Бүген Роберт Миңнуллинның арабыздан киткәненә 40 көн

news_29099Бүген Роберт абый Миңнуллинның кырыгы. Татар шагыйре, журналист һәм сәясәт эшлеклесе озак авырудан соң 27 мартта бакыйлыкка күчте. Халык шагыйре үзенең соңгы шигырен инстагрмда 12 март көнне язган. Ул әдипнең туган ягына багышланган һәм «Күрдем» дип атала.

Мин тауларны бик күп күрдем.
Күрдем бик биекләрен.
Таулар күрсәм, ни өчендер,
Җилкенә йөрәкләрем…

«Матбугат.ру»га билгеле булганча, Роберт Миңнуллинның инстаграмы бүген дә буш тормый. Бәхетебезгә, аны яраткан шагыйребезнең кызы Таңсылу алып бара. Әледән-әле фотолар һәм әтисенең шигырьләрен элә ул, рәхмәт яусын.  

Әтисе сүзләре белән «Хәерле иртә газиз замандашларым-инстадашларым! Иң изге теләкләрем Сезгә! Исән-сау булыгыз!».. (с).. дип башлый ул үзенең постларын. Роберт абый үзе язадыр кебек…  

Менә кичә генә дә Таңсылу әтисенең «Сәер уйлар» дигән шигырен элеп, үзенең хатирәләре, хис-кичерешләре белән уртаклаша:   

«Моннан 36 ел элек, мин туган елны, әлеге Сәер уйларын язганда Әти 36 яшендә булган… Гомеренең нәкъ уртасында туган уйлар… Фото 07.01.2020 елда төшерелгән. Үзем утыртып куйган идем шулай: «әйдә, Әти, тәрәзәгә карап уйланып утырган кыяфәт чыгар әле», дим.. «аны чыгарасы бар мени, уйланмаган чагым юк шул минем, кызым», дип тәрәзәгә таба борылды ул…» дип яза Таңсылу.     

    matbugat.ru

Просмотров: 878

Один комментарий

  1. Йэ-Син укыдым урыны жэннэттэ булсын