Ул елларны онытып буламыни?!

Gajsina--696x975Вакыт, ургылып аккан елгадай, узып киткәнен сизми дә каласың. Ә кеше хәтере яр буендагы кыя кебек – гомерлек. Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм тылда эшләгән ветераннар да шулай, шомлы һәм дәһшәтле яшьлекләрен һаман да оныта алмыйлар бит. Наҗия апа ГАЙСИНА ул елларны гел күз яшьләре белән искә ала. Хәер, сугышка кадәр дә ул язмыш ачысын күп күргән… Читать полностью

Дания Гомәр кызы ӘЮПОВАга — 60 яшь!

unnamedСезне шушы зур, шатлыклы бәйрәмегез - җан тиб­рәлешегез яктылыкка омтылып, дөньяга килгән көнегез белән котлыйм! Сезгә сихәтлек, зирәклек, зиһен сафлыгы телим. Күңелегез тыныч, малыгыз бәрәкәтле булсын. Аллаһы Тәгалә чиксез шатлыклар насыйп итсен.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

«Яктылык» татар мәктәбенең беренче директоры Хәридә Габделҗан кызы ДАШКИНАга!

article38460Хөрмәтле Хәридә  ханым!

Без Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбриклибез һәм иң изге теләкләребезне юллыйбыз.

Самарда егерме ел элек ачылган «Яктылык» татар мәктәбе бүген башка төбәкләргә үрнәк булып хезмәт итәрлек. Россиянең күпсанлы шәһәрләрендә яшәүче бик күп татарлар милли мәктәп ачу турында хыялланса да, теге яки бу сәбәп аркасында “арбалары” һаман бер урында кала бирә. Чөнки бу эштә хыял гына җитми, монда тәвәккәллек тә, төпкә җигелеп тартырга әзер шәхесләр булу да зарур. Бу яктан Самар татарлары бик уңды. Үзгәртеп кору җилләре исә башлаган 1989 елда оештырылган өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенә Сез килеп кердегез! Шуңа да Сезгә олуг рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Roses_Many_White_508488_1600x1200Гомер юлыгыз якты кояш кебек булсын, һәрбер көнегез куаныч, яшәү яме, дөнья иминлеге белән тулып торсын. Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвегезне телибез.

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Самарның “Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик Рифкать улы ГАЗИЗОВка!

116526_i_articleХөрмәтле Радик әфәнде!

Без Сезне йөрәктәге иң кадерле, иң гүзәл хисләр белән чын күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз!

Сез — төбәгебезнең танылган шәхесләренең берсе. Татар җәмәгатьчелеге алдында торган мөһим мәсьәләләрне хәл итүгә, татар телен, мәдәниятен, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын саклауга, үстерүгә бәяләнмәслек зур өлеш кертәсез.

79869-1389649621Алдагы көннәрегездә дә исәнлек-саулык, тыныч тормыш, кайгы-хәсрәтсез, шатлыкта, муллыкта, рәхәттә яшәвегезне телибез. Үзегезгә яңадан-яңа үрләр яуларга язсын!

И.Г.Шәкүров, 

өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты.

Бүген Роберт Миңнуллинның арабыздан киткәненә 40 көн

news_29099Бүген Роберт абый Миңнуллинның кырыгы. Татар шагыйре, журналист һәм сәясәт эшлеклесе озак авырудан соң 27 мартта бакыйлыкка күчте. Халык шагыйре үзенең соңгы шигырен инстагрмда 12 март көнне язган. Ул әдипнең туган ягына багышланган һәм «Күрдем» дип атала. Читать полностью

Тапкыр һәм батыр пулеметчы бабам

Безымянный34431

Пулеметчылар взводының командиры – Әхмәтша Мәхмүтов

Минем карт бабам – Әхмәтша Әсфәндияр улы Мәхмүтов 1915 елның 15 августында Саратов губерниясенең Хвалын уездындагы Иске Кулатка волостеның Мосеевка (Муса) авылында туа. (XX гасырның 20 нче елларында бу волость Иске Кулатка районы итеп үзгәртелә һәм 1943 нче елның 19 гыйнварыннан Ульяновск өлкәсенә керә). Әхмәтшаның әтисе – Әсфәндияр – бик уңган, эш сөючән, урта хәлле авыл кешесе була. Шуңа аның атлары да, үз тегермәне дә була. Улы Әхмәтша Мосеевка авылы мәчете каршындагы мәдрәсәдә укый. 1917 нче елдан соң авылда совет власте урнашкач, бик зирәк, укымышлы егетне җирле комсомол ячейкасының әгъзасы да итеп сайлыйлар. Читать полностью

«Хәбәрсез югалган, дип санала…»

Безымянный3441Мингалим карт бабаебызның язмыш юллары: Мәчәләй – Владивосток – Сталинград…

Дәһшәтле сугыш еллары алдыннан Куйбышев (Самар) өлкәсенең Мәчәләй авылында яшәп яткан карт бабаебыз – Булатов Мингалим Кәшафетдин улы — авылда тормыш итү авыр булганга, Ерак Көнчыгышта, Тын океан ярларында балык күп, диләр, анда ачка үлмәбез әле дип, гаиләсе белән Владивостокка күчеп китә. Ул андагы политехник институтында кочегар булып эшли башлый. Нык гәүдәле, таза, сау-сәламәт, көчле һәм эш сөючән бабаебыз кочегаркада ике кеше өчен эшләгән. Шуңа 1941 нче елның 22 июнендә башланган Бөек Ватан сугышына да аны тиз генә алмыйлар. Ул бу эшендә бронь белән әле 1942 нче елга кадәр эшли. Читать полностью

Тормышның ачысын да, төчесен дә күрде әбием

Окоплар казучы карт әбием - Бариева Асия

Окоплар казучы карт әбием - Бариева Асия

Сугыш… Нинди дәһшәтле, куркыныч сүз бу. Инде күптән булып узган дөньякүләм дәрәҗәдәге канкойгыч сугыш шул чакта илебездәге һәрбер гаиләне тетрәндергән. Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел вакыт үтсә дә, аның хатирәләре ватандашларыбызның күңелләренә тирән сеңеп калган. Һәр елның 9 Маенда, Җиңү  бәйрәмен билгеләп үткәндә, бу вакыйгалар кабат исләренә төшә аларның.

Минем әниемнең әбисе - карт әбием — Бариева Асия Хуҗиәхмәт кызы 1926 елның 20 апрелендә Куйбышев өлкәсенең Иске Ярмәк авылында туып-үскән. Читать полностью

Җитмешенче язым

i1Хәйран калып килеп кердем җитмешенче языма,
Күңел һич тә ышанмый, йөрәк ярсый-тузына.
Яз хакимлек иткән чакта мин дөньяга килгәнмен,
Җир йөзенең  матурлыгын шул вакытта күргәнмен. Читать полностью

В Камышлинском районе ведётся установка и ремонт памятников

YQPwq9GZWeMВ преддверии празднования 75-й годовщины Победы в Великой Отечественной войне в Камышлинском районе ведётся установка  и ремонт памятников. Читать полностью

В селе Мочалеевка идёт подготовка ко Дню Победы

EXQF8EwWkAUZv6K1В селе Мочалеевка м.р. Похвистневский идёт планомерная подготовка к проведению мероприятий, посвященных 75-летию Победы. Читать полностью

Артисты Камышлинского района запустили флешмоб

Безымянный112В преддверии празднования 75-й годовщины Победы в Великой Отечественной войне артисты Камышлинского района запустили флешмоб под хештегом #спойдома. Читать полностью

Әбдеки авылында һәйкәл тирәсен төзекләндерәләр

5ArX0yIbxFAБөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Шенталы районының Татар Әбдекие авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булучы батырларыбыз истәлегенә куелган һәйкәл тирәсен төзекләндерәләр, чистарталар, матурлыйлар. Читать полностью