кардәше килсә — көн дә тавыш.
  • Үзе ялкау каенананың килене дә ялкау була.

intertat.tatar

Просмотров: 935

Комментирование запрещено